МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
"Җәй турында" рәсем эшчәнлеге 05.09.2022

Зурлар төркемендә "Җәй турында" рәсем эшчәнлегендә балалар гуашьлар белән рәсем ясау үзенчәлекләрен искә төшерделәр.
-
Кунаклар каршыладык 02.09.2022

Бүген бакчабызда Рамиль Хәмзә улы җитәкчелегендә Түбән Кама шәһәреннән килгән делегацияне кабул иттек. Алар Мөслимнең төзекләндерү, социаль объектларының торышы белән танышырга киләләр. Шулай ук бакчабыз белән дә танышырга керәләр. Без үз чиратыбызда кунакларны якты йөз белән каршы алдык.
-
Белем бәйрәме узды 01.09.2022

Бүген безнең бакчабызда "Белем бәйрәме" булып узды. Балалар биеделәр, жырладылар, конкурсларда катнаштылар. Балалар янына кунакка Маша белән Аю да килде. Алар балаларга буләкләр алып килделәр, уеннар уйнаттылар. Бәйрәм бик матур һәм куңелле узды.
-
Чәчәк орлыклары җыйдык 31.08.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән чәчәк орлыклары җыйдык. Киләсе язда әлеге орлыкларны чәчеп тагын бакчабызның ихатасын ямьләндерербез дип уйлыйбыз.
-
Бәйрәм белән котлыйбыз! 30.08.2022

Татарстан республикасының туган көне белән һәммәгезне чын күңелдән котлыйбыз. Киләсе көннәргә ышаныч белән карап, бар көчегезне һәм тырышлыкны туган ягыбыз өчен биреп эшләвегезне телибез. Нык сәламәтлек һәм зур бәхетләр сезгә! Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз, Халкым тели изге теләкләр! Гомерлеккә якын туган булып Яши бездә төрле милләтләр. Күп гасырлар кичкән чал тарихлы Данлы илем, үзең бер дастан! Синдә генә безнең язмышыбыз, Республикам минем, Татарстан!
-
Китапханәгә сәяхәт 26.08.2022

Бүген бакчабыз балалары китапханәгә сәяхәткә бардылар. Китапханәнең балалар бүлеге җитәкчесе Зилә Мөдәрис кызының мавыктыргыч сөйләүләрен тыңладылар.
-
Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнү буенча белемнәрне ныгыту 25.08.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча белемнәрен ныгыту максатыннан әңгәмәдә катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, соңыннан рәсем буядылар.
-
Август конференциясенең секция утырышында катнаштык 24.08.2022

Бүген яшь тәрбиячебез Гөлзада Гавис кызы "Карлыгач" балалар бакчасында узган август конференциясенең секция утырышында катнашты. Әлеге семинар "Мәктәпкәчә белем бирүне цифрлаштыру. Россия халыкларының мәдәни мирасы елында этномәдәни проектларны гамәлгә ашыру" темасы астында узды.
-
"Атлап баручы автобус" акциясендә катнаштык 23.08.2022

Бүген ЮХИДИ хезмәткәре Ситдыйкова Алсу Рәзин кызы җитәкчелегендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Атлаучы автобус" акциясе үткәрделәр. Акция барышында балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү кирәклеге турында аңладылар. Шулай ук машина йөртүчеләргә алдан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
-
Флаг көнен билгеләп үттек 22.08.2022

Бүген зурлар төркеме балалары Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтте. Әңгәмә барышында балалар Дәүләт флагының бик тә зур әһәмияткә ия булуын, аны безне берләштерүен, көч бирүен белделәр.







