Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 80 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Ата-аналар җыелышы. 02.11.2018
Бүген мәктәбебездә беренче чирек нәтиҗәләре буенча һәр сыйныф җитәкчесе ата-аналар җыелышы үткәрде. Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сораулар буенча фән укытучылары белән индивидуаль аралаштылар.
-
"Добрый Татарстан" III Регионара социаль проектлар конкурсы - 2 дәрәҗә диплом! 01.11.2018
10 сыйныф укучысы Мөхәммәтова Зилә Чаллы шәһәрендә уздырылган "Добрый Татарстан" III Регионара социаль проектлар конкурсында катнашып 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Алга таба да укучыбызга уңышлар теләп калабыз!
-
Тату сыйныф серләре 31.10.2018
Мәктәбебезнең ата-аналар комитеты Мичәндә уздырылган "Тату сыйныф серләре" республикакүләм бәйгенең зона турында катнашып "Хранители традиций" номинациясендә җиңү яулап кайттылар.
-
Күңелле яллар! 31.10.2018
Бүген укучыларыбыз Лесхоз боз сараенда тимераякта шуып, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
-
Көзге бал 29.10.2018
Уртанчы сыйныфларда "Көзге бал" бәйрәме.
-
"Сөмбелә" бәйрәме 22.10.2018
Ни арада җәй үтте,
Алтын көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Укучылар төрле уеннарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, концерт номерлары күрсәттеләр.
-
"Алтын яфрак явар чак..." 20.10.2018
Бүген мәктәбебездә 8-11 сыйныфлар өчен "Алтын көз" бәйрәме үткәрелде.
-
Казанда ярминкә! 13.10.2018
Бүген Казан шәһәрендә үткәрелүче ярминкәдә мәктәбебездә катнашты.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2018
Хөрмәтле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Көчебез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыбыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын.
Тау - ташларны бергә актарасы
Менгән чакта белем үренә.
Ходай Сезгә мең сабырлык бирсен
Өйрәткәндә аның серенә.
Хезмәтегез мактауга бик лаек
Мөмкин хәтта һәйкәл куярга .
Укытучы сүзен мәрмәр ташка
Алтын хәреф белән уярга.
-
Кызыл китап буенча сәяхәт 25.09.2018
5 нче сыйныф укучылары биология укытучысы Мөхетдинова А.Р. белән дәрестән тыш чарада Кызыл китап буенча сәяхәт иттеләр. Андагы үсемлекләр,хайваннар-җәнлекләр белән якыннанрак таныштылар.