Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Аналар көне 27.11.2015

Аналар көнен үткәрүгә мәктәбебездә ныклы әзерлек эшләре барды. Мәктәп укучылар ДУМасы членналары "Әнием елмаюы" акциясендә катнашып,стена гәҗите чыгардылар..Бу эштә класс җитәкчесе белән берлектә 8 нче сыйныф укучылары инициатива күрсәттеләр. Кичен әниләр һәм дәү әниләр,әбиләр хөрмәтенә барлык укучылар катнашында "Әнкәй-җирдә иң зур кеше" дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде.Укучыларның һәр чыгышында әниләргә хөрмәт,чиксез рәхмәтләре чагылды. Әниләр рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Биология фәненнән олимпиада
26.11.2015
Республика олимпиадаларының район туры дәвам итә. Бүген укучыларыбыз биология фәне буенча үзләренең ныклы белемнәрен күрсәттеләр.Мәктәбебезгә өч I урын алып кайттылар.Беренчелекне түбәндәге укучыларыбыз алды: 7нче класс укучысы Шарипова Эльвина,8 нче класс укучысы Шакирова Гөлназ, 10нчы класс укучысы Газизова Илүзә. Котлыйбыз! Афәрин! Уңышлар сезгә!
-
Словарный урок 25.11.2015

С целью знакомства с жизнью и творчеством В.И.Даля, расширения читательского кругозора у учащихся, обогащения их словарного запаса проведен Словарный урок. Ученики 8 класса Галиахметова Зарина и Ильясова Ильмира ознакомили учащихся 5-7 классов с жизнью и творчеством В.Даля. Учитель русского языка Измайлова Г.М. рассказала о знаменитом "Толковом словаре живого великорусского языка".
-
Икмәк-яшәү чыганагы 25.11.2015

Бүген 6 класста "Икмәк-яшәү чыганагы " темасына класс сәгате узды. Класс сәгатенә сугыш чоры балалары- Гаяз абый һәм Әлфинур апа чакырылган иде. Алар икмәкнең кадере, аның тәме, дәрәҗәсе турында укучыларга бик матур фикерләр җиткерделәр. Үзләренең балачаклары белән бүгенге көнне чагыштырып, мул тормышның кадерен белергә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә , ризыкны исраф итмәскә өндәделәр. Әңгәмә укучыларның икмәк турында татар, рус, инглиз телендәге шигырьләре белән үрелеп барды. Класс сәгатенең күрсәтмәлелеге- икмәк игүдә, пешерүдә кулланган кораллар, блокада икмәге турында материаллар- әңгәмәнең тәрбияви әһәмиятен тагын да арттырды. Класс җитәкчесе Каримова Л.Р. әңгәмә-очрашуны Әнгам Атнабаевның бик матур шигъри юллары белән тәмамлады.
-
"Әнием елмаюы" акциясе 25.11.2015

Аналар көне якынлашкан көннәрдә мәктәптә бу бәйрәмне уздыруга әзерлек эшләре бара: укучылар әниләрен котлау өчен концерт номерлары әзерлиләр, шигырьләр иҗат итәләр, "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүчеләр әниләрен үз куллары белән эшләнгән чәчәкләр белән сөендерергә җыена. Мәктәп укучылар думасы членнары "Әнием елмаюы" акциясендә катнашып, әниләргә багышланган стенгазета чыгаралар. Бу эштә башлап йөрүчеләр-8 класс укучылары.
-
Урок толерантности 20.11.2015

Заместитель директора по воспитательной работе Измайлова Г.М. с учащимися 8-10 классов провела «Круглый стол» с сюжетно-ролевыми задачами на тему « Толерантная личность» , с учащимися 5-7 классов урок-игру на тему: «Что такое толерантность». Педагог рассказала китайскую притчу «Ладная семья»,раскрыв значение таких терминов, как «любовь», « прощение» «,терпение». Педагог-организатор Багманова Р.Н. с учащимися 1-4 классов провела урок с элементами дискуссии на тему «Все мы разные-все мы равные»
-
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне 20.11.2015

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан мәктәбебездә Бердәм линейка үтте.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. бала хокуклары турындагы Конвенциянең статьялары белән таныштырды.Шулай ук ноябрь аеның һәр өченче якшәмбесе юл транспорт һәлакәтендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтү турында әйтеп үтте. Бердәм линейкада участок инспекторы Каюмов А.М катнашты. Ул укучыларны Россия һәм Республикабыз буенча статистик мәгълүматлар белән таныштырды.
-
Экология фәне буенча олимпиада
16.11.2015
Укучыларыбыз экология фәне буенча Республика олимпиадаларының район турында катнашып,үзләренең көчләләрен сынадылар. Нәтиҗәсе : 10 нчы сыйныф укучысы Газизова Илүзә һәм 8нче сыйныф укучысы Шакирова Гөлназ II урыннарга лаек булдылар.Афәрин!Котлыйбыз!
-
Конкурс проектов "Лукойл" 14.11.2015

Наша школа стала победителем конкурса социальных и культурных проектов ПАО "Лукойл" в номинации "Духовность и культура". Автор проекта "Волшебный мир кукол" -заместитель директора по ВР Измайлова Г.М.
-
Итоги регионального конкурса
14.11.2015
В целях повышения уровня экологического и трудового воспитания обучающихся, развития базы учебно-опытнической работы в Республике Татарстан состоялся Республиканский смотр-конкурс учебно-опытнических участков. Наша школа заняла 2 место в номинации "Учебно-опытнические участки общеобразовательного учреждения села". Заведующая учебно-опытническим участком-Ибушева Ф.Н.








