Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 77 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
1 нче сыйныфка белем алырга киләчәк укучылар белән әзерлек эшләре башланды! 04.02.2019
Бүген Бикбаева Миләүшә Нуретдиновна 1 нче сыйныфка белем алырга киләчәк укучылар белән әзерлек эшен башлап җибәрде. Балалар мәктәп белән таныштылар, төрле биремнәр эшләделәр.
-
Ленинград блокадасы өзелүгә – 75 ел 28.01.2019
900 көн һәм төнгә сузылган блокада вакытында дошман шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 мең чамасы фугас – зур җимергеч көчкә ия бомба ташлый. Блокада чорында шәһәр 1 млн чамасы югалтуларга дучар була, күп кеше ачтан үлә. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр, шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә, дошманга каршы оешкан төстә көрәшә. 1941 елның 22 ноябрендә Ладога күле бозы аша Ленинградка ярдәм килә. Боз өстеннән үткән әлеге юл «Тормыш юлы» дип атала.
Шул уңайдан бүген мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Тарих укытучысы Гарипов Айдар Моталлапович укучыларның әлеге вакыйга турында мәгълүматларын тагын да киңәйтте. Районыбыздан да Ленинград блокадасында бик күп кеше катнашкан, күпләре яу кырында ятып калган. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез, күңелләрдә истәлекләрен яңартабыз. -
"Мавыктыргыч физика кичәсе" 24.01.2019
Бүген физика укытучысы Ә.С.Нурисламов 7-8 сыйныф укучылары өчен "Мавыктыргыч физика кичәсе" үткәрде. Укучылар "Напряжение" һәм "Атом" командаларына бүленеп көч сынаштылар. Төрле сорауларга җаваплар эзләделәр, биремнәр үтәделәр. Нәтиҗәдә эз генә өстенлек белән "Напряжение" командасы җиңеп чыкты.
-
Физика һәм информатика атналыгы 21.01.2019
Мәктәбебездә атналыклар дәвам итә. Бүген "Физика һәм информатика атналыгы" башланып китте. Укучылар газетлар, кроссвордлар, рефератлар әзерләделәр. Атна дәвамында кызыклы чараларда катнашырга әзерләнәләр.
-
"Саннар дөньясында" 17.01.2019
Мәктәбебездә математика атналыгы дәвам итә. Бүген Х.Г. Гаптерафиков 5 сыйныфларда "Саннар дөньясында" исемле ачык чара үткәрде.
-
"Математик КВН" 17.01.2019
6 сыйныф укучылары ике командага бүленеп үзләренең белемнәрен "Математик КВН"да сынап карадылар. Нәтиҗәдә "Эйнштейны 21 века" командасы җиңеп чыкты. Укытучылары: Гараева З.М.
-
Математика атналыгы 15.01.2019
Бүген мәктәбебездә 10-11 сыйныфлар катнашында математика атналыгы уңаеннан "Математик марафон" бәйгесе уздырылды. Бәйгедә 10 нчы сыйныф укучылары җиңеп чыкты. Үткәрүче - Ахметов А.Р.
-
Лагерьның 5 нче көне 29.12.2018
Бүген "Дуслык" лагерына йөрүче кызлар белән малайлар ярышып "Оста куллар" түгәрәгендә тозлы камырдан сувенирлар ясадылар. Нәтиҗәдә ике команданыңда эшләре бик матур килеп чыкты.
Төшке аштан соң тимераякта шудылар, саф һавада уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның 4 нче көне 28.12.2018
Бүгенге көнебез бик күңелле узды. Иртәнге аштан соң "Хуш киләсең Яңа ел!" исемле бәйрәм тамашасы башланып китте. Балалар җырда- биюдә, нәфис сүздә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Көннең икенче яртысында үзләрен шахмат уенында да сынап карадылар.
-
Лагерьның 3 нче көне 27.12.2018
Көнебез иртәнге линейка һәм зарядкадан башланды. Аннан соң балалар "Мастерилка" түгәрәгендә "Яңа ел" темасына аппликацияләр, сувенирлар ясадылар.
Төшке аштан соң балалар белән очрашуга Р.А.Садриев килде. Ул "Юл йөрү кагыйдәләре", "Бәйрәм чорында куркынычсызлык кагыйдәләре" темасына әңгәмә үткәрде.