МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Сәламәтлек-зур байлык! 30.11.2022

Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенчедән, күп кенә уеннар эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына да уңай йогынты ясый.
-
Сәламәтлекне ныгытуны дәвам итәбез 29.11.2022

Балаларга җансыз табигатьне реаль аңларга өйрәтү. Ел вакытларын искә төшерү, кыш турындагы белемнәрен ныгыту. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, кошларга ярдәм итү теләге булдыру. Җитезлекне камилләштерү, игътибарлылык тәрбияләү, сигнал буенча хәрәкәт итәргә өйрәтүне дәвам итү.
-
Бакчабызда сәламәтлек ныгыту атнасы 28.11.2022

Әлеге чаралар балаларны мөстәкыйль рәвештә үз сәламәтлекләрен кайгыртырга өйрәтүне, үз-үзләренә ярдәм күрсәтү күнекмәләрен ныгытуны күз аллый.
Балаларның сөйләмен үстерү өстендә эш, мәкальләрнең эчтәлекләрен аңларга чакыру.
Физик күнегүләр һәм үз-үзләренә массаж ясауга кызыксыну тудыру.
-
Давай дружить,дорога! 25.11.2022

Бүген бакчабызда "Давай дружить,дорога!" дип исемләнгән конкурс үтте. Әлеге чараның бурычлары:
җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне искә төшерү һәм ныгыту;
– юл билгеләрен төрләре буенча танып белүне ныгыту һәм камилләштерү;
– балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлелек тәрбияләү;
– урамда, борылышларда, машина хәрәкәте урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту;
– фикеләү сәләтен үстерү;
– светофорның әһәмиятен искә төшерү.
-
Бакчабызда Әниләр бәйрәме 24.11.2022

-
Әниләр көнен билгеләп үттек 23.11.2022

Бүген зурлар төркемендә әниләр көненә багышланган матур бәйрәм үтте. Әлеге чараның бурычлары: газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү. Балаларның фикер йөртү сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әниләрне бакчага җәлеп итү. Балаларны ата – аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту.
-
Югары нәтиҗәләргә ирештек! 22.11.2022

18 ноябрьдә ТР Мөслим муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленең муниципаль этабы узды. "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы фестивальдә актив катнашты һәм югары спорт нәтиҗәләренә иреште: Айсылу Сабирова һәм Рафина Габдухакова - яшь категорияләрендә көмеш призерлар, Индира Хәбирова һәм Айгөл Гаттарова бронза медальләргә ия булдылар. "Кояшкай" мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләр арасында гомуми команда зачетында 1 нче урынны алды (885 балл). Җиңү белән котлыйбыз!!! Афәрин, кызлар!!! Без сезнең белән горурланабыз!!!
-
Котлыйбыз! 21.11.2022

"Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән профориентация эшен оештыру буенча иң яхшы устерелешле тирәлек" дип исемләнгән муниципаль конкурста тәрбияче Резеда Мөхәмәтова "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әти-әниләр белән берлектә профориентация эшен оештыру буенча иң яхшы проект "номинациясендә җиңуче булды, һәм Мәгариф идарәсенең Грамотасы белэн буләкләнде.
-
Танып-белу өлкәсе. Тема: "Минем туган илем-Рәсәй" 17.11.2022

Танып-белү өлкәсе буенча уртанчылар төркемендә "Минем туган илем-Рәсәй" темасына эшчәнлек узды. Күпмилләтле республикабыз турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү. Татар халкының көнкүреше,гадәтләре,бәйрәмнәре,милли киемнәре белән таныштыру. Татарстан символикаларын карау. Татар халкына хөрмәт һәм аның культурасына кызыксынучанлык тәрбияләү. Хәтерләрен һәм күзаллауларын камилләштерү. Анализ һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү. Сорауларга тулы җавап бирүне,диалогик сөйләмнәрен камилләштерү. Трафаретлар кулланып предметларны бизәүне камилләштерү. Пөхтәлек тәрбияләү.
-
Геометрик фигуралар иленә сәяхәт 16.11.2022

Икенче кечкенәләр төркеме балалары геометрик фигуралар белән таныштылар. Балаларны предметлы тирәлек белән таныштыру, йортны нәрсәләрдән төзергә мөмкин булуын ачыклау, элементар математик күзаллауларын формалаштыру буенча предметның киңлеген чагыштыру, геометрик фигуралар турында белемнәрен системалаштыру буенча эш башкарылды.







