Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
E-Mail: | kibichisaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 79 учащихся |
У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Көзге бакчада 26.09.2015
Дәресләрдән соң бакчада кәбестә уңышы җыеп алынды.Күмәкләшеп эшләве бигрәк күңелле. Үзебезгә генә түгел , авыл халкына да сатарлык кәбестә үстердек.
-
Милләтләр кроссы 26.09.2015
Мәктәбебез укучылары район күләмендә уздырылган кросста катнаштылар.Һадеев Ирек һәм Хамидуллина Ләйлә үз дистанцияләрендә I урын алдылар. Мәктәп командасы I урынга лаек булды һәм күчмә кубок алып кайттылар.Җиңүегез белән сезне!
-
Кабак бәйрәме. 24.09.2015
Районыбызда 11 нче тапкыр "Кабак бәйрәме" үткәрелде.Мәктәбебез коллективы бу бәйрәмгә ныклы әзерлек белән барды.тырышлыгыбыз үзен аклады."Иң тәмле кабак бәлеше һәм кабактан әзерләнгән ризыклар" номинациясендә II дәрәҗәдәге Дипломга лаек булык.
-
Көзге мизгелләр 23.09.2015
6 сыйныф укучылары көзге табигатькә сәяхәткә чыктылар. Алар туган якның көзге матурлыгына сокланып карадылар. Көн шулкадәр матур иде,әйтерсең кабат җәй килгән. Укучылар дәресләрдә алган белемнәрен тирәнәйттеләр,төрле уеннар уйнадылар.Алар бик канәгать булып кайттылар.
-
Мәктәп туры олимпиадалары башланып китте 22.09.2015
Бүген мәктәбебездә тарих фәненнән мәктәп туры олимпиадасы булып үтте.Укучыларыбыз район туры олимпиадаларына барганчы үзләренең көчләрен сынадылар
-
Көзге кросс 22.09.2015
Бүген дәресләрдән соң мәктәбебездә көзге кросс үткәрелде.Кызлар һәм егетләр арасында һәр төркемнең җиңүчесе билгеләнде. 1-4 сыйныфлар,5-8нче,һәм 9-11 сыйныфлар арасында көчләр сыналды.Нәтиҗәләр чыгарылганнан соң, мәктәп директоры Мухаметзянов Р.Р. җиңүчеләргә алга таба биегрәк үрләр яуларга, ә калганнарга җиңүчеләрдән калышмаска дигән теләкләрен җиткерде
-
Атналык линейка 21.09.2015
Бүген атналык линейка уздырылды.Үткән атнаның эшләнгән эшләренә нәтиҗә ясалды.Алда торган бурычлар җиткерелде.
-
Көзге табигатьтә 16.09.2015
Татарстан варислар берлегенең туган көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар.Экскурсия барышында алар балалар оешмасы турында мәгълүмат алдылар.Иген кырлары бушап калган. Ә елга буенда үскән таллар никтер әле көзге күлмәкләрен кияргә ашыкмыйлар. Укучылар елга агышын ,аның ярларын күзәттеләр,кызыклы сорауларга җавап эзләделәр,хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Авыллар ни хәлдә? 16.09.2015
Бүген 8 нче класс укучылары сыйныф җитәкчесе Вильданова Ә.Г. белән Теләче районы Саурыш авылына велосипед белән экскурсиягә бардылар.Бетә баручы авыл белән үзләре яшәгән авылларны чагыштырдылар.Билгеле инде һәр кешегә гөрләп торган авылда яшәве күңелле.Ә табигать бик бай.Буш бакчада үсүче алмагач үзенең сусыл алмалары белән балаларны сыйлады.
-
15 сентябрь-ТВБ нең туган көне 15.09.2015
Бүген педагог-оештыручы 6 сыйныф укучылары белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырды.Укучылар әңгәмә барышында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ,пионерлар-варислар турында мәгълүмат алдылар.