Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 27.12.2015

1-5 класс укучылары өчен оештырылган бәйрәм "Хуш киләсең, Яңа ел!" дип исемләнде. Тамашаны "Быел кар яумаячак, суыклар да булмаячак. Димәк, Яңа ел да килмәячәк" дигән шомлы хәбәр белән 5 класс укучылары -"Кара каргалар" башлап җибәрде. Төрле сөйләшүләр алып баргач, кар яуганлыгы һәм рәхәтләнеп бәйрәм итәргә мөмкин булуы ачыкланды. Бәйрәмгә сихерчеләр дә, ялган Кыш бабай һәм Кар кызы да килеп китте. Куяннар һәм калган җәнлекләр дә бәйрәм кичәсен ямьләндерде. Кем генә килмәсен, балалар ишектән күзләрен дә алмыйча, Кыш бабай һәм Кар кызын көттеләр. Бергәләп аларның бүләкләрен дә эзләп таптылар. Кыш бабай да бик юмарт булды: һәр чыгыш тәмле күчтәнәчләр белән бәяләнде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: биеделәр, җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Яңа ел тамашасы зал тутырып килгән әти-әниләргә дә бик ошады.
-
Чыршы утлары яктысында 26.12.2015

26 декабрь көнне мәктәбебездә 6-11 класс укучылары өчен "Чыршы утлары яктысында" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы узды. Бәйрәмчә бизәлгән спорт залының түрендә урман гүзәле-Яшел чыршы, ул төрле шарлар, гирляндалар белән искиткеч матур бизәлгән. Чыршы тирәсендә укучыларыбыз тамашачылар игътибарына иң матур концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Яңа елга багышланган җырларны шаян һәм күмәк биюләр, аларны кызыклы скетчлар алыштырды. Чыгышлар арасында төрле уеннар узды. Район олимпиадаларында призлы урыннар алган укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылары да хөрмәтләнде бу бәйрәмдә. Аларга Грамоталар, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
1нче яртыеллык тәмамланды 26.12.2015

2015-2016нчы уку елының 1нче яртыеллыгы тәмамланды. Бу вакыт эчендә укучыларыбыз күп уңышларга ирештеләр: төрле иҗади бәйгеләрдә, спорт ярышларында призлы урыннар яуладылар, олимпиадаларның район турында 22 призлы урыныбыз булды. 1нче яртыеллык нәтиҗәләре дә куанычлы: өлгереш-100%, сыйфат-65%. 2нче класстан ике укучы , Ибушева Э., Хөсәенова Т. , гел "5"ле билгеләренә тәмамладылар. 46 укучы барлык фәннәрне дә "4" һәм "5" билгеләренә үзләштерделәр. Каникулда укучыларыбызга һәм укытучыларыбызга күңелле яллар телибез!
-
Ата-аналар җыелышлары 24.12.2015

23,24нче декабрь көннәрдә классларда ата-аналар җыелышлары уза. Класс җитәкчеләре әти-әниләрне 1нче яртыеллык нәтиҗәләре, классларның һәм аерым укучыларның бу чорда ирешкән уңышлары белән таныштыралар. Шулай ук әти-әниләр график нигезендә укытучылар белән сөйләшәләр . Бүген 8 класс әти-әниләре өчен математикадан "Функциянең графигы" темасына ачык дәрес күрсәтелде. Математика укытучысы һәм класс җитәкчесе Вилданова Ә.Г. укучыларның белем дәрәҗәсен һәм дәрестә активлыгын бәяләү өчен әлеге алымны бик уңышлы кулланды.
-
Золотой каблучок 24.12.2015

Мәктәбебезнең "Тамчы"бию коллективы район күләмендә узучы "Золотой каблучок" дип исемләнгән хореографик бәйгедә , "Балачак" эстрада биюен башкарып, 2нче урынга лаек булды. Биючеләребене һәм аларның җитәкчесе-өстәмә белем бирү педагогы Шафикова Г.Р. чын күңелдән котлыйбыз.
-
Изгелек дәресләре
23.12.2015
Бүген барлык классларда да Изгелек дәресләре узды.Укучылар ТР Мәгариф министрлыгы сайтына урнаштырылган мәгълүматлар белән таныштылар. Инвалидлар көне уңаеннан узучы бу дәресләрдә тирә-юнебездәге ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә һәрвакыт игътибарлы булырга, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә сүз бирде укучыларыбыз."Слово на ладони" документаль фильмы, "Один в темноте" дигән темага социаль ролик уңышлы кулланылды. Күрмәүчеләр өчен китапны да үз кулларында тотып, көн яктысын күрүдән мәхрүм булганнарның күңел халәтен аңларга тырыштылар. Дәресләр "Һәр көнне игелекле эшләр эшлә!" дигән сүзләр белән тәмамланды.
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада
17.12.2015
Бүген укучыларыбыз татар әдәбиятыннан үзләренең белемнәрен сынадылар.Мәктәбебезгә ике урын алып кайттылар.Беренчелекне 10 нчы класс укучысы Газизова Илүзә һәм Юзеева Нәркизә икенче урынны алдылар. Котлыйбыз! Булдырдыгыз! Афәрин!
-
Татар теленнән олимпиада
16.12.2015
Республика олимпиадаларының район туры дәвам итә. Бүген укучыларыбыз татар теле фәне буенча үзләре- нең ныклы белемнәрен күрсәттеләр.Мәктәбебезгә өч урын алып кайттылар. 6нчы класс укучысы Гафиятова Илзия -I , 10нчы класс укучысы Газизова Илүзә-II, 5 нче класс укучысы Матзянова Адилә -III урыннар. Котлыйбыз! Булдырдыгыз! Афәрин! Уңышлар сезгә!
-
Кар сыннары 16.12.2015

Дәресләрдән соң беркем дә өйгә кайтып китәргә ашыкмады.Барлык укучылар,укучылар кар сыннары ясарга чыктылар. Алдагы уку елында сыннар һәм Яңа елга әзерлек буенча призлы урыннар алгач,быел да сынатырга исәп юк.Көн бераз салкын булса да,бергәләп эшләве күңелле.
-
Свет в нашей жизни 15.12.2015

В 1 классе Газизова Г.Р. провела внеклассное мероприятие «Что такое свет?». Учащиеся ознакомились с разными видами лампочек , фонарей . Они с увлечением собирали электрическую цепь с помощью конструктора «Электроник». Ученица 8 класса Галиахметова Зарина выступила перед учащимися 5,6 классов. В В своей исследовательской работе «Плюсы и минусы энергосберегающих ламп» она раскрыла достоинства и недостатки энергосберегающих лампочек. Учитель физики Вильданова А.Г. провела круглый стол с учащимися 7-11 классов на тему «Экономия электрической энергии: в чем суть проблемы?»








