Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Дуслык" лагере эшли башлады
25.12.2016
Бүген мәктәбебездә "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере эшли башлады. Лагерьда 1-4 классларда укучы 15 бала ял итәчәк.
-
2017 ел-Экология елы 24.12.2016

-
2016 ел-Кино елы 24.12.2016

-
Яңа ел бәйрәме 24.12.2016

6-11 классларда узган Яңа ел бәйрәмендә төрле телевизион проектлар онлайн-режимда тәкъдим ителде. "Голос", "Танцы", "Комеди-клаб", "Лучше всех" проектлары кысаларында иң яхшы чыгышлар бәйрәмне карарга килгән әти-әниләргә, кунакларга бик ошады.
-
Олимпиада призерларын бүләкләү 24.12.2016

Олимпиадаларның муниципаль этабында укучыларыбыз 27 призлы урын яулады. Бу уңыш-укучыларның һәм укытучыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Яңа ел бәйрәмендә олимпиада призерлары һәм аларның укытучылары тәбрикләнде. Җиңүчеләребезгә республика этабы олимпиадаларында да уңышлар телибез!
-
Әкият иленә рәхим итегез! 24.12.2016

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан мәктәп тирәсе Әкият иленә әйләнә. Һәркемне Кыш бабай белән Кар кызы каршы ала. Алга табарак үтсәң, телевизор экраныннан 2016 ел-Кино елына багышланган эмблеманы күрергә була. Чыршы тирәли урнашкан әкият геройлары: Төлке, Куян, Аю, Әтәч, Маймыл һ.б. бирегә килгәнәрне Яңа ел белән котлыйлар. Ә иң түрдә 2016 ел-Сусаклагыч зоналары елы һәм 2017 ел-Экология елына багышланган зур экран. Экран янында бик матур күлдә Аккошлар йөзә, Алтын балык суга чумып уйный, ә басмасында Су анасы утыра. Кыскасы, барлык мәктәп коллективының зур тырышлыгы белән иҗат ителгән бу Әкият иле искиткеч матур. Кар сыннары ясау буенча Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе 4нче ел рәттән 1нче урында!!!
-
Спонсор ярдәме
23.12.2016
Укучыларның сәләтләрен үстерүдә мәктәптә эшләүче өстәмә белем бирү түгәрәкләренең роле зур. Төрле юнәлешләрдә эшләүче түгәрәкләрне кирәкле инвентарь белән тәэмин итүдә спонсорлар да булыша. 2016 елда Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенә "Транстехсервис" оешмасы җитәкчесе Фархуллин И.Т. 6000 сум күләмдә ярдәм итте. Бу акча "Хореография" түгәрәгенә ленталы гимнастик таяклар һәм "Оста куллар" түгәрәге өчен инвентарь алу өчен тотылды.
-
Кыш бабай белән Кар кызы бездә кунакта 21.12.2016

Яңа ел - иң күңелле, кызыклы, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Безнең мәктәптәбебездә дә бәйрәм рухы сизелә. Бүген кунакка Кыш бабай белән Кар кызы килеп, балаларга бүләк өләшеп киттеләр.
-
прием граждан Уполномоченным по правам ребенка
21.12.2016
27 декабря 2016 года в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка
в Республике Татарстан по адресу: г. Казань, ул. К. Маркса, д. 61, 2 этаж,
состоится совместный прием граждан Уполномоченным по правам ребенка в
Республике Татарстан Г.Л.Удачиной и заместителем министра образования и
науки Республики Татарстан - руководителем Департамента надзора и
контроля в сфере образования МОиН РТ Г.З.Габдрахмановой по вопросам
защиты прав несовершеннолетних в сфере образования.
Записаться на прием можно по телефону: (843)236-61-64.
Ссылка: http://rtdety.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/804775.htm
-
5-11 классларда ата-аналар җыелышы 16.12.2016

16 декабрь көнне 5-11 классарда ата-аналар җыелышлары узды. Класс җитәкчесе, фән укытучыларының ата-аналар белән индивидуаль сөйләшүләре формасында узган җыелышларда укучыларның белем дәрәҗәсенә, дәресләргә әзерлегенә бәя бирелде, контроль эш нәтиҗәләре белән таныштырылды.








