Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
E-Mail: | kibichisaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 79 учащихся |
У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Республика горурлыгы 19.05.2015
19 май көнне мәктәбебезнең татар теле укытучысы Сафина Сиринә Зәкиҗановна һәм шул фәннән респкубликакүләм олимпиадада җиңү яулаган 7нче сыйныф укучысы Шакирова Гөлназ "Республика горурлыгы" медале һәм электрон китап, укытучысы Рәхмәт хаты һәм 20 000 лек сертификат белән бүләкләнде. Без аларның уңышлары белән горурланабыз.
-
Йөгерү ярышлары 18.05.2015
"Бердәм ГТО декадасы" кысаларында 11-15 яшьлек балалар арасында 60 метрга йөгерү ярышлары үткәрелде.
-
Пионерия туган көнгә багышланган слет 16.05.2015
Бүген район күләмендә Пионериянең туган көненә багышланган слет үтте. Бик матур урман аланында узган бу бәйрәмдә балалар оешмаларының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, алдынгылар бүләкләнде. Безнең мәктәптән Галиахметова Зәринә, Шакирова Гөлназ, Мухаметова Алия, Гафиятова Илзия уку елы дәвамында район һәм республикакүләм иҗади бәйгеләрдә актив катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен, педагог-оештыручы Газизова Г.Р. балалар оешмалары белән актив эшләгәне өчен Саба районы балалар иҗат үзәге тарафыннан Грамоталар белән бүләкләнделәр. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
Безнең уңышлар 16.05.2015
Пионерия туган көнгә багышланган район слетында котлау открыткалары бәйгесенә йомгак ясалып, 7 класс укучысы Шакирова Гөлназ 1нче урынга лаек булды. "Барабаны играют сбор" конкурсына укучылар әзерләгән пионер җырлары һәм балалар оешмалары җырларыннан алан яңгырап торды. Безнең кызларыбыз Давлиева Айзилә һәм Хамидуллина Ләйлә "Детство" җыры белән район күләмендә 1нче урын алдылар. Афәрин, кызлар!
-
Идел- Татарстанның бөек мирасы
15.05.2015
"Идел- Татарстанның бөек мирасы" акциясе кысаларында укучыларыбыз чишмәләр чистартуда үз өлешләрен керттеләр.
-
Первые шаги в науку
15.05.2015
15 мая прошел районный конкурс проектно-исследовательских работ "Первые шаги в науку". Ученица 4 класса Матзянова Адиля заняла 2 место в номинации "Животный и растительный мир". Руководитель -Багманова Р.Н.
-
Бердәм ГТО декадасы 14.05.2015
"Бердәм ГТО декадасы" кысаларында мәктәбебезнең физик тәрбия укытучысы Мубаракзянов Р.Р. 9-11 сыйныф егетләре арасында турникта күтәрелү ярышлары уздырды.
-
Талантлар утравы
14.05.2015
14 май көнне Саба мәдәният йортында "Талантлар утравы" фестивале узды. Бу бәйрәмдә мәктәбебезнең 6 класс укучысы Сөнгатулина Айгөл әнисе Язилә ханым белән "Авылым көйләре" җырын башкарды. Җыр-моңга гашыйк Сөнгатуллиннар гаиләсенә алга таба да иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.
-
Техник иҗат күргәзмәсендә 14.05.2015
Бүген район балалар иҗат үзәге каршындагы мәйданчыкта техник иҗат фестивале узды. Әлеге юнәлештә эшләүче түгәрәкләр эшчәнлеген чагылдырган фестиваль күргәзмәсе белән танышырга мәктәбебездә эшләүче Робототехника" түгәрәге членнары да барды. Укучылар авиа-, судомоделирование, автомобиль модельләре, роботлар, агач эшләнмәләрне кызыксынып күзәттеләр.
-
Бердәм экологик дәрес 13.05.2015
Мәктәбебезнең биология укытучысы Ибушева Ф.Н. укучылар белән экологик дәрес үткәрде.