Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
"Россия чаңгы юлы-2014" 08.02.2014

Бүген барлык укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр "Россия чаңгы юлы-2014" ярышларында катнашты. Кышкы матур аяз көн, ярышларда катнашкан һәркемне тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйлау бу чараны тагын да ямьләндерде.
-
"Иң яхшы педагог-оештыручы" 08.02.2014

Бүген мәктәбебезнең педагог-оештыручысы Гүзәлия Рамилевна Сатыш урта мәктәбендә узган "Иң яхшы педагог-оештыручы" бәйгесенең финалында катнашты. Ул 6 класс укучылары белән "Без беребез дә сәләтсез түгел" дигән темага оешма җыены уздырды.
-
Спартакиада тәмамланды 06.02.2014

Бүген мәгариф хезмәткәрләре арасындагы Спартакиаданың соңгы ярышлары узды. Идәннән этелү буенча китапханәче Башарова И.Р., турникта тартылу буенча технология укытучысы Вилданов Н.М., аркан тартуда мәктәп директоры Мухаметзянов Р.Р., физик тәрбия укытучысы Мубаракзянов Р.Р. ,технология укытучысы Вилданов Н.М., технология укытучысы Шакирова Л.Г., башлангыч класслар укытучысы Багманова Р.Н. көч сынаштылар. Дартс буенча Мубаракзянов Р.Р. 1нче, Шакирова Л.Г. 3нче урын яулады. Гомуми нәтиҗәләр буенча Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе командасы 7нче урында. Әлеге ярышларда катнашкан барлык укытучыларга рәхмәт белдерәбез, саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телибез.
-
Спартакиада дәвам итә 05.02.2014

Бүген мәгариф хезмәткәрләре арасында узучы олимпиаданың шорт-трек ярышларында физика укытучысы Ибушев В.А., математика укытучысы Вилданова Ә.Г., шахмат ярышларында педагог-оештыручы Газизова Г.Р. һәм физик тәрбия укытучысы Мубаракзянов Р.Р. катнашты.
-
Мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы 03.02.2014

Бүген мәгариф хезмәткәрләре арасында кышкы Спартакиаданың район этабы башланып китте. Безнең мәктәптән өстәл теннисы буенча китапханәче Башарова И.Р., физик тәрбия укытучысы Мубаракзянов Р.Р. катнашты. Раил Рашитович ир-егетләр арасында 1 урын яулады. Чаңгы ярышларында математика укытучысы Вилданова Ә.Г., рус теле укытучысы Измайлова Г.М., физика укытучысы Ибушев В.А., инглиз теле укытучысы Камалов Р.В. катнашты.
-
Ленинград камалышы өзелүгә 70 ел 28.01.2014

28 январь көнне 9-11 классларда Ленинград камалышы өзелүгә 70 ел тулу уңаеннан Батырлык дәресе узды. Әлеге дәрестә югары класс укучыларына 900 дәһшәтле көн һәм төн эчендә совет халкының, Ленинград халкының күрсәткән батырлыгы, рух ныклыгы турында сөйләнде. Дәресне тарих укытучысы Каримова Л.Р. уздырды.
-
Батырлык дәресе 27.01.2014

Бүген 1-4 классларда Ленинград камалышы өзелүнең 70 еллыгына багышланган Батырлык дәресе узды. Тарих укытучысы Каримова Л.Р. башлангыч класс укучыларына бу елларда өлкәннәр белән бергә балаларның да нинди зур сынау үтүләре турында сөйләде, икмәкнең , тынычлыкның кадерен белергә чакырды.
-
Математиклар семинары 23.01.2014

23 январь көнне мәктәбебездә "Математик белем сыйфатын күтәрүдә интерактив технологияләр куллану" темасына математика укытучыларының район семинары узды. Вильданова Ә.Г. 8 класста "Квадрат тигезләмә төшенчәсе. Тулы булмаган квадрат тигезләмәләр" дигән темага дәрес уздырды. Габделхаева Р.Р. 9 класс укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү, Ильясова Р.Г. 11 класс укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча мастер-класслар үткәрделәр. Дәресләрдән соң узган киңәшмәдә Рәсимә Рафиковна "Математика укытучысының үз белемен күтәрү өстендә эшчәнлеге" дигән темага чыгыш ясады, Рәфинә Габдрашидовна укытучыларның белем күтәрү курсларында алган яңалыклары белән таныштырды. Мәгариф идарәсе методисты Давлетшина Г. Ф. тарафыннан Саба районы гомумбелем бирү учреждениеләрендә математика укытуның торышына анализ ясалды. Семинар эшлекле һәм файдалы узды.
-
Мин һәм минем мәктәбем 21.01.2014

Бүген башлангыч класс укучылары белән "Мин һәм минем мәктәбем" темасына оешма җыены уздырылды. Остазлар 1-4 класс укучыларына Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе тарихы турында сөйләделәр. Төрле күңелле уеннарда укучылар җитезлектә, бердәмлектә, тапкырлыкта сыналдылар.
-
Мәктәбем-минем горурлыгым
20.01.2014
Бүген 5-7 классларда "Мәктәбем-минем горурлыгым" темасына оешма җыены узды. Укучыларны мәктәп тарихы белән таныштыру, аларда бердәмлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү максатларын күздә тотып уздырылган җыенда игътибарлылыкка уен оештырылды, мәктәбебез тарихы, аны тәмамлап чыккан күренекле кешеләр турында мәгълүмат бирелде. Оешма җыены "Алые паруса" җырын өйрәнеп, аны бергәләп башкару белән тәмамланды. Җыенны педагог-оештыручылар Газизова Г.Р., Шафикова Г.Р. уздырды.








