Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Ачык дәрес
10.02.2016
Шәйхеразиева Ф.В. 1класс укучылары белән "Калынлык (ъ) һәм нечкәлек (ь) билгесе" темасына ачык дәрес бирде.Укытучы дәресне төрле эш алымнары кулланып,укучыларга кызыклы күрсәтмәлелекләр файдаланып үткәрде. Укучылар алган белемнәрен файдаланып сүзләргә аваз һәм хәреф анализы ясадылар,сүзләрдән җөмләләр төзеделәр.
-
Әлифба бәйрәме 10.02.2016

1нче сыйныф укучылары бүген "зур җиңү"ләрен бәйрәм иттеләр.Класс җитәкчеләре Шәйхеразиева Ф.В.һәм әти-әниләре аларны бу җиңүләре белән котладылар. Алар бүген тәүге дәреслекләре "Әлифба" белән саубуллаштылар.Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре дә чакырылган иде.Алар бергәләп укырга өйрәнгәннәрен искә төшерделәр,кызыклы мәсьәләләр чиштеләр. Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды.
-
Ярышлар үтә
09.02.2016
Мәктәбебездә хәрби- гражданлык -патриотик айлык бара.. Айлык кысаларында 2-4 класслар арасында мини-футбол ярышы булып үтте.
-
Бәхет иле - балачак 06.02.2016

Укучыларыбыз Шарипова Эльвина һәм Хамидуллина Ләйлә “Детство” җыры белән Ш.Биктимеров исемендәге Район мәдәният йортында Саба районының 85 еллыгына багышланган «Бәхет иле-балачак» район конкурсының йомгаклау турында катнаштылар. 4-5 сыйныф укучылары җырга бию белән кушылдылар,җитәкчесе- өстәмә белем бирү педагогы Шафикова Гөлсу Рафикҗановна.Укучыларыбызның чыгышы жюри членнары тарафыннан уңай бәяләнде.Афәрин! Булдырдыгыз! Котлыйбыз! Алда зур уңышлар теләп калабыз.
-
Алар-мәктәбебез горурлыгы 01.02.2016

Безнең укучыларыбыз, республика олимпиадаларының район турында зур җиңүләр яулап, республика этабында катнашырга хокук алды.Инде менә олимпиадаларның республика этабында да укучыларыбыз зур уңышларга ирешеп, призёр булып кайттылар. Алар- 8 нче сыйныф укучысы Шакирова Гөлназ биология фәненнән (укытучысы Ибушева Ф.Н.),11нче сыйныф укучысы Хадеев Ирек физик тәрбия фәненнән (укытучысы Мубаракзянов Р.Р.) 10 нчы сыйныф укучысы Газизова Илүзә шулай ук уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Булдырдыгыз егетләр һәм кызлар! Мәктәбебезнең горурлыгы сез!Котлыйбыз!Алга таба да зур җиңүләр сезгә!
-
Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы 01.02.2016

Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы башланып китте.ТИН укытучысы Камалов Р.В. айлыкның планы белән таныштырды.Укучылар белән бергәләп бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче егетләребезне барладылар."Бүгенге солдат"дигән темага фото күргәзмә оештырдылар.
-
"Саба дулкыннары"нда 28.01.2016

Бүген безнең мәктәп укучылары Галиахметова Зәринә, Шайхеразиева Зөлфинә, Хамидуллина Ләйлә, Давлиева Айзилә, Каримова Рузинә, Сафина Сөмбелә "Саба дулкыннары" радиосында "Мәктәпләр тормышыннан" тапшыруында катнашып, мәктәп тормышы белән таныштырдылар.
-
Живая классика 25.01.2016

25 января под руководством учителя русского языка и литературы Сайфеевой Р.В. прошел школьный этап конкурса юных чтецов «Живая классика». На конкурсе было представлено 9 отрывков из разных произведений Зрители аплодисментами встречали каждого участника конкурса, с большим удовольствием слушали выступающих. Выступления ребят оценивало жюри по следующим критериям: выбор текста произведения, грамотность речи, артистизм исполнения, глубина проникновения в образную систему и смысловую структуру текста. Победителями конкурса стали Шарипова Эльвина, Галиахметова Зарина (1 место), призерами стали Матзянова Адиля, Гафиятова Ильзия (2 место), Хамидуллина Ляйля, Ибатова Эльмира (3 место). Сафина Сюмбеля, Ильясова Ильмира, Сунгатуллина Айгуль награждены за активное участие.
-
Учебно-тренировочные сборы 25.01.2016

Ученик 11 класса Хадеев Ирек с 21 по 23 января участвовал в учебно-тренировочных сборах по физкультуре, Занял первое место по легкой атлетике на олимпиаде по физической культуре, проведенной в Поволжской государственной академии физической культуры , спорта и туризма.
-
"Дулкыннар" 22.01.2016

22 январь көнне Балалар иҗат үзәгендә “Дулкыннар” республика бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Бәйге Клара Булатова иҗатына багышланган иде. Безнең укучларыбыз да бу бәйгедә актив катнаштылар.Укучылар язучының шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар, конкурска Клара Булатова әсәрләре буенча рәсемнәрен тәкъдим иттеләр. Куанычлы нәтиҗәләре дә бар.Нәфис сүз номинациясендә Гафиятова Илзия (Җитәкчесе Гафиятова Ә.Ф.) уңышлы чыгыш ясады, вокаль ансамбльләр номинациясенең кечкенәләр төркемендә Давлиева Айзилә һәм Хамидуллина Ләйлә III урынга(җитәкчесе Шафикова Г.Р) нәфис сүз номинациясендә уртанчылар төркемендә Каримова Рузина III урынга (җитәкчесе Каримова Л.Р.) һәм рәсем номинациясендә Шакирова Гөлназ II урынга (җитәкчесе Шакирова Л.Г.) лаек булдылар. Котлыйбыз!








