Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 77 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
"Туган телем - минем байлыгым" 18.02.2019
Бүген мәктәбебездә Халыкара туган тел көненә багышланган "Туган телем - минем байлыгым" исемле тәрбия сәгатьләре булып узды.
-
"Муса Җәлил-каһарман шагыйрь" 15.02.2019
Бүген мәктәбебездә "Муса Җәлил-каһарман шагыйрь" темасына радиотапшыру оештырылды. 6,7нче сыйныф укучылары шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында бай мәгълүмат җиткерделәр,шигырьләрен укыдылар.
Әйе, муса Җәлил әсәрләре белән генә түгел,ә үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрь.
Каның белән язган шигырьләрең
Тетрәп укый синең бөтен җир,
Буыннардан буыннарга килер,
Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!
-
"Җырга әйләнгән гомер" викторина 14.02.2019
Бүген, ягъни 14 нче февраль көнне мәктәбебездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Җырга әйләнгән гомер" дип исемләнгән викторина булып үтте. Чарада укучылар актив катнаштылар. Алар М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирделәр. Шагыйрь иҗаты турында күп мәгълүмат белүләрен күрсәттеләр.
-
Универсиада дәресе 13.02.2019
Бүген мәктәбебездә "Универсиада дәресе" үткәрелде.Укучылар универсиада тарихын искә төшерделәр. 2019 елның 2- 12 мартларында Красноярск шәһәрендә үткәреләчәк универсиада турында әңгәмәдә катнаштылар. Видеороликлар карадылар.
-
"Баскетбол" ярышлары 13.02.2019
Бүген мәктәбебездә хәрби - патриотик тәрбия һәм физкультура - спрот айлыгы кысаларында 5нче һәм 6нчы, 8нче һәм 10,11 сыйныфлар арасында "Баскетбол" ярышлары үткәрелде. Нәтиҗәдә 6нчы һәм 8нче сыйныфлар җиңү яулады!
-
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 30 ел! 12.02.2019
Мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия һәм физкультура-спорт айлыгы кысаларында Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 30 ел тулуга багышланган класстан тыш чара үткәрелде. ОБЖ укытучысы Ф.Ә.Галимов әзерләгән бу кичәдә Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров, Әфган сугышы ветераннарының район советы рәисе Илшат Әхмәтшин, ветеран Әфганчы Хәмит Шәрипов, Чечен сугышында катнашкан Александр Киселенко катнашты. Аннан соң 7нче һәм 8нче сыйныф укучыларын "Юнармия" хәрәкәте сафларына кабул итү тантанасы булды. Кичәнең бу өлешендә Шәмәрдән лицееның Д.Вәлиуллин җитәкчелегендә яшь армиячеләре кунак буларак катнашты.
Соңыннан ветераннар һәм укучылар Әфган сугышында һәлак булган Чулпыч авылы егете Илфат Зиннатуллин каберенә чәчәкләр куйдылар.
-
"Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 30 ел" медале тапшырылды. 12.02.2019
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров, Әфган сугышы ветераннарының район советы рәисе Илшат Әхмәтшин, ветеран Әфганчы Халит Шәрипов, Чечен сугышында катнашкан Александр Киселенко, мәктәбебезнең ОБЖ фәне укытучысы Ф.Ә.Галимов Олы Шыңар авылында яшәүче Әфган сугышы ветераны Илдус Ибраһимовның өендә булып, аңа "Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 30 ел" медале тапшырдылар.
-
1 урын! 10.02.2019
Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Хуснуллин Илзат Әлмәт шәһәрендә уздырылган судомоделирование бәйгесендә катнашып ике номинация буенча 1 урын алып кайтты. Җитәкчесе - Мөхетдинов Фәнзир Якубович. Алга таба да аларга зур җиңүләр теләп калабыз!
-
"Лыжня России 2019" - "Лыжня Татарстана 2019" 08.02.2019
-
Очрашулар, очрашулар... 04.02.2019
Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлап, бүгенгесе көндә Казан федераль университетында белем алучы Мөхәммәтова Айсылу Марат кызы 10-11 нче сыйныф укучылары белән очрашуга килде. Уку йорты турында видеоролик күрсәтте, укырга керү шартлары белән таныштырды, студент тормышы турында сөйләде.