Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Очрашу 29.10.2015

Бер күрешү- үзе бер гомер.Укучыларыбыз якташыбыз,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Татарстан журналистларының "Бәллүр каләм" бүләге иясе,Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашуда булды.Очрашуны Олы Кибәче авыл китапханәчесе Фатихова Гөлүсә алып барды.Якташыбызның "Мәхәббәт аланы","Ак бураннар аша" ,"Күгәрчен оя корганда" китаплары күбебезгә таныш инде.Ә менә бу китаплары ничек язылган,әсәрләренең геройлары тормышы турында язучының үз авызыннан ишетү барыбызны таң калдырды.Очрашу барышында ул үзенең әле генә диярлек табадан төшкән китаплары турында да бәян итте.Очрашуны Гөлүсә язучының үзенә багышлап язган шигыре белән йомгаклады. Язучы үзенең китапларын да алып килгән иде.Китаплар үзләренең укучыларын бик тиз тапты. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. якташыбызга барыбыз исеменнән чиксез рәхмәтләр җиткереп,алдагы тормышында, иҗатында зур уңышларга ирешүен теләде.Бу очрашу мизгелләре күңелләребездә якты эз калдырды.
-
"Сөмбелә" 28.10.2015

5-7 сыйныф укучылары "Сөмбелә" бәйрәме үткәрделәр.Бәйрәм барышында укучылар "Сөмбелә " нең тарихы белән таныштырдылар, яшелчәләрне яклап чыгыш ясадылар.Бәйрәм җыр ,бию көлдергечләр белән үрелеп барды.
-
"Йолдыз егет" 27.10.2015

Г.Тукайның "Театр яктылыкка, нурга илтә" дигән канатлы сүзләре белән килешми мөмкин түгел. 27 октябрь көнне Кече Кибәче авылы клубында Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары Оскар Уайльдның "Йолдыз егет" әкиятен сәхнәләштерде. Искиткеч сәхнә бизәлеше- шушы чорны һәм мохитне чагылдырган декорация тамашачыны әкият дөньясына бөтереп алып кереп китте дә, кызыклы һәм бик тәрбияви сюжетлы әкиятның тәмамлануын сизми дә калдык. Кешелекле һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтүче әкияттә һәрбер начар гамәлең өчен җавап бирергә кирәк булачагы турында сүз бара. Әгәр дә үз гаебеңне чын күңелдән танып, гафу үтенсәң, мәрхәмәтле күңелле кешеләр сине кичерергә әзер икәнлеге күрсәтелә, башкаларга зыян салган кешенең беркайчан дә бәхетле булмаганлыгы ачык чагыла. Әкиятнең сәхнәгә куелышы, артистлар уены, әсәрнең эчтәлеге-барысы да тамашачыларны әсир итәрлек дәрәҗәдә иде. Минзәлә театры артистлары бездә беренче тапкыр чыгыш ясамыйлар инде. Аларның бу чыгышын да мәктәп укучыларына, әти-әниләргә авылдашыбыз, шәхси эшмәкәр Шафиков Рифкат абый бүләк итте. Артисларга һәм Рифкат абыйга бу матур бүләк өчен чын күңелдән рәхмәт җиткерәбез, саулык-сәламәтлек телибез.
-
Самый Большой Урок в Мире 27.10.2015

27 октября в нашей школе прошел Самый Большой Урок в Мире. Цель этого урока-используя анимацию, красочную графику, познакомить детей и подростков с семнадцатью Общемировыми целями: ликвидация нищеты, борьба с голодом, охрана здоровья, обеспечение гендернго равноправия, борьба с изменением климата, стимулирование экономического роста и обеспечение качественного образования для детей всей планеты. Урок провела ЗДВР Измайлова Г.М.
-
Фәннәр атналыгы 26.10.2015

Тарих фәннәре атналыгы башланып китте. Каримова Л.Р. атна барышында эшләнәсе эшләр белән таныштырды.Мәктәпнең барлык укучылары "Гаиләм шәҗәрәсе" бәйгесендә катнаштылар. Күргәзмәгә куелган эшләр тәнәфесләрдә укучыларның игътибарын җәлеп итте. Давлиев Рәшит абый төзегән нәсел шәҗәрәсе XVIII гасырга барып тоташа. Үзеңнең нәсел җепләрен белү барыбыз өчен дә бик кирәк.
-
"Уңыш-2015" 23.10.2015

Башлангыч сыйныф укучылары "Уңыш" бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм барышында укучылар яшелчә,җиләк-җимешләр турында табышмакларга җаваплар эзләделәр,төрле уеннар уйнадылар.җыр һәм бию өлкәсендә дә осталыкларын күрсәттеләр.
-
Тимурчылык 22.10.2015

Сугыш ветераннарының саны елдан-ел кими бара.Олы Кибәче авыл җирлегендә бары тик ике ветераныбыз гына исән. Укучыларыбыз аларның тормыш-көнкүрешләре турында һәрдаим кызыксынып торалар.Аларга көчләреннән килгән ярдәмне күрсәтәләр.Менә бүген дә Төбәк авылында яшәүче ветераныбыз-Абдуллин Мөбарәк бабай белән очрашып,сөйләшкәннән соң,малайлар йорт тирәсендәге чүп-чарны түктеләр.Ветераныбыз укучыларга рәхмәтләрен әйтеп калды.
-
Алтын көз
22.10.2015
Мәктәбебездз 8-11 сыйныф укучылары "Алтын көз" бәйрәме үткәрделәр.Кичәне 10нчы сыйныф укучысы Газизова Илүзә һәм 8нче сыйныф укучысы Галиахметова Зәринә алып барды.Бәйрәмгә һәр класс җитди әзерлек белән килгән иде.Төрле уеннар һәм концерт номерлары белән үрелеп барган кичә укучыларга да, килгән кунакларга да бик ошады.
-
Литературный квест 22.10.2015

Учащиеся 5 класса Исмагилов И.,Матзянова А.и библиотекарь школьной библиотеки Башарова И.Р. участвовали на Литературном квесте по произведению Л.Стивенсона "Остров сокровищ",который организовался в районе. Ребята вернулись довольные.
-
Эзтабарлар 21.10.2015

Мәктәбебезнең актлар залында 2 нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү тантанасы булып үтте.Сыйныф җитәкчесе Давлиева В.Н. укучыларга төрле өлкәләрдә биремнәр әзерләгән иде.Укучылар сынауларны үтеп ,үзләренең эзтабар булырга әзерлекләрен дәлилләделәр.Соңыннан алар тантаналы вәгъдә бирделәр.Муеннарына галстуклар бәйләнгәч, шатлыкларының чиге юк иде .








