Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
Флорбол буенча ярышлар 16.02.2014

15,16 февраль көннәрендә флорбол буенча ярышлар узды. Нәтиҗәдә 11 класс командасы-1 урын, 9 класс-2 урын, 10 класс-3 урын яулады.
-
Хәрби-интернационалистлар белән очрашу 14.02.2014

Мәктәбебездә патриотик тәрбия бирү айлыгы дәвам итә. Бүген 1-4 класс укучылары хәрби-интернационалистлар белән очраштылар. Әфган сугышында катнашкан Халиуллин Рәкыйп һәм Чечня сугышы ветераны Гарипов Фәнил абыйлары аларга егет кешенең төп бурычы- илне саклау икәнлеге турында сөйләде, кыю һәм батыр булырга чакырды. Очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Сугыш чоры балалары белән очрашу 14.02.2014

7-8 классларда узган класс сәгатенең төп максаты укучыларда Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт тәрбияләү, бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү иде. Сугыш чорының һәм аннан соңгы елларның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә татыган, гомер буена сугышта ятып калган әтиләрен көтеп яшәгән Шафиков Гаяз һәм Шайхеразиев Рафикҗан абыйлар укучыларга балачакта үзләренең күргәннәре турында сөйләделәр, ул вакыттагы ачлык һәм ялангачлыкны бүгенге көннәр белән чагыштырып күрсәттеләр. Ә укучылар килгән кунакларга үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр.
-
11 класста ата-аналар җыелышы 13.02.2014

Бүген 11 класста ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта БДИ бирүдәге яңалыклар, укучыларның имтиханнарга әзерләнү дәрәҗәсе турында сөйләнде.
-
"Рәхмәт сиңа, Әлифба!" 13.02.2014

13 февральдә 1класс укучылары иң беренче дәреслекләре-"Әлифба" белән хушлаштылар. "Рәхмәт сиңа, Әлифба!" дигән бу бәйрәмдә алар "Әлифба"га һәм әти-әниләренә рәхмәт белдерделәр, яңа дәреслекләр-"Татар теле" , "Әдәби уку" белән таныштылар. Шүрәленең зирәклеген сынап карап, аны да үзләренең дуслары иттеләр. Укучылар үзләренең зирәклекләрен дә, җыр-биюгә осталыкларын да күрсәттеләр. Бәйрәмне класс җитәкчеләре Гыйлметдинова И.Г. уздырды.
-
Бадминтон буенча мәктәп беренчелеге. 11.02.2014

10, 11 февраль көннәрендә патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында бадминтон буенча мәктәп беренчелегенә ярышлар узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: 5-8 класс малайлары арасында 1 урында 6 класс укучысы Давлиев Ильяс, 2 урында 8 класс укучысы Хасанов Айдар, 3 урында 6 класс укучысы Шаяхметов Рәфис. 9-11 класс укучылары арасында 1 урында 10 класс укучысы Гильмутдинов Айдар, 2 урында 10 класс укучысы Бикмиев Ильфир, 3 урында 11 класс укучысы Зиннуров Аяз. Кызлар арасында 1 урында 8 класс укучысы Ибатова Эльмира, 2 урында 7 класс укучысы Матзянова Гөлинә, 3 урында 5 класс укучысы Сунгатуллина Айгөл. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышларга ирешүләрен телибез.
-
9 класста ата-аналар җыелышы 11.02.2014

Бүген 9 класста ата-аналар җыелышы узды.Мәктәп директоры Мухаметзянов Р.Р. укучыларның укулары һәм тәртибенә бәя бирде, укыту эшләре буенча директор урынбасары Габделхаева Р.Р. имтиханнар бирүдәге яңалыклар (РФ мәгариф министрлыгы приказы 25.12.2013г. № 1394) белән таныштырды. Класс җитәкчесе Сафина С.З., рус теле укытучысы Измайлова Г.М., биология укытучысы Ибушева .Н. чыгышлары тыңланды.
-
Сәламәт гаиләдә-сәламәт бала 10.02.2014

5-8 классларда "Сәламәт гаиләдә-сәламәт бала" дигән темага класс сәгате узды. "Нәрсә ул сәламәтлек?" дигән әңгәмә барышында укучыларның сәламәтлеккә булган карашы ачыкланды. Кече Кибәче авылы фельдшеры Гараева И.Н. сәламәт яшәү рәвеше, сәламәтлек турында төп тәрбиянең гаиләдә бирелүе турында сөйләде. Класс сәгатен педагог-оештыручы Газизова Г.Р. уздырды.
-
"Күңелле стартлар" 10.02.2014

Башлангыч классларда "Сәламәт гаиләдә- сәламәт бала" темасына дәрес спорт залында үтте. Дәрес башында разминка ясаганнан соң, сәламәтлек шарты булган төп кагыйдәләр искә төшерелде, бергәләп спорт белән шөгыльләнүче гаиләләр ачыкланды. Аннан соң узган "Күңелле стартлар"да 2 команда үзара җитезлекләрен, тизлекләрен һәм көчләрен сынадылар. Нәтиҗәдә "Олимп" командасы җиңү яулады. Дәресне педагог-оештыручы Шафикова Г.Р. уздырды.
-
Сәламәтлек үз кулыбызда 10.02.2014

9-11 классларда "Сәламәт гаиләдә-сәламәт бала" темасына дәрес шушы темага видеоязма карау белән башланып китте. Дәрес вакытында укучылардан алынган анкета сорауларына анализ ясалды. Презентация ярдәмендә сәламәтлекнең үз кулыбызда булуы, иң төп тәрбиянең гаиләдә бирелүенә басым ясалды. Сәламәтлек формуласы тәкъдим ителде. Дәрес ахырында укучылар тест сорауларына җавап биреп, үз сәламәтлекләре торышы турында нәтиҗә ясадылар. Дәресне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. уздырды.








