Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Мәдәният дәресе 21.10.2015

Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары өчен Мәдәният дәресе үткәрелде.Тәрбия зшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. укучыларга мәдәният Министрлыгы һәм мәгариф Министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы республикакүләм проект турында сөйләде.Олы Кибәче авылы китапханәчесе Фатихова Г.Р. укучыларны конкурс нигезләмәсе белән таныштырды.Соңыннан барлык башлангыч сыйныф укучыларына "Мәдәни көндәлек" тапшырылды.
-
Оешма җыены 20.10.2015

6 нчы сыйныф укучылары белән педагог - оештыручы Багманова Р.Н. "Хокукларыңны бел,бурычларыңны үтә" темасына оешма җыены үткәрде.Җыен барышында игътибарлылыкка уен уйналды, Бала хокуклары турындагы Конвенция белән таныштылар.Укучылар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында белемнәрен ныгыттылар.
-
"Илһамлы каләм" 19.10.2015

10 нчы сыйныф укучысы Газизова Илүзә (укытучысы Гафиятова Әнисә Фәнил кызы) Казан шәһәрендә үткән "Илһамлы каләм" Бөтенроссия конкурсында катнашты. Иҗат белән шөгыльләнергә яратучы Илүзә бу бәйгенең 1нче турына үзенең ике хикәясен тәкъдим иткән иде. Бәйрәмдә укучылар төрле мастер-классларда катнаштылар, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашып, иҗат серләренә төшенделәр. Газизова И. , укытучы Гафиятова Ә.Ф. бәйгедә катнашкан өчен Сертификатка ия булдылар.
-
М.Мәһдиев укулары 16.10.2015

11 сыйныф укучысы Һадиев Ирек (укытучысы Сафина Сиринә Зәкиҗан кызы) Казан шәһәрендә үткән "Мәһдиев укулары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Хәтер көне 15.10.2015

6 нчы сыйныф укучылары класс җитәкчесе Каримова Л.Р. белән авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар."Хәтер көне" уңаеннан "Казан ханлыгы: 1552" темасына әңгәмә үткәрелде.Китапханәче Фатихова Г.Р. китаплар күргәзмәсе белән таныштырды.Укучылар "Казан ханлыгы" темасына презентация караганнан соң, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Дару үләннәре 14.10.2015

Районыбыз дару үләннәре тапшыру буенча Республика күләмендә II урынга лаек булды.Мәктәбебез укучылары да дару үләннәре җыюда актив катнашты."Рәхмәт хаты" тапшырылды.
-
Ярминкә- 2015 10.10.2015

Казан шәһәрендә үткәрелгән "Ярминкә-2015" тә катнаштык.Районыбыз актив катнашкан өчен "Рәхмәт хаты"на һәм "Иң яхшы бизәү" дә Дипломга лаек булды.Барыбыз өчен дә куанычлы хәбәр.
-
Уңыш 07.10.2015

Хезмәт җимешләребезнең соңгылары, җыелып, саклауга салынды."Күмәк- күл күчерә",- диләр.Чыннан да, бергәләп эшләве күңелле дә,тиз дә.Күз ачып йомганчы тәҗрибә участогындагы кишер һәм чөгендер уңышы җыеп алынды.
-
Котлыйбыз! 06.10.2015

Районыбызның мәдәният йортында укытучылар көненә карата бәйрәм-тантана булып узды.Мәктәбебез эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде. "Иң яхшы бакча" муниципаль конкурсында "Иң матур матур чәчәклек" номинациясендә III урынга лаек булдык.Бу - барыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
-
5 октябрь - Укытучылар көне 05.10.2015

Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан 10 нчы сыйныф укучылары, укытучыларны бәйрәмнәре белән котлап, каршы алдылар. Бәйрәмчә бизәлгән залда барлык сыйныф укучылары катнашында оештырылган концерт та укытучылар хөрмәтенә иде.








