Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
"Галәм киңлекләре" 12.04.2016

Бу атна "Галәм киңлекләре" дигән тема астында үтә. Барлык шөгыльләр шул темага багышлана. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче Шамсутдинова Л.М. ана теле белем бирү эшчәнлеген галәм һәм кояш системасы турында әңгәмә рәвешендә үткәрде. Балаларда нәрсә ул космик сәяхәт, космоста кешенең хезмәте турында презентация аша беренче күзаллау булдырылды. Беренче очучы Ю.Гагарин белән танышу аша илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләнде.
-
Космонавт булырга хыялланабыз 12.04.2016

Кем генә космонавт булырга теләми икән? Зурлар төркеме балалары космонавтлар булып ракета белән галәмгә очтылар. Кояш системасы, планеталар белән танышып, иллюминатордан күзәтеп, космоста күргәннәрен рәсемгә төшерделәр.
-
Космоска очтык 11.04.2016

12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Бүгенге белем бирү процессы да шушы чарага багышланды. Музыка шөгылендә зурлар төркеме балалары музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р. белән космонавтлар булып ракеталарга утырып, матур музыка астында космоска очтылар. Анда төрле планеталарны очратып, аларның исемнәрен искә төшереп, ритмга салып чәбәкләп һәм җырлап күрсәттеләр. Интерактив такта ярдәмендә күңелле видеоклип астында биеделәр, һәм үзләре яраткан “Йолдызлар һәм роботлар” музыкаль-хәрәкәтле импровизация уен уйнадылар.
-
"Балыкка аквариум" 07.04.2016

Икенче кечкенәләр төркемендә бүгенге иҗади сәнгать –рәсем белем бирү эшчәнлеге “Балыкка аквариум” темасы астында үтте. Тәрбияче Мухаметшина С.С. аквариумдагы балыклар турында белемнәрне киңәйтү, түгәрәк ясау һәм пөхтә итеп буяу күнекмәләрен үстерү максатларын тормышка ашырды. Сөенеч мизгелендә кергән песи ашарга теләгән балыкларга ярдәм итү, кайгыртучанлык, саклык хисе тудырды. Балалар бик тырышып балыкларны песидән яшерер өчен аквариум ясадылар, өйләрендә дә балыклар булдырырга теләк белдерделәр.
-
Чыпчыклар күлләвектә 06.04.2016

Бүген тәрбияче Богавеева Г.Ш. уртанчылар төркеме балалары белән “Чыпчыклар күлләвектә” исеме астында аппликация буенча белем бирү эшчэнлеге үткәрде. Ул балаларны квадратның дүрт почмагын бер-бер артлы түгәрәкләп кисеп, түгәрәк кисәргә ойрәтте, аларга композиция вариантларын күрсәтеп, иҗади күзаллауларын үстерде .
-
"Яңгыркаем, яу, яу" 05.04.2016

Бүген тәрбияче Ганиева Ф.Ф. һәм музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р. зурлар төркеме балалары белән танып белү (ана теле) һәм музыкадан “Яңгыркаем, яу, яу” темасына интегральләштерелгән шөгыль уткәрделәр. Балалар табигатьтә була торган үзгәрешләр белән танышып, яңгырның каян килеп чыгуын схема буенча ачыкладылар, “Язгы тамчы” исемле җырны тыңлап, интерактив такта ярдәмендә “Күңелле тамчылар” музыкаль-ритмик күнегү эшләделәр һәм “Капельки” биюен башкардылар. Шулай үк шөгыль барышында тәҗрибәләр аша балаларның танып белү күнекмәләре үстерелде. Суга сак караш тәрбияләнде.
-
“Шарларга тасмалар”. 04.04.2016

Ясле төркемендә "Шарларга тасмалар" темасына шөгыль булып узды. Тәрбияче Хазиева Алсу Габдельхәмит кызы балаларны төсләрне шундый ук дигән принцип б/н аерырга өйрәтүне дәвам итеп, төсләрнең атамалары б/н таныштырды. Балаларның үзара дустанә мөнәсәбәттә аралашуларына иреште.
-
Су-яшәү чыганагы 04.04.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче Шамсутдинова Лениза Мисбах кызы ана теленнәе "Су-яшәү чыганагы" темасы астында шөгыль үткәрде. Презентация аша табигатьтә була торган үзгәрешләр турында балаларның күзаллаулары киңәйтелде. Гади тәҗрибәләр аша, мәсәлән: суны эчеп карап-тәме булмавы, иснәп карап-исе һәм төсе булмавын ачыклау, балаларда зур кызыксыну уятты. Яңгырның ничек барлыкка килүен дә балалар игътибар белән тыңладылар.
-
Әти-әниләр җыелышы 01.04.2016

31 март көнне бакчабызда әти-әниләр җыелышы узды. Габбасова Ләйсән Равилевна сөйләм үстерү һәм иҗади- сәнгать үсешләрен интегральләштереп “Язгы урманга сәяхәт” темасына эшчәнлек күрсәтте. Икенче көн тәртибе буенча тәрбияче Хайриева Гөләрия Тагировна әти-әниләрне ике командага бүлеп “Бала хокуклары” темасына эшлекле уен оештырды. Әти-әниләрне хокукый документлар һәм аларның мәгънәсе белән таныштырды. Өченче көн тәртибе буенча тәрбияче Шамсутдинова Лениза Мисбаховна танып белү үсеше юнәлешендә математика эшчәнлеге күрсәтте. Эшчәнлекләр тәмамланганнан соң әти-әниләр игътибарына инглиз телендә “Шалкан” әкияте тәкъдим ителде. Әти-әниләр белән беррәттән җыелышка Гимназия һәм Сәләтле балалар мәктәбеннән вәкилләр чакырылган иде. Билалова Ләйсән Ракиповна, Фатыхова Алсу Зуфаровналар үзләренең мәктәпләре турында тулысынча мәгълүмәт бирделәр, әти-әниләргә киңәшләрен җиткерделәр, аларны бочыган сорауларга җавап бирделәр.Җыелыш күңелле мизгел – төрле конкурсларда катнашкан балаларга грамоталар тапшыру белән тәмамланды.
-
Юморина 01.04.2016

Һәр ай шикелле апрель ае да 1нче числодан башланып китә. Әмма айның башлану көненең исеме бик җитди түгел . 1 апрель«Көлке көне». Көлке көне күп илләрдә билгеләнеп үтүче рәсми булмаган халыкара бәйрәм.Бүген безнең бакчабызда да “Юморина” үтте. Кунакка Капитошка исемле клоун килде. Ул балалар белән күңелле зарядка үткәрде, аларга шаян сораулар бирде, клоуннар турында кызык мультфильм күрсәтте. Балалар белән бергә биеде, җырлады, күңел ачты.












