Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Баскетбол ярышы 19.03.2014

19 март көнне Олы Арташ төп мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләре арасында баскетбол ярышының зона этабы узды. Бу ярышта безнең мәктәп командасы 6 мәктәп арасында 2 урын яулады. Команда составындагы барлык укытучыларга рәхмәт белдерәбез, аларга ярышның район этабында да уңышлар телибез.
-
"Йолдызлык"
18.03.2014
18 март көнне "Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу туры узды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәпнең 4 класс укучысы Хамидуллина Ләйлә "Авылым" җырын башкарды (Ф.Зыятдинова сүзләре, Г.Зарипова көе), шушы ук класстан Гафиятова Илзия үзен конферанс буларак сынап карады.
-
Гер күтәрү ярышлары 17.03.2014

15 март көнне район күләмендә узган гер күтәрү ярышларында безнең мәктәп командасы актив катнашты һәм бик матур нәтиҗәләргә иреште: Зиннуров Аяз, Ибушев Вадим 1 урын, Марданова Гөлчәчәк, Гараев Зөлфәт 2 урын, Гайнанов Булат, Яруллина Гөлназ, Шарифуллина Гөлсу, Гыйлметдинов Айдар, Сабирова Гөлназ, Маннанова Гөлчәчәк 3 урын яуладылар. Барлык укучыларны да әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да аларга уңышлар телибез.
-
Тимурчылык эше 17.03.2014

Мәктәбебезнең тимурчылык отряды ялгыз әби-бабайларга булышуны дәвам итә. 15 март көнне яшь тимурчылар ялгыз яшәүче өлкәннәргә йорт тирәләрен кардан чистартырга, өйләрен җыештырырга булыштылар. Үзләренә карата булган ихтирамны тойган өлкәннәр дә, рәхмәт ишеткән балалар да бу эштән бик канәгать калдылар.
-
Татар теленнән ачык дәрес 17.03.2014

Бүген 8 класста "Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә" темасы буенча ачык дәрес узды. Фәнни-эзләнү эше элементлары, төркемләп, индивидуаль, парлап эшләү алымнары кулланылган дәрестә укучылар алдагы дәрес материалын да кабатладылар, яңа күнекмәләр дә алдылар. Дәресне татар теле укытучысы Гафиятова Ә.Ф. уздырды.
-
Ачык ишекләр көне 15.03.2014

Бүген 1-4 классларда класстан тыш эшчәнлек буенча Ачык ишекләр көне узды. 1 класста "Балалар риторикасы" буенча " Туган телем-иркә гөлем", "Хореография" буенча "Зәлидә" уены, 2 класста "Кызыклы грамматика"дан "Уеннар", 3 класста "Театраль баскычлар" дан "Күренешләрне сәхнәләштерү", "Яшь математик" шөгыле буенча "Өчпочмакларның төрләре", 4 класста "Яшь техник" шөгыле буенча "Минем пескәем" , "Хореография" буенча "Биюләр" темаларына дәресләр үткәрелде. Һәр дәрестә төрле технологияләр, уен элементлары актив кулланылды, укучыларда яңа күнекмәләр формалаштырылды. Әти-әниләргә класстан тыш эшчәнлек буенча мәктәпнең мөмкинлекләре һәм эш нәтиҗәләре күрсәтелде.
-
Технологиядән ачык дәрес 14.03.2014

Методик айлык дәвам итә. Бүген 8 класста "Керемнәрне рациональ куллану" дигән темага ачык дәрес узды. Дәрес дәвамында гаилә бюджеты, аны рациональ куллану юллары турында сөйләшү булды. Ризыкны исраф итмәү, ризыклар кулланганда составындагы өстәмәләргә нык игътибар итәргә кирәклеге искәртелде. Гаилә керемен кул эшләре белән дә арттырырга мөмкин булуын дәлилләп, дәрес төркемнәргә бүленеп квиллинг ясау белән төгәлләнде. Дәресне Шакирова Л.Г. уздырды.
-
1 класста ачык дәрес 14.03.2014

Тәҗрибә уртаклашу, алдынгы метод һәм алымнарны үстерү максатыннан уздырылучы ачык дәресләр кысаларында 1 класста татар теленнән ачык дәрес узды. "Кеше исемнәре һәм фамилияләр" темасы буенча узган дәрестә күп төрле эш алымнары кулланылды.Матур һәм дөрес язу, җөмләләр төзү күнекмәләре камилләштерелде. Ял минутлары һәм уен элементлары белән чиратлаштырылган дәрес дәвамында укучылар актив булдылар. Дәресне Гыйлметдинова И.Г. үткәрде.
-
Ата-аналар җыелышы 14.03.2014

Бүген 9 класс укучыларының ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта репетицион тестлар, мәктәптә уздырылган контроль эш нәтиҗәләре анализланды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Габделхаева Р.Р. ОГЭ бирү буенча яңалыклар белән таныштырды.
-
4 класста ачык дәрес
12.03.2014
Мәктәптә методик айлык дәвам итә. Бүген Давлиева В.Н. 4 класста математикадан ачык дәрес уздырды. Яңа тема аңлату дәресендә индивидуаль, төркемләп, парлап эшәү алымнары актив кулланылды. Укучылар яңа теманы үзләштерү дәрәҗәләрен дәрес ахырында уздырылган тест нәтиҗәләре белән расладылар. Шәхескә юнәлтелгән, информацион технологияләр кулланып узган дәрескә укытучылар уңай бәя бирде.








