Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 77 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Тамчы - шоу" 20.10.2019
Бүген мәктәбебезнең 7нче сыйныф укучысы Мөхәммәтова Иллария, 8нче сыйныф укучылары Йосыпова Динә, Сөләйманова Динә "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенында катнашып, Әлмәт районы командасы белән ярышта 24:16 исәбе белән отып, 1 урын яуладылар.
-
Татарча диктант 19.10.2019
Бүген, 19 октябрь көнне, сәгать 13.00дә бөтен дөнья "Татарча диктант" акциясе уздырылды.
-
"Алтын-сары төснең туган җире бездәдер" 18.10.2019
Уртанчы сыйныф укучылары көз бәйрәменә ныклап әзерләнгәннәр. Алар төрле уеннарда катнаштылар, кызыклы күренешләр, концерт номерлары әзерләгәннәр.
-
Их ямьле көз айлары... 18.10.2019
Югары сыйныф укучылары да көз бәйрәмен үз иттеләр. Бик теләп төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Укучыларның берсеннән - берсе матур чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
-
Алтын көз бәйрәме. 17.10.2019
Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен "Алтын көз" бәйрәме үткәрелде. Укучылар җырлап - биеп, уеннар уйнап күңел ачтылар.
-
Татарча диктант 17.10.2019
19 нчы октябрь сәг.13.00 да Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбендә татарча диктант язарга рәхим итегез!
-
10.10.2019
Бүген мәктәбебездә озак еллар дәвамында балаларга математика фәненнән белем бирүче, ихтирамга лаек укытучыбыз Гаптерафиков Хәмит Гәптерәшит улының гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилей кичәсе булып үтте. Юбилярны бейрәме белән мәгариф идәрәсенең профсоюз берләшмәсе җитәкчесе Шамсевалиева Айгөл Марат кызы, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов Алмаз Габдулхак улы, "Туган як" җәмгыяте һәм мәктәп коллективы, укучылар, лаеклы ялда булган укытучылар котлап, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Укучыларның концерт номерлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
-
Укытучылар көне. 05.10.2019
Һәр җирдә бер хикмәт көтә,
Бүген гади көн түгел.
Бүген - Укытучылар көне,
Шуңа шатлана күңел.
Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез. Бәйрәмегез белән Сезне!
-
Өлкәннәр көне. 01.10.2019
Илебез буенча 1 октябрьдә "Өлкәннәр көне" билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмдә өлкәннәрне котлау мәктәбебезнең традициясенә әйләнеп бара. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның кадер - хөрмәтендә, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне теләп калабыз.
-
18.09.2019
Бүген мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен җыелыш үткәрелде. Укытучылар ЕГЭ, ОГЭның тәртибе, булган үзгәрешләр белән таныштырдылар. Әти-әниләр узләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.