Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Хайваннар дөньясында 18.12.2015

Бу атна дәвамында барлык төркемнәрдә дә хайваннар һәм аларның тормышлары белән таныштыру эшчәнлекләре барды. Хайваннарның кыш көннәрендә үзләрен ничек тотуларын, нәрсәләр белән туклануларын ачыкладылар. Хайваннар турында табышмакларга җаваплар эзләделәр, алар турында шигырьләр, хикәяләр белән таныштылар, әкиятләр сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар.Ә инде йомгаклау чарасы итеп хайваннар турында эчтәлекле презентация тәкъдим ителде. Балалар презентацияне бик теләп карадылар һәм ахырда хайваннар турында хикәя төзеп сөйләделәр.
-
Проект эшчәнлеге 17.12.2015

Балалар бакчасында тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион алымнар куллану - тормыш таләбе.Безнең коллектив тәрбия эшчәнлегенең эчтәлеген ФДББС таләпләрен өйрәнеп балаларга тәрбия - белем бирә, эш тәҗрибәләрен үзара өйрәнә, әти-әниләргә дә җиткерә.Эшебездз менә өченче ел инде проект методын кулланып эшлибез. Моңа кадәр бер атналык проект эшләрен башкарсак, бу уку елында уртача вакытлы 2 атналык һәм бер айлык проектларны эшләп кардык. Бу эш балаларга да, тәрбиячеләргә дә, әти-әниләргә дә бик ошады. Декабрь аенда "Ак ефәктәй кыш килде" проекты дәвам итә. Беренче атнада кыш турында рәсем, икенче атнада - кышлаучы кошларга җимлекләр, бу атнада -"Кышкы сюрпризлар" конкурслары оештырдык. Ай дәвамында татар, рус, инглиз телләрендә шигырьләр, җырлар өйрәнелә. Урамда кар сыннары ясала. Музыка залыбызны яңа ел бәйрәменә заманча итеп бизәдек. Барлык чараларда да әти-әниләр актив катнаша, аларга рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Музыка җитәкчеләре өчен район семинары 16.12.2015

Бүген безнең балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ФДББС таләпләренә туры китереп нәфис-нәфасәти юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру" темасы астында музыка җитәкчеләре өчен район семинары үтте.Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлекләрен ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү - бүгенге мәктәпкәчә белемнең төп юнәлеше. Безнең балалар бакчасы коллективы тәрбия эшчәнлеге эчтәлеген гамәлгә ашырырга ярдәм итәрлек педагогик алымнарны, ФДББС таләпләрен өйрәнеп балаларга тәрбия-белем бирәләр, эш тәҗрибәләрен өйрәнәләр, әти-әниләргә дә җиткерәләр. Бүген семинарда килгән кунакларны мөдиребез Мубаракшина Алсу Маратовна бакча тормышы, эшләнгән һәм эшләнәсе эшләр , өлкән тәрбияче Валимухаметова Ләйлә Рафаэловна "Проект эшчәнлеге" белән һәм бу уку елында үткән уртача вакытлы проект эшләре белән таныштырдылар. Уртанчылар төркемендә музыка җитәкчесе Галимуллина Алсу Ринатовна рус телендә "В гостях у Снежной Королевы" исемендәге эшчәнлек күрсәтте. Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияче Габбасова Ләйсән Равилевна белән Алсу Ринатовна "Кышкы урманга сәяхәт" исемле интегрльләштерелгән эшчәнлек үткәрделәр. Хазиева Алсу Габдельхмитовна "Авазлар ярдәмендә дәвалану" буенча мастер-класс күрсәтте. Эшчәнлекләрдән соң "Развитие музыкального воспитания в свете ФГОС" дигән темага вебинар тәкъдим ителде. Мәгариф бүлегенең баш белгече Гумерова Луиза Мажитовна семинарның эчтәлегенә нәтиҗә ясап, коллективның эшчәнлегенә уңай бәя бирде, район музыка җитәкчеләренә ФДББС таләпләрен тормышка ашыруда иҗади уңышлар теләде.
-
"Тиздән яңа ел җитә!" 15.12.2015

Тиздән Яңа ел җитә. Ул һәр бала өчен серле бәйрәм. Һәр сабый күпмедер булса да тылсымга ышана. Менә тиздән, бик тиздән үзенең өр-яңа шатлыклары, мәшәкатьләре, матур бәйрәмнәре белән 2016 нчы Яңа ел туган җиребезгә аяк басачак. Нинди булыр ул? Әле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй 2016 нчы елның тарих битләренә ниләр язылыр? Һәркемнең алдан беләсе киләдер, мөгаен. Бер уйласаң иске һәм яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һәм менә шул мизгел дә әйтеп бетергесез өметләр белән тулачак
Кадерле бер кунак көткән кебек
Яңа елны көтә йөрәкләр.
Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,
Күңелләрдә яңа теләкләр.
-
Кошларга -җимлекләр! 11.12.2015

Безнең балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче Габбасова Ләйсән Равилевна кошларга җимлек ясау буенча конкурс үткәрде. Әтиләре белән балалар җимлек ясауда бик теләп катнаштылар. Аларны бакча буенда үскән куакларга, агачларга элеп куйдылар .Кошлар безнең салган җимнәребезне ашыйлар. Анда песнәкләр, чыпчыклар килә. Кошлар - безнең дусларыбыз!
Килегез сез,кошкайлар,
Безнең нәни дускайлар.
Кышкы салкын көннәрдә
Саклагыз үзегезне,
Ашагыз безнең җимне:
Ярма, орлык, миләшне.
-
"Мактанчык чыпчык" 11.12.2015

Бу атнаның йомгаклау чарасында зурлар төркеме балалары кошлар турында шигырьләр сөйләделәр һәм Абдулла Алишның “Мактанчык чыпчык”әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар мактанчык булырга ярамаганлыкка, мактануның начар гадәт икәненә төшенделәр.Балалар рольләрне бик оста башкардылар.
Әкият тәмамлангач барлык төркем балалары белән мәкаль өйрәнделәр:
Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә.
-
"Су белән уен" 10.12.2015

Бүген иң кечкенәләр төркемендә тәрбияче Богавеева Гүзәлия Шамиловна балаларны су һәм аның үзенчәлекләре белән таныштырды. Нәниләр суда балык, үрдәк уенчыкларын йөздерделәр. Су ага, балык йөзә, үрдәк йөзә дигән җөмләләр төзергә өйрәнделәр.
-
"Кошлар- безнең дусларыбыз!" 10.12.2015

Бүген зурлар төркеме балалары рәсем, ябыштыру техникаларын кулланып мамыктан кош ясадылар. "Кошлар - безнең дусларыбыз!", - диләр алар. Ә кызыл түшләрнең очып, миләш агачына кунасылары гына калды!
-
"Комната психологической разгрузки" 09.12.2015

Сенсорная комната — это специально оборудованное помещение, предназначенное для проведения развивающих занятий с детьми. С целью сохранения и укрепления психофизического и эмоционального здоровья воспитанников с помощью мультисенсорной среды воспитатель Валеева Аклима Сахабутдиновна каждый день организует релаксационные тренинги для детей, которые уменьшают тревожное состояние, снижают агрессию; познавательные занятия; непосредственно общение, которое имеет огромное значение для общего психологического развития ребенка.
-
Попугай бездә кунакта! 08.12.2015

Бүген ясле төркеме балаларына кунакка попугай килде. Тәрбияче Алсу Габделхамитовна нәниләрне попугай белән таныштырды, кош турында беренче күзаллау бирде. Гәүдәсенең өлешләрен аерырга өйрәтте (баш, койрык, канат). Кош, оча сүзләрен активлаштырды.












