Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
Саф һава-тәнгә дәва 18.01.2014

"Саф һава-тәнгә дәва", "Хәрәкәттә-бәрәкәт" мәкальләренең асылы һәркемгә таныш. Чаңгыда йөрү дә сәламәтлеккә бик файдалы. Физик тәрбия дәресләрендә дә, дәресләрдән соң да укучылар чаңгыда йөриләр. Атна дәвамында билгеле график нигезендә 11,10,9,8,7,6 класс укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә чаңгыда йөрделәр. Кышкы матур табигать белән хозурлану өчен дә, саф һавада рәхәтләнеп ял итү өчен дә менә дигән чара ул чаңгыда шуу!
-
Чишмә юлын чистарттык
15.01.2014
Авылыбызга ямь биреп торучы "Зөлхиҗә чишмәләре"нә кыш көне дә сукмак өзелми. Бүген 7, 8 класс малайлары, педагог-оештыручы Гүзәлия Рамиловна җитәкчелегендә чишмә юлын кардан чистарттылар.
-
Атналык линейка
13.01.2014
Бүген 3нче чиректә беренче атналык линейка узды. Линейкада "Дуслык күперләре" интернет-проектында катнашкан укучылар Каримова Рузинә, Шайхеразиева Зөлфинә, Шафикова Зәлинә, Ибушев Вадим һәм Бикмиев Илфирга Сертификатлар тапшырылды. Шахмат буенча узган җыеннарда катнашып, блиц-турнирда 3 урын алган Галиахметова Зәринә, 1 урын алган Шакирова Гөлназ Грамоталар белән бүләкләнде.
-
3нче чирек башланды
10.01.2014
Бүген уку елының иң озын чиреге-3нче чирек башланды. Укытучылар һәм укучыларыбызга уңышлар , сәламәтлек телибез.
-
Мини-футбол ярышы 07.01.2014

Бүген мәктәбебезнең "Мини-футбол" түгәрәгенә йөрүче укучылар командасы район күләмендә уздырылган мини-футбол ярышында катнашты.
-
Консультацияләр
04.01.2014
Кышкы каникул дәвам итә. Чыгарылыш класс укучылары , каникул булуга карамастан, имтиханнарга әзерләнүдән туктамыйлар. 3 январь көнне 9 класс укучылары математикадан , 11 класс укучылары җәмгыять белеме һәм математикадан, 4 январь көнне 9 класс укучылары рус теленнән консультациядә булдылар.
-
Кыш бабайлар парады 30.12.2013

Күңелле кышкы каникул дәвам итә. Бүген бер төркем укучыларыбыз Кыш бабайлар парадында катнашты. Чыршы ачылу тантанасында мәктәп янына ясалган кар сыннарыбызга
1 урын бирелү барыбыз өчен дә зур сөенеч булды.
-
Яңа ел бәйрәме 29.12.2013

1-6 класс укучылары катнашында узган бәйрәм Яңа ел әкияте белән башланып китте. Йомшак куянның дуслары Хәйләкәр төлке, Үрдәк, Кәҗә белән Сарык үзләренең бердәмлекләре белән явызлыгы белән дан тоткан Бүрене дә җиңделәр. Бүре, начарлык белән берни дә майтара алмаганлыгын аңлаганнан соң, урман җәнлекләренә дуслык тәкъдим итте. Бәйрәм әйлән-бәйлән әйләнү, күңелле җырлар, матур биюләр белән дәвам итте. Беркем дә читтә калмады, һәркем Кыш бабай белән Кар кызына үз һөнәрен күрсәтеп калырга ашыкты. Яңа ел бәйрәме барлык кунакларга да бик ошады.
-
Яңа ел ассортие 29.12.2013

7-11 класс укучыларының бәйрәме "Яңа ел ассортие" дип аталды. Тамашаның исеме җисеменә бик туры килә иде. Югары класс укучыларының җыр-биюләре күңелле сюрпризлар белән чиратлашты. Фантазияле, иҗади чыгышлар әти-әниләр, килгән кунакларның алкышларына күмелде. Бәйрәм истә калырлык булды. 2014нче ел һәркемгә барлык-уй-хыялларын тормышка ашырырга саулык-сәламәтлек, матур көннәр алып килсен иде!
-
Ата-аналар җыелышы 26.12.2013

26 декабрь көнне гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышның көн тәртибе:
1. "Компьютер һәм сәламәтлек " темасына лекция (Лектор-Ильясова Р.Г.)
2.1нче яртыеллык йомгаклары (чыгыш ясаучы-укыту эшләре буенча директор урынбасары Габделхаева Р.Р.)
3. Тәрбия эшенең торышы (чыгыш ясаучы-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М.)
4.Мәктәп эшчәнлеге, алда торган бурычлар (чыгыш ясаучы мәктәп директоры Мухаметзянов Р.Р.)








