Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
E-Mail: | kibichisaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 79 учащихся |
У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Җиләк җыябыз 18.07.2016
Мәктәп яны тәҗрибә участогында җәй буе эш гөрли. Бүгенге көндә укучылар кура җиләге җыялар.
-
Хезмәт тәрбиясе
15.07.2016
Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү-әти-әниләрнең һәм мәктәпнең бурычы. Районыбызда 14-18 яшьлек укучылар җәйге каникул чорында төрле оешмаларга эшкә урнаштырыла. Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә июнь аенда 5 укучы ООО "Саба" һәм КФХ "Гараев Р.Г." оешмаларында хезмәт куйган булса, июль аенда 11 укучыбыз ООО "Саба", КФХ "Галиахметов И.Х", "ХЭК" оешмаларына эшкә урнаштырылды.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 29.06.2016
Бүген мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Әти-әниләр кабат укучыларның сулыклар янында, юлда үтәргә тиешле куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре, янгын, электр куркынычсызлыгы, җәмәгать урыннарында үтәлергә тиешле кагыйдәләр турында искәртелде.
-
Скажи жизни "Да!" 24.06.2016
В рамках акции "Жизнь без наркотиков" в школьной библиотеке организована выставка "Скажи жизни-Да!" На ней представлена литература о здоровом образе жизни.
-
"Дуслык"та 21 нче көн
24.06.2016
Сизелми дә 21 көн үтеп китте. Каникулның беренче көненнән үк мәктәп яны лагерена йөри башладык. Көн саен нинди дә булса яңалык белән тулган көннәр,укытучы апаларыбыз белән кызыклы әңгәмәләр,күңелле сәяхәтләр белән лагерьның соңгы көне якынлашканын сизмәдек тә. Ә бүген безнең иң күңелле көнебез булды, чөнки бездә Сабантуй иде. Нинди генә уеннар оештырылмаган иде! Иң соңыннан лагерь турында үзебезнең кичерешләр белән уртаклаштык.
-
Сәламәт бул! Бие! 23.06.2016
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында "Сәламәт бул! Бие!" девизы астында флеш-моб оештырылды. Лагерьда ял итүчеләр үзләренең чыгышлары белән сәламәт яшәү рәвеше алып баруның әһәмиятен күрсәттеләр.
-
"Дуслык " лагеренда 20 нче көн 23.06.2016
-
Хәтер көне
22.06.2016
"Дуслык"та 19 нчы көнебез "Хәтер көне"нә флешмоб белән башланып китте. Иртәнге аштан соң отрядларда "Сезнең батырлык - мәңгелек." темасына әңгәмә үтте. Балалар халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларында күргәннәре, сугыш һәм тыл ветераннары турында истәлекләр белән таныштырылды.Олы Кибәче авылы территориясендә урнашкан һәйкәлләргә барып, чәчәкләр куелды. "Сугыш чоры җырлары" темасына отрядлар арасында бәйге булып үтте. Көндезге аштан соң стадионда "Төз атучы" ярышлары үтте.
-
"Җилкән"дә 18 нче көн 21.06.2016
"Җилкән"дә 18 нче - соңгы көнебез.Көнебез флешмоб белән башланып китте.Иртәнге аштан соң балалар тәҗрибә участогында эшләделәр.Хәтер һәм матәм көне; партизаннар һәм подпольщиклар көннәре уңаеннан акция үткәрелде.Укучылар сугыш вакыйгалары, героик батырлыклар турында мәктәп музееның "Батырлык даны" бүлеге материаллары белән таныштылар. Сугышта катнашкан якташларыбыз турында истәлекләр туплауны дәвам итәргә булдылар.Көндезге аштан соң саф һавада күңелле уеннар белән ял һәм хезмәт лагере үз эшен төгәлләде. Лагерьны оештырган район һәм мәктәп җитәкчеленә, укытучыларга , пешекче һәм җыештыручы апаларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларга тормышларында һәм эшләрендә зур уңышлар телибез.
-
"Дуслык"та 18 нче көн.
21.06.2016
"Дуслык" лагеренда соңгы көннәребез якынлаша. Менә бүген 18 нче көнебез. Иртәнге аштан соң авылларыбыз тарихы белән танышуны дәвам итеп, без Кече Кибәче авылы мәчетенә юл алдык. Юлыбыз Олы Кибәче авылы аша бара . Авылларыбызның төзеклеге хезмәт сөюче халык яшәгәнен күрсәтеп тора, авылларыбыз, халкыбыз белән горурланабыз. Көндезге аштан соң стадионда хәрәкәтле уеннар уйналды.