Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
E-Mail: | kibichisaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 79 учащихся |
У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Тамчы-шоу" интеллектуаль уены 30.04.2016
Г. Тукай иҗатына багышланган декада дәвам итә. Бүген 5нче һәм 6нчы класслар арасында "Тамчы-шоу" интеллектуаль бәйгесе узды. "Карлыгач" һәм "Күбәләк" командалары 1нче турда шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган сорауларга җавап бирделәр, 2нче турда Тукай әсәрләре буенча игътибарлылыкка сораулар тәкъдим ителде. 3нче турда укучылар шигырь иҗат итсәләр, 4нче турда капитаннар көч сынашты. 23:20 исәбе белән "Карлыгач" командасы җиңүгә иреште. Бәйгене татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гафиятова Ә.Ф. уздырды.
-
Европа иммунлаштыру атналыгы 29.04.2016
24 -30 апрель көннәрендә Европа иммунлаштыру атналыгы уза. Әлеге атналыкның максаты- төрле яшьтәге кешеләрне авыруларны кисәтү өчен вакциналарның әһәмияте белән таныштыру. Мәктәбебездә Кече Кибәче авылы фельдшеры Гараева И.Н. укучылар белән әңгәмә уздырды, төрле инфекцион авыруларны кисәтүдә прививкаларның әһәмияте турында сөйләде.
-
Я помнить призываю 29.04.2016
6 класс укучылары класс җитәкчеләре Каримова Л.Р. җитәкчелегендә ГБУДО "РЦВР" һәм балалар фәнни-күңел ачу үзәге "Зарница" тарафыннан уздырылган "Я помнить призываю" хәрби-патриотик фестивальдә катнашып , әлеге бәйгенең финалына уздылар. Алар "Концлагерь балалары" темасына чыгыш ясап, Диплом белән бүләкләнделәр. 8 класс укучысы Каримова Руфинә ТРның Бөек Ватан сугышы мемориаль музее җитәкчесе Михаил Черепанов һәм Дмитрий Кузнецов оештырган "Йөрәк хәтере" проектында катнашып, Рәхмәт хатына ия булды. Мәктәпнең "Туган якны өйрәнү" музее эшчәнлеге уңай бәяләнеп, шәхси имзаланан "Путеводитель до Берлина" китабы белән бүләкләнде. Чыгышлардан соң укучылар "Зарница" күңел ачу үзәгендә рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Тарих укытучыларының район семинары 28.04.2016
Бүген мәктәбебездә "Тарих дәрсләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларның гражданлык-патриотик аң һәм әхлакый позициясен формалаштыру" темасы буенча тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары узды.Укытучы Каримова Л.Р. 6 класста " IX-XVI гасырларда Россия дәүләтләре һәм халыклары тарихы" темасына кабатлау дәресе һәм 6-11 класс укучылары катнашында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Без балачак иленнән" дип исемләнгән класстан тыш чара уздырды. Соңыннан семинарда катнашучылар тарих һәм җәмгыять фәне укытуга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Кунаклар, авылыбыз тарихы белән танышуны дәвам итеп, Олы Кибәче авылының иң күркәм урыннарында: сугышта һәлак булучылар өчен куелган һәйкәл-обелиск, сугыштан исән-сау әйләнеп кайтып, үз авылыбызда хезмәт куйган сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә куелган "Алар Җиңү алып кайттылар" һәйкәле янында булдылар, авыл мәчетенә һәм Зөлхиҗҗә чишмәләренә бардылар. Семинар эшлекле шартларда нәтиҗәле узды.
-
Тукай в наших сердцах 27.04.2016
В школе состоялся литературно-музыкальный вечер, посвященный дню рождения великого поэта Г.Тукая "Тукай в наших сердцах". Организатор-учитель русского языка и литературы Сайфеева Р.В.
-
Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыру 27.04.2016
Бүген мәктәбебездә Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыруның 15 еллыгы уңаеннан әңгәмә үткәрелде, мәктәп стадионы тирәсенә чыршы агачлары утыртылды. Чараларны география укытучысы Сафина С.З. оештырды.
-
Чернобыль кайтавазы 26.04.2016
26 апрель көнне 8-11 классларда "Чернобыль кайтавазы" дип исемләнгән чара узды. 9 класс укучылары 1986нчы елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә булган фаҗига турында сөйләделәр. Әлеге коточкыч авариянең экологик зыяны белән таныштырдылар. Авария калдыкларын чистартуда катнашкан ливидатор -якташыбыз Камалов Фәрзетдин абыйның тормышы турында мәгълүмат бирделәр.
-
"Георгий лентасы" акциясе 26.04.2016
Бөтенроссия "Геогргий лентасы" акциясендә безнең мәктәп укучылары да теләп катнаша. Алар хәрби дан символы булган әлеге лентаны тараталар, сугыш һәм тыл ветераннары чардуганнарына беркетәләр.
-
Без-Тукай оныклары 26.04.2016
26 апрель көнне мәктәбебездә 1 - 11 класс укучылары катнашында "Без - Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм Г. Тукай сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Татар халкының гимнына әйләнгән " Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды 26.04.2016
Бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган чараларда укучыларыбыз актив катнашты. Казан федераль университеты уздырган "Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды" Бөтенроссия сәнгатьле сөйләм бәйгесенә Гафиятова Илзия (укытучы Гафиятова Ә.Ф.), Сафина Сөмбелә (укытучы Сафина С.З.), Каримова Рузинә (укытучы Измайлова Г.М.), Шайхеразиева Зөлфинә (укытучы Сайфеева Р.В.) чыгышлары тәкъдим ителде. Шайхеразиева Зөлфинә әлеге бәйгенең җиңүчесе булып танылды һәм КФУда узган бәйрәм тантанасында катнашты.