Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
4 чирек башланды 31.03.2014

Уку елының соңгы, иң җаваплы чиреге-4 чирек башланды.
-
"Яшь рәссам" түгәрәге 28.03.2014

Язгы каникул дәвам итә. Бүген "Яшь рәссам" түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр үзләренең иҗади эшләрендә язны сурәтләделәр.Кәгазьдән бик матур чәчәкләр ясап, агач ботакларын бизәделәр.Хәзер яшь бөреләр килеп чыгып, тәрәзә төбендәге бу композициянең тагын да матурланганын көтәргә генә калды.
-
"Хореография" түгәрәгендә 27.03.2014

Каникул көннәрендә дә мәктәп гөрләп тора.Бүген 9 класста математикадан, 11 класста рус теленнән консультацияләр узды."Хореография" түгәрәгендә йөрүчеләр үзбәк биюе күнегүләрен өйрәнә башладылар. Ә "Оста куллар" түгәрәге членнары крючок белән эшләү күнекмәләрен камилләштерделәр.
-
Флорбол ярышлары 26.03.2014

26 март көнне флорбол буенча районкүләм ярышлар узды.Безнең мәктәптән 2 команда катнашты. Кызлар командасы район күләмендә 3 урын яулады, ә егетләр командасына әзерлекләрен арттырырга кирәк әле. Ярышларга түгәрәк җитәкчесе Камалов Р.В.әзерләде.
-
Язгы каникул 25.03.2014

Иң озын 3нче чирек тә тәмамланды. 24-30 март көннәрендә узачак язгы каникул көннәренә укучылар өчен күп эшләр планлаштырылды. Бүген 11 класс укучылары җәмгыять белеменнән репетицион тестированиедә катнаштылар, 9 класс укучылары өчен татар теле һәм математикадан консультацияләр узды.
-
"Күңелле сәхнә" түгәрәге 25.03.2014

Язгы каникул вакытында укучылар үзләре теләгән түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Бүген "Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүчеләр "Чишмәләр чакыра" дип исемләнгән әдәби-музыкаль композицияне өйрәнүне дәвам иттеләр.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 24.03.2014

24 март көнне гомуми ата-аналар җыелышы узды.
Көн тәртибе:
1. “Балаларның рухи сәламәтлеге” темасына лекция (лектор- Каримова Л.Р.)
2. 3 нче чирек йомгаклары:
-класс җитәкчеләре чыгышы
-укыту эшләре буенча директор урынбасары Габделхаева Р.Р. чыгышы
3. “3 чиректә тәрбия эшчәнлеге торышы” темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. чыгышы.
4. “Мәктәп эшчәнлегенә анализ, алда торган бурычлар” темасына мәктәп директоры Мухаметзянов Р.Р. чыгышы.
5. Район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннарны алган укучыларның әти-әниләрен бүләкләү.
-
"Китап докторы " акциясе 22.03.2014

Мәктәбебездә Балалар китабы атналыгы дәвам итә. 21, 22 март көннәрендә 3,4 класс укучылары белән китапханәче Башарова И.Р. җитәкчелегендә "Китап докторы" акциясе узды. Укучылар тузган китапларны төпләделәр, тышладылар. Мондый чаралар ярдәмендә укучыларда китап укуга кызыксыну уятыла, китапка карата сакчыл караш формалаштырыла.
-
Волейбол ярышы 22.03.2014

Бүген мәктәбебездә укучылар арасында волейбол ярышларының зона этабы узды. Ярышларда 6 мәктәп командасы катнашты.
-
Оешма җыены 21.03.2014

Бүген 2-4 класс укучылары белән "Хезмәт төбе-хөрмәт" дигән темага оешмы җыены узды. Кече яшьтән хезмәт тәрбиясе бирү, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан узган җыенда укучылар рапорт биреп, бер-берсен сәламләгәннән соң "Күңелле оркестр" дигән уен уйнадылар. Остаз әңгәмәсендә һөнәрләр, аларның кеше тормышындагы роле, үз эшләренең осталары булган авылдашларыбыз турында сөйләштеләр. Уенчык кораблик ясарга өйрәнү, концерт номерлары белән чыгыш ясау-оешма җыенының алдагы этаплары булды. Җыенны педагог-оештыручы Шафикова Г.Р. уздырды.








