МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
"Алтын көз" темасына әңгәмә 20.09.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Пушкин урамына сәяхәткә чыктылар һәм "Алтын көз" темасына әңгәмә үткәрделәр.
-
Кулъяулык бизәү 19.09.2022

Зурлар төркеме балалары рәсем шөгылендә татар халык бизәкләре белән танышуны дәвам иттеләр. Эшчәнлекнең бурычлары: балаларны татар мәдәниятенә якынлаштыру, бизәкләрне дөрес төзүне, урнаштыруны, игътибарлылыкны, кул-чук моторикасын үстерү, үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү.
-
А.Алишның тууына 114 ел 16.09.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Абдулла Алишның тууына 114 ел тулу уңаеннан китапханәгә кереп язучының тормыш юлы һәм иҗаты белэн танышып чыктык
-
Рәсем эшчәнлеге 15.09.2022

Мәктәпкә әзерлек төркемендә рәсем эшчәнлеге барышында балалар белән табигатьнең сезонлы үзгәрешләре турында әңгәмә үтте. Балалар табигатьтәге матурлыкны күрә белергә, рәсемдә төрле төсләр кулланып тасвирларга өйрәнделәр. Шулай ук композиция төзү, кәгазь битен тутырып рәсем ясау, рәсемне кәгазь битенең аскы өлешендә ясау күнекмәләренә дә өйрәнделәр.
-
Уртанчылар төркемендә кулларны язуга әзерлибез 14.09.2022

Уртанчылар төркеме балаларының график күнегүләр аша кулларын язуга әзерлибез.
-
Тәртип буенча санауны ныгытабыз 13.09.2022

Уртанчылар төркеме балалары белән режим моментларда тәртип белән санауны ныгытабыз.
-
Физкультура эшчәнлеге 12.09.2022

Физкультура шөгылендә балалар тигезлекне саклап бирелгән мәйданчыкта тәрбияче артыннан йөрергә, сибелеп йөгерергә, гәүдәне төз тотып такта өстеннән туры атлап барырга өйрәнәләр, кечкенә тупны баш артыннан, ике кул белән дөрес итеп бәрергә өйрәнәләр. Эшчәнлек уеннар ярдәмендә балаларның хәрәкәт активлыгын үстерергә, эшчәнлектә күтәренке кәеф тәрбияләргә ярдәм итә.
-
"Нәрсә юк булды?" уены 09.09.2022

Уртанчылар төркеме балалары бүген "Нәрсә юк булды?" уенын уйнадылар. Әлеге уенның максаты: балаларның хәтерен яхшырту. Уен барышында шулай ук кечкенәләрнең игтибарлылыгы да арта.
-
Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру 07.09.2022

Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру шөгыленең максатына ирешү өчен эшчәнлек барышында уртанчылар төркеме балалары математик уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, индивидуаль эш дәфтәрләре белән эшләделәр.
-
Әвәләү эшчәнлеге 06.09.2022

Уртанчылар төркемендә "Гөмбә" темасына әвәләү эшчәнлеге узды. Балалар шөгыль барышында пластилиннан гөмбәләр әвәләделәр. Эшчәнлекнең максаты:әвәләү эшчәнлегенә кызыксыну тудыруны дәвам итү, түгәрәкнең уртасын бармак белән изеп чокырайтырга өйрәтү, темага кагылышлы сүзлек байлыгын арттыру, сорауларга тулы җавап алып, сөйләм телен үстерү.







