Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 77 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Күңелле эстафета. 12.02.2020
Февраль мәктәптә хәрби-патриотик һәм физкультура-спорт айлыгы булып үткәрелә. Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары арасында "Күңелле эстафета" үткәрелде.
-
Тәрбия сәгате 10.02.2020
Бүген 3нче сыйныф укучылары тәрбия сәгатендә "Казан - Татарстан башкаласы. ТАССРның 100 еллыгы" темасына үзләре туплап алып килгән мәгълүматлар белән уртаклаштылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
"Әлифба" бәйрәме 05.02.2020
Әлифба бәйрәме - кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Кеше кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен , ул үзенең юлын әлфбадан башлаган. Бүген безнең беренчеләребез дә белем дөньясында беренче бәйрәмнәрен үткәрделәр. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә өйрәнделәр. Алга таба да аларга тырышып укырга, тагында зуррак үрләр яуларга теләп калабыз.
-
"Дулкын" радиосында укучылар чыгышы 30.01.2020
Мәктәбебез укучылары Саба районының "Дулкын" радиосында "ТАССРга 100 ел", "Бөек Җиңүгә 75 ел", "Сабага 90 ел" темаларына чыгыш ясадылар.
-
ТАССРга 100 ел" 18.01.2020
Бүген мәктәбебез китапханәчесе Хөсәенова З.М. "ТАССРга 100 ел" темасына багышланган китапханә дәресе үткәрде.
-
06.01.2020
Бүген мәктәбебез укучылары Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов үткәргән чыршы бәйрәменә бардылар. Укучылар бәйрәмне бик ошатып, күңелле ял итеп кайттылар. Балаларга шундый бәйрәм ясаганнары өчен район җитәкчесенә, оештыручыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Дуслык" лагереның җиденче көне 31.12.2019
Санаулы көннәр бик тиз үтеп китте. "Дуслык" лагерендә бүген ахыргы көн. Балалар Оет авылына экскурсиягә бардылар. Анда музей, китапханә, мәдәният йорты белән таныштылар. Көннең икенче яртысында уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Күтәренке кәеф белән өйләренә таралдылар.
-
"Дуслык" лагереның алтынчы көне 30.12.2019
Бүген укучылар "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесендә үзләрен сынап карадылар. Көндезге аштан соң хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Яңа ел әкияте. 29.12.2019
Тылсымлы да, күңелле дә,
Бәйрәм бит ул - Яңа ел!
Өр - яңа ел, вакытларга,
Сала бит ул яңа юл!
Әйе, Яңа ел бәйрәмен бөтен кеше көтеп ала. Ә башлангыч сыйныф укучылары бигрәк тә.Бүген мәктәбебездә 1-6 сыйныфлар өчен "Яңа ел әкияте" исемле бәйрәм тамашасы үткәрелде. Укучылар Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең берсеннән-берсе матур җырларын, биюләрен күрсәттеләр. Бергәләп чыршы тирәли әйләнделәр. Рәхәтләнеп күңел ачтылар!
-
"Дуслык" лагереның бишенче көне 29.12.2019
Көннең беренче яртысында ТАССРның 100 еллыгына багышланган КВН үткәрелде. Аннан соң укучылар рәсемнәр ясадылар.Ә көндезге аштан соң Яңа ел тамашасында катнаштылар.