Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Бердәм ГТО декадасы 14.05.2015

"Бердәм ГТО декадасы" кысаларында мәктәбебезнең физик тәрбия укытучысы Мубаракзянов Р.Р. 9-11 сыйныф егетләре арасында турникта күтәрелү ярышлары уздырды.
-
Талантлар утравы
14.05.2015
14 май көнне Саба мәдәният йортында "Талантлар утравы" фестивале узды. Бу бәйрәмдә мәктәбебезнең 6 класс укучысы Сөнгатулина Айгөл әнисе Язилә ханым белән "Авылым көйләре" җырын башкарды. Җыр-моңга гашыйк Сөнгатуллиннар гаиләсенә алга таба да иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.
-
Техник иҗат күргәзмәсендә 14.05.2015

Бүген район балалар иҗат үзәге каршындагы мәйданчыкта техник иҗат фестивале узды. Әлеге юнәлештә эшләүче түгәрәкләр эшчәнлеген чагылдырган фестиваль күргәзмәсе белән танышырга мәктәбебездә эшләүче Робототехника" түгәрәге членнары да барды. Укучылар авиа-, судомоделирование, автомобиль модельләре, роботлар, агач эшләнмәләрне кызыксынып күзәттеләр.
-
Бердәм экологик дәрес 13.05.2015

Мәктәбебезнең биология укытучысы Ибушева Ф.Н. укучылар белән экологик дәрес үткәрде.
-
Олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү 13.05.2015

13 май көнне Саба районы мәдәният йортында олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге бәйрәмдә безнең мәктәптән 7 укучы, укытучылар Рәмзия Галиәхмәтовна, Әнисә Фәнилевна, Сиринә Зәкиҗановна, мәктәп директоры Рәлиф Ринатович, укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Рафиковна, әти-әниләр катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе 3нче урынга лаек булды.Укучыларның , укытучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсен күрү, аларның шундый тантаналы шартларда хөрмәтләнүе мәктәп коллективы өчен дә, әти-әниләр өчен дә бик күңелле һәм зур дәрәҗә булды.
-
Туган җиребезне саклыйк! 13.05.2015

"Бердәм экологик дәрес" акциясе кысаларында башлангыч класслар арасында Татарстанда Парклар һәм скверлар елына багышланган рәсем бәйгесе үтте. Укучылар үз рәсемнәрендә туган як табигатенең матурлыгын чагылдырдылар, аны сакларга өндәделәр.
-
Тантаналы митинг 08.05.2015

Бүген Олы Кибәче авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл-обелиск янында тантаналы митинг узды. Әлеге митингта сугыш ветераннары Әлмиев Хаҗиәхмәт һәм Абдуллин Мөбәрәк абыйлар, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты. Укучыларыбыз ветераннар, һәйкәл янына җыелган авылдашларыбыз игътибарына үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр. Бөек Җиңү көнен якынайткан ветераннарга рәхмәт, сугыш кырларында ятып калганнарга хөрмәт чагылды аларның җыр һәм биюләрендә. Митингта катнашкан якташларыбыз- район администрациясе вәкилләре Марат Гарафетдинович, Лилия Нургаяновна, авыл җирлеге башлыгы Айрат Камилович, авылдашыбыз-эшмәкәр Рифкат абый Шафиков бәйрәмгә килгән һәркемне тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерделәр. Мәктәп "Аҗаган" командасы чыгышын бәйрәмгә килгән күп санлы авылдашларыбыз бик яратып карады. Сугыш чоры балалары Әлфинур, Дөрия. Рузалия, Тәнзилә апалар, тыл ветераны Суфия апалар чыгышларында Бөек Ватан сугышының зур фаҗигасе чагылды. Һәйкәл-обелиск яны чәчәкләргә күмелде: урта мәктәп , балалар бакчасы, авыл җирлеге, "Саба" ҖЧҖ "Сатыш" филиалы, район суд приставлары исеменнән сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә веноклар куелды. Илләребез тыныч, табыннарыбыз мул булсын, сугыш дәһшәтен беркемгә дә күрергә язмасын!
-
Бөек Җиңү бәйрәме белән 08.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митингка мәктәбебезнең 91 укучысы һәм укытучылар коллективы авыл урамы буйлап патриотик җырлар җырлап үттек. Балалар үзләренең сугышта үлеп калган бабаларының портретларын зур горурлык белән күтәреп бардылар.
-
Үлемсез полк 08.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган "Үлемсез полк" акциясендә Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективы бик теләп катнашты. Һәркем үз гаиләсенә кагылган сугыш эзен барлап, бабайларының, туганнарының фотоларын әзерләде, аларның сугышчан юлын өйрәнде. Бөек Ватан сугышында катнашкан 50 авылдашыбызның портретларын тоткан укучылар бүген авыл урамы буйлап уздылар. Илебезгә иминлек яулаган бу батырларның портретлары авыл уртасында урнашкан һәйкәл-обелиск янына урнаштырылды. Рәсемнәрдә таныш йөзләрне-якыннарын, авылдашларын күргән тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларының күзләрендә яшь иде. Илгә Җиңү китергәннәрне онытырга безнең хакыбыз юк!
-
Безопасное колесо 06.05.2015

6 мая прошёл районный конкурс "Безопасное колесо" среди команд ЮИД. . В первом туре "Фигурное вождение велосипеда" команда нашей школы заняла 1 место, Во втором туре "Знатоки правил дорожного движения" учащиеся нашей школы Давлиева Айзиля, Хабибуллина Тансылу, Хуснутдинов Альмир, Шафиков Рузель показали хорошие знания правил дорожного движения и награждены Грамотами. Команда школы в командном зачёте заняла 1 место. Руководитель команды-учитель ОБЖ Камалов Р.В. Поздравляем и желаем успехов в следующем этапе конкурса.








