Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Ата - аналар жыелышы. 08.09.2016

8 сентябрь көнне мәктәбебездә 1 нче гомуми ата - аналар жыелышы узды. Бу чарада районда балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Сибгатов А.А. һәм ГАИ хезмәткәре Закиров Д.Р. катнашты. Алар үзләренең чыгышларында балигъ булмаган балалар катнашында тәртип, хокук һәм юл кагыйдәләрен бозу очраклары турында сөйләделәр. Жыелышка Төбәк авылы фельдшеры Ибушева Наилә Хөснулловна да чакырылган иде. Ул ОРЗ, ОРВИ һәм грипп авыруларыннан ничек саклану, арырткан очракта нинди дарулардан файдаланырга кирәклеге турында үзенең киңәшләрен җиткерде. 2016 - 2017 нче уку елында укытуда булачак яңалыклар белән Рәсимә Рафиковна, ә укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеге белән Гүзәлия Мансуровна таныштырды. Соңыннан сүз мәктәп директоры Мөхәммәтҗанов Рәлиф Ринатовичка бирелде. Ул мәктәп яны тәҗрибә участогыннан алынган керемнәр, бюджеттан тыш кергән акчалар турында төгәл мәгълүмат җиткерде. Яңа уку елына бурычларны билгеләде.
-
Бәрәңге уңышы жыелды. 07.09.2016

Балалар һәм укытучылар белән берлектә бакчабыздан бәрәңге уңышы жыеп алынды.
-
Китап күргәзмәсе 06.09.2016

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Экстремизмга - юк!" айлыгы дәвам итә. Бүген китапханәдә "Безнең йортыбыз Татарстан: бер гаилә, бер тарих" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Бу күргәзмәнең максаты: Татарстан турында тирәнрәк мәгълүмат бирү; татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
-
Беслан шәһәрендә булган фаҗигане искә төшерү. 03.09.2016

3 сентябрь көнне Олы Кибәче урта гомүмбелем бирү мәктәбендә "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында, моннан 12 ел элек Беслан шәһәрендә булган фаҗигане искә алу уңаеннан класс сәгатьләре узды. Әлеге вакыйга 2004 елның 1 сентяберендә булды. Бу фаҗигадә 300 дән артык кешенең гомере өзелде, шуларның 186 сы мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге бер гөнаһсыз сабый балалар иде.
-
"Белем бәйрәме" 01.09.2016

Бүген Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә Белем бәйрәме узды. Быел мәктәптә 85 укучы белем алачак. Беренче сыйныфка керүче 7 укучы өчен 1 сентябрь көнне тәүге тапкыр кыңгырау яңгырады. Яңа 2016 - 2017 нче уку елында һәммәбезгә саулык - сәламәтлек, зур уңышлар телибез!
-
Помоги своей школе! 28.08.2016

Стартовала республиканская акция "Помоги своей школе!"
-
Хезмәт төбе-хәзинә 24.08.2016

Укытучыларның август киңәшмәсе вакытында мәктәпләрнең төрле юнәлештәге эшчәнлеген чагылдырган күргәзмәләр оештырылды. Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе күргәзмәдә мәктәп яны тәҗрибә участогы эшчәнлеген тәкъдим итте.
-
Безнең мәктәп-җиңүче
24.08.2016
Укытучыларның август киңәшмәсендә 2015-2016нчы уку елында район мәктәпләре эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе укыту эшчәнлеге һәм тәрбия эшенең оештырылуы буенча 1нче урынга лаек булды. Мәктәбебезгә ике юнәлеш буенча да Күчмә кубоклар тапшырылды.
-
Җәйге хезмәт-сыйлы өстәл 27.07.2016

Җәйге хезмәтебезнең уңышы да яхшы. Бүгенге көндә ашханәдә кыяр тозлана.
-
Мәктәп тирәсе-чәчәклек 27.07.2016

Мәктәп тирәбез шау чәчәккә күмелгән.








