МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Кечкенә фермерлар 04.08.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бүген кечкенә фермерлар булып уйнадылар. Төзелеш материалларыннан төрле уеннар уйнадылар.
-
Пушкин паркына сәяхәт 02.08.2022

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары Пушкин паркына сәяхәткә бардылар. Күңелле итеп ял иттеләр.
-
Фонтан ачылуда катнаштык 01.08.2022

Бүген бакчабыз балалары фонтан ачу чарасында катнаштылар. Капиталь төзекләндерүдән соң фонтанны тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрделәр.Кечкенәләр аны бигрәк тә яратты, фонтан кушылгая алар ихластан сөенделәр.
-
Мәчеткә экскурсия 29.07.2022

Бүген бакчабыз балалары мәчеткә сәяхәткә бардылар. Сәяхәтнең максаты: балаларда мәчет һәм ислам дине турында кызыксыну уяту, үзебезнең динебезгә, милләтебезгә, башка диннәр традицияләренә хөрмәт тәрбияләү. Мәчеттә үз-үзеңне тоту культурасының нигезен формалаштыру.
-
Өстәл уеннары белән уйнау 28.07.2022

Икенче кечкенәләр төркеме балалары өстәл уеннары белән уйнарга яраталар. Өстәл уеннары белемнәрне үстерергә,фикерләргә, хәтерне яхшыртырга, уйларга өйрәтә. Шулай ук, балалар уен барышында нәтиҗәләр һәм карарлар кабул итәргә, бер-берсе белән аралашырга өйрәнәләр.
-
Ком белән тәҗрибәләр 27.07.2022

Уртанчылар төркемендә ком белән тәҗрибәләр үткәрдек.Тәҗрибәләр үткәрү балаларның мөстәкыйль фикер йөртә белү, уйлау, хәтердә калдыру сәләтен, игьтибарын, тирә-юньне кузаллауларын киңәйтүгә, ярдәмчеллек, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр тәрбияләүгә ярдәм итә.
-
Китапханәгә сәяхәт 26.07.2022

Бакчабызның уртанчылар һәм зурлар төркем балалары китапханәгә бардылар. Экскурсиянең бурычлары:
- Балаларда китапханәче хезмәтенә карата ихтирам, китапханәдә үз-үзеңне тота белү сыйфатлары тәрбияләү.
- Китапханә белән турыдан-туры таныштыру аша балаларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык, эзлекле фикерләү сәләтен үстерү.
- Балаларга китапханәче һөнәренең мөһимлеген аңлату.
-
Көймә йөздерәбез 25.07.2022

Кәгазь көймә агып китте,
Белмим күпме ага алыр.
Салкын суның дулкынында,
Кая кадәр бара алыр.Уздырыштан йөздерәбез,
Чыр-чу килеп ташуда.
Кайсыныкы узып китә,
Кайсысы бата шунда.
Һәр кешенең үз көймәсе,
Төрле кәгазьдән ясалган.
Шулай да кәгазь, кәгазь инде,
Ясалмаган бит агачтан. -
"Су асты дөньясына" сәяхәт 22.07.2022

Балаларның Җир планетасы, диңгез яшәүчеләре, аларның үзенчәлекләре, тышкы кыяфәте, тукланулары, күчеп йөрүләре турында белемнәрен киңәйтүне дәвам иттек.
-
Чисталык-сәламәтлек нигезе 21.07.2022

Зурлар төркемендә "Чисталык - сәламәтлек нигезе" дигән темага әңгәмә үткәрдек. Әңгәмәне "Мойдодыр" мультфильмын карап дәвам иттек.







