Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Өлкәннәр көне 01.10.2015

Һәр елны мәктәбебездә "Өлкәннәр көне" билгеләп үтелә.1 октябрь көнне без ветеран укытучылырыбызны,техник хезмәткәрләрне бәйрәмгә чакырдык. Авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин һәм мәктәп директоры Р.Р.Мухаметзянов өлкәннәребезне бәйрәм белән котладылар.Соңынннан алар хөрмәтенә укучылыр һәм укытучылар көче белән әзерләнгән концерт куелды.Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. "Әздән дә күңел була, юктан да хәтер кала", - ди халык мәкале. Өлкәннәребезнең күңелләре булып, рәхмәт әйтеп таралыштылар.
-
Корбан бәйрәме 28.09.2015

Бүген мәктәбебездә авылыбызның имам хатибы Рәис абый, ветеран укытучылар,укытучылар һәм укучылар катнашында корбан ашы уздырылды.Рәис абыйның вәгазьләрен,коръән аятьләрен тыңладык.Мәктәбебездә капиталь төзекләндерү үткәннән соң, яңа мәктәпкә күчкән кебек булдык.Мәктәбебез танымаслык булып үзгәрде.Яңа нигезгә күчкәндәгедәй 5 сыйныф укучысы Хәлиуллин Әмир моңлы тавышы белән азан әйтте.Соңыннан барыбыз да корбан итеннән авыз иттек.
-
Көзге бакчада 26.09.2015

Дәресләрдән соң бакчада кәбестә уңышы җыеп алынды.Күмәкләшеп эшләве бигрәк күңелле. Үзебезгә генә түгел , авыл халкына да сатарлык кәбестә үстердек.
-
Милләтләр кроссы 26.09.2015

Мәктәбебез укучылары район күләмендә уздырылган кросста катнаштылар.Һадеев Ирек һәм Хамидуллина Ләйлә үз дистанцияләрендә I урын алдылар. Мәктәп командасы I урынга лаек булды һәм күчмә кубок алып кайттылар.Җиңүегез белән сезне!
-
Кабак бәйрәме. 24.09.2015

Районыбызда 11 нче тапкыр "Кабак бәйрәме" үткәрелде.Мәктәбебез коллективы бу бәйрәмгә ныклы әзерлек белән барды.тырышлыгыбыз үзен аклады."Иң тәмле кабак бәлеше һәм кабактан әзерләнгән ризыклар" номинациясендә II дәрәҗәдәге Дипломга лаек булык.
-
Көзге мизгелләр 23.09.2015

6 сыйныф укучылары көзге табигатькә сәяхәткә чыктылар. Алар туган якның көзге матурлыгына сокланып карадылар. Көн шулкадәр матур иде,әйтерсең кабат җәй килгән. Укучылар дәресләрдә алган белемнәрен тирәнәйттеләр,төрле уеннар уйнадылар.Алар бик канәгать булып кайттылар.
-
Мәктәп туры олимпиадалары башланып китте 22.09.2015

Бүген мәктәбебездә тарих фәненнән мәктәп туры олимпиадасы булып үтте.Укучыларыбыз район туры олимпиадаларына барганчы үзләренең көчләрен сынадылар
-
Көзге кросс 22.09.2015

Бүген дәресләрдән соң мәктәбебездә көзге кросс үткәрелде.Кызлар һәм егетләр арасында һәр төркемнең җиңүчесе билгеләнде. 1-4 сыйныфлар,5-8нче,һәм 9-11 сыйныфлар арасында көчләр сыналды.Нәтиҗәләр чыгарылганнан соң, мәктәп директоры Мухаметзянов Р.Р. җиңүчеләргә алга таба биегрәк үрләр яуларга, ә калганнарга җиңүчеләрдән калышмаска дигән теләкләрен җиткерде
-
Атналык линейка 21.09.2015

Бүген атналык линейка уздырылды.Үткән атнаның эшләнгән эшләренә нәтиҗә ясалды.Алда торган бурычлар җиткерелде.
-
Көзге табигатьтә 16.09.2015

Татарстан варислар берлегенең туган көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар.Экскурсия барышында алар балалар оешмасы турында мәгълүмат алдылар.Иген кырлары бушап калган. Ә елга буенда үскән таллар никтер әле көзге күлмәкләрен кияргә ашыкмыйлар. Укучылар елга агышын ,аның ярларын күзәттеләр,кызыклы сорауларга җавап эзләделәр,хәрәкәтле уеннар уйнадылар.








