Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
"Хореография" түгәрәгендә 26.12.2013

Кышкы каникулда да мәктәбебез гөрләп тора. "Хореография" түгәрәгенә йөрүчеләр "Кар бөртекләре" биюен кабатладылар, вальс әйләнү күнекмәләрен камилләштерделәр."Бадминтон" түгәрәге членнары да яраткан түгәрәкләрендә теләп шөгыльләнделәр. 9,11 класс укучылары өчен математика, биология, физика фәннәреннән консультацияләр узды. 7,8 класс укучылары Яңа ел бәйрәменә әзерләнделәр.
-
"Кышкы бизәкләр" рәсем бәйгесе 25.12.2013

Кышкы каникулның беренче көнендә мәктәптә "Кышкы бизәкләр" рәсем бәйгесе үткәрелде. Башлангыч класслар катнашында узган бу бәйгедә укучылар теләп катнашты. Алар үз рәсемнәрендә туган ягыбыздагы кышның матур табигатен чагылдырдылар. Барлык укучыларга да бүләкләр тапшырылды. Бәйгене китапханәче Башарова И.Р. оештырды.
-
1нче яртыеллык тәмаланды 24.12.2013

Бүген уку елының 1нче яртыеллыгы тәмаланды. Атналык линейкада соңгы атнада төрле бәйгеләрдә урын алган укучыларга Грамоталар тапшырылды, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре тагын бер кат искә төшерелде. 25 декабрьдән 9 январьгә кадәр кышкы каникул булачак.
-
Волейбол ярышы 21.12.2013

Бүген мәктәбебездә мәгариф хезмәткәрләре арасында волейбол ярышының зона этабы узды. Ярышта 6 мәктәп командасы катнашты. Нәтиҗәдә 1 урында Икшермә кадет мәктәбе, 2 урында Олы Кибәче урта мәктәбе, 3 урында Арташ төп мәктәбе.
-
Яңа ел газеталары 20.12.2013

Яңа елга һәр класс стенгазета чыгарды. Әлеге газеталарда оешмаларның 1нче яртыеллыктагы уңышлары да чагылган, котлаулар да, Яңа ел табынына төрле рецептлар да, укучыларның бәйрәмгә багышлап язган шигырь һәм мәкаләләре дә урын алган.
-
Кар сыннары 18.12.2013

Мәктәптә Яңа ел бәйрәмен каршылауга әзерлек бара. "Күңелле сәхнә", "Хореография" түгәрәкләрендә укучылар бәйрәм өчен концерт номерлары әзерлиләр. Бу көннәрдә мәктәп янына кардан сыннар ясалды.
-
Атналык линейка
16.12.2013
Бүген атналык линейкада "Навстречу Сочи-2014", "Как прекрасен этот мир", "Будь бдительным на льду" конкурсларының мәктәп турында 1нче, 2нче урын алган укучыларга Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
on-lin тестирование 14.12.2013

14 декабрь көнне 8 класс укучылары on-lin тестированиеда катнаштылар.
-
on-lin тестирование 13.12.2013

Бүген 9 класс укучылары рус теле, татар теле, инглиз теле һәм математикадан on-lin тестированиедә катнаштылар.
-
Шашка ярышында 12.12.2013

12 декбрьдә район күләмендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында узган шашка ярышында 11 класс укучысы Маннанова Гөлчәчәк 2 урын яулады. "Как прекрасен этот мир" рәсем бәйгесендә Маннанова Гөлчәчәкнең рәсеме 2 урынга, ә Хузиахметов Ирекнең рәсеме 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз аларны!








