Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Парк һәм скверлар көне 05.09.2015

Парк һәм скверлар көне уңаеннан педагог-оештыручы Багманова Р.Н 5,6 сыйныф укучылары белән кызыклы әңгәмә оештырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча фикер алыштылар.
-
Финанс грамоталылыгы көне 05.09.2015

Бүген мәктәбебездә "Финанс грамоталылыгы көне" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Росгосстрах" компаниясе агенты Яруллина Чулпан Вагизовна белән очрашу узды. Чулпан Вагизовна югары класс укучыларына иминиятләштерү компаниясенең эш юнәлешләре ; үзеңне, йорт-җиреңне, милкеңне иминиятләштерүнең зарурлыгы турында сөйләде.
-
Экстремизмга-Юк! 03.09.2015

ген дигән темага бердәм дәрес узды. Әлеге дәреснең төп максаты – җәмгыятебездә милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, террорлык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау. Укучыларга моның өчен үзара аңлашып яшәү, бер-береңә карата түземле булу, башка милләт һәм дин вәкилләренә, аларның традицияләренә хөрмәт белән карау мөһим икәнлеге аңлатылды. 8-11 классларда әлеге дәресне Исмагилова Ч.Р., калган классларда класс җитәкчеләре уздырды.
-
Белем бәйрәме 01.09.2015

Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм-Белем бәйрәме. Капиталь төзекләндерү узган, укыту-тәрбия эше өчен барлык уңай шартлар тудырылган мәктәбебез 1нче сыйныфка 7 укучы кабул итеп алды. Яңа уку елында һәркемгә саулык-сәламәтлек, уңышлар телибез!
-
Беренче дәрес 01.09.2015

Яңа 2015-2016нчы уку елында беренче дәресләр Тынычлык дәресе һәм Бөтенроссия ГТО дәресе буларак узды.
-
"Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе 31.08.2015

“Үз мәктәбеңә булыш ” (“Помоги своей школе”) акциясе яңа уку елында да дәвам итәчәк. Мәктәп тормышына битараф булмаган, аңа ярдәм итәргә теләгән якташларыбызны, үзебезнең мәктәпне тәмамлаган эшмәкәрләрне әлеге акциядә катнашырга чакырабыз.
-
Экологик өмә "Яшел Россия" 29.08.2015

29 август көнне укучыларыбыз "Яшел Россия" экологик өмәсендә катнаштылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәп территориясенә утыртылган агачларның төпләрен йомшарттылар, су сиптеләр, чүп үләннәреннән арындырдылар.
-
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы 20.08.2015

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү, гомумән, барлык куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә төшерү, аларны үтәүне булдыру максатыннан, 17 августтан 17 сентябрьгә кадәр балалар куркынычсызлыгы айлыгы үтә.
-
Тәҗрибә участогыннан яңа уңыш 07.08.2015

0,8 га җир биләгән мәктәп яны тәҗрибә участогыннан һәр елны мул уңыш җыеп алына. Бу җәйдә дә бакчабызда төрле яшелчәләр гөрләп үсте. Суган уңышы җыеп та алынды.
-
Бакча яме- чәчәклек
15.07.2015
Мәктәп яны бакчасында җәйге практика дәвам итә. Бу көннәрдә мул яңгыры белән укучыларыбызга табигать тә бик булышты. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе булып чәчәклек бөтен бакчага ямь бирә. Мондый матурлыкка һәркем соклана.








