Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
"Җилкән"дә 18 нче көн 21.06.2016

"Җилкән"дә 18 нче - соңгы көнебез.Көнебез флешмоб белән башланып китте.Иртәнге аштан соң балалар тәҗрибә участогында эшләделәр.Хәтер һәм матәм көне; партизаннар һәм подпольщиклар көннәре уңаеннан акция үткәрелде.Укучылар сугыш вакыйгалары, героик батырлыклар турында мәктәп музееның "Батырлык даны" бүлеге материаллары белән таныштылар. Сугышта катнашкан якташларыбыз турында истәлекләр туплауны дәвам итәргә булдылар.Көндезге аштан соң саф һавада күңелле уеннар белән ял һәм хезмәт лагере үз эшен төгәлләде. Лагерьны оештырган район һәм мәктәп җитәкчеленә, укытучыларга , пешекче һәм җыештыручы апаларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларга тормышларында һәм эшләрендә зур уңышлар телибез.
-
"Дуслык"та 18 нче көн.
21.06.2016
"Дуслык" лагеренда соңгы көннәребез якынлаша. Менә бүген 18 нче көнебез. Иртәнге аштан соң авылларыбыз тарихы белән танышуны дәвам итеп, без Кече Кибәче авылы мәчетенә юл алдык. Юлыбыз Олы Кибәче авылы аша бара . Авылларыбызның төзеклеге хезмәт сөюче халык яшәгәнен күрсәтеп тора, авылларыбыз, халкыбыз белән горурланабыз. Көндезге аштан соң стадионда хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
"Җилкән"дә 17 нче көн 20.06.2016

Лагерьда көнебез "Ветеран янәшәдә" темасы астында узды. Иртәнге аштан соң балалар бакчада җиләк түтәлләреннән чүп үләннәрен утадылар, яшелчәләргә су сиптеләр. дару үләннәре җыйдылар. "Җиңү открыткасы" акциясен дәвам итеп, Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Альмиев Хаҗиәхмәт һәм Абуллин Мөбарәк абыйлар белән очраштык, аларга үз кулларыбыз белән эшләнгән открыткалар тапшырдык. Көндезге аштан соң "Наркотикларсыз тормыш" акциясө булып узды.
-
"Дуслык"та 17 нче көнебез
20.06.2016
"Дуслык" лагеренда 17 нче көнебезне башлап җибәрдек.Көн иртәнге гимнастика белән башланды. "Шариклар һәм бантиклар көне" дип аталган бу көн гаҗәеп күңелле узды. "Иң күп бантиклы бала" бәйгесенә отрядлар бик тырышып әзерләнде.Бәйгенең җиңүчеләре дә билгеләнде. Шарлардан сувенир ясау бәйгесе булды, балалар үзләренең иң матур теләкләрен шар формасындагы төсле кәгазьләргә яздылар. Тагын бер көнебез төгәлләнде.
-
Наркотикларсыз тормыш 20.06.2016

"Дуслык" лагеренда "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында "Мин тормышны сайлыйм" дип исемләнгән плакатлар бәйгесе узды. Бәйгенең җиңүчеләре булып Мухаметова Алия, Мухаметова Альбина, Нургалиева Илүзә һәм Габдрахманов Фәнгиз танылды. Алар үз эшләрендә яман гадәтләрсез тормышның гына ямьле булуын чагылдыра, яшьләрне тормышның кадерен белергә өнди.
-
Без-эзтабарлар 18.06.2016

"Дуслык"та 16 нчы көнебез " Без-эзтабарлар" исеме астында узды.Иртәнге аштан соң отрядларда авылларыбыз туграларын иҗат итү белән мәшгуль булдылар,аннан соң Шаһи тавына. Имән чишмәләренә сәяхәткә бардык. Чишмәләребезнең юкка чыкмавына күңел сөенә.Чишмә янында рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйнадык. Сизелми дә көндезге аш вакыты җиткән. Көндезге аштан соң "Көчсез буын" уены уйнадык. "Дуслык"та тагын бер көнебез үтте.
-
"Җилкән"дә 16 нчы көн 18.06.2016

Бу көнебез "Җиңү батырлары" исеме астында узды. Иртәнге гимнастика һәм беренче иртәнге аштан соң балалар мәктәп теплицасында эшләделәр : су сиптеләр , кыяр җыйдылар. Патриотик тәрбия атналыгы кысаларында "Җиңү открыткасы" темасына акция үткәрелде. Укучылар квиллинг технологиясе кулланып открытка ясадылар.Көндезге аштан соң "Юлларда имин бул!"темасына әңгәмә үткәрелде,хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
"Дуслык"та "Урман көне" 17.06.2016

"Дуслык" та 15нче көнебез "Урман көне" буларак үтте. Иртәнге аштан соң мәктәп тирәсендәге агачлар белән таныштык. Отрядлар арасында "Агачларны таныйсыңмы?" дигән бәйге булып үтте. "Иң матур агач", "Иң матур күбәләк" рәсемнәр конкурсы узды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Көндезге аштан соң "Нарат" боз сараена бардык.Анда рәхәтләнеп тимераякта шудык. Лесхоз бистәсендә урнашкан селекция үзәгендә дә булдык.Андагы үсемлекләрне күреп хәйран калдык. Көнебез бик күңелле үтте.
-
"Җилкән"дә 15 нче көн
17.06.2016
15 нче көнебез флешмоб белән башланып китте. Иртәнге тәмле аштан соң мәктәп яны тәҗрибә участогында яшелчәләргә,чәчәк түтәлләренә су сибелде.Ниһаять көтеп алынган "Нарат" боз сараена экскурсия көне килеп җитте. Эссе җәйдән,гүя салкын кышка- Боз патшалыгына эләктек.Рәхәтләнеп тимераякта шудык, селекция үзәгендә дә булдык.Мондагы матурлыкка хәйран калдык. Көн үткәне сизелмәде дә.
-
"Җилкән"дә 14 нче көн 16.06.2016

Ял һәм хезмәт лагере "Җилкән"дә 14нче көнебез "Һәйкәлләргә шефлык көне". Һәрвакыттагыча иртәнге гимнастика белән башланган көн тәҗрибә участогында эш белән дәвам итте.Олы Кибәче авылында урнашкан һәйкәлләр янына барып, аның тирәлеген тәртипкә китердек."Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына" дигән чара үткәрдек. Көндезге аштан соң хәрәкәтле уеннар уйнадык.








