МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
"Тавыш" модуле белән танышабыз 13.10.2022

Икенче кечкенәләр төркеме балалары "Нәураша Нәурандия илендә" балалар санлы лабораториясе белән танышуны дәвам итәләр. "Тавыш" исемле модуль белән уйнадылар. "Без нәрсә ишетәбез?" темасына әңгәмә үткәрделәр.
-
Проект өстендә эш 12.10.2022

"Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс" проекты кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Минем әти-әниемнең һөнәре" исеме астында әти-әниләренең һөнәрләрен өйрәнү, таныштыру максаты белән, әти-әниләр белән берлектә макетлар ясап алып килделәр.
-
Көз турында җырлар өйрәнәбез 11.10.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән прогулкада вакытта Көзге бал бәйрәменә әзерләнү максатыннан көз турындагы җырларны кабатладык.
-
Бәйрәм белән котлыйбыз! 05.10.2022

Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән!
-
Дежур торабыз 03.10.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кечкенәдән үк хезмәткә өйрәнеп үсә. Әлеге төркем балалары һәркөн деңур торалар. Тәрбияче дежурныйларга үзенең ярдәмчеләре итеп карый, төрле алымнар кулланып, тырышып, теләк белән эшләүләрен күреп хупларга һәм аларның бик кирәк булуын әйтергә, балаларда хезмәткә җаваплылыкны тагын да арттырырга тиеш.
-
"Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс" 29.09.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бүген "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс" проекты кысаларында шәфкать туташы һөнәре белән таныштылар. Аның бүлмәсенә экскурсия ясадылар.
-
Открытка ясадык 28.09.2022

Кичке якта уртанчылар төркеме балалары төркемдәге апаларны тәрбиячеләр көне белән котлап открыткалар ясадылар.
-
Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! 27.09.2022

Хөрмәтле остазларыбыз! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыгыз да тәүфыйклы, акыллы булсыннар!
-
Семинар узды 23.09.2022

Бүген бакчабызда балалар бакчалары мөдирләре өчен семинар узды. Әлеге семинарда бакчабыз мөдире М.А.Солтанова "Мәктәпкәчә сыйфатлы белем алу шарты буларак учреждениенең заманча инфраструктурасын булдыру" темасы астында чыгыш ясады, "Smart буенча максатлар кую" дигән тренинг уздырды. Тәрбияче Э.С.Шәйхетдинова "Наураша" цифрлы лабораториясен мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә куллану" дигән мастер-класс үткәрде. Килгән кунаклар бик күп тәҗрибә туплап киттеләр.
-
"Хезмәткә Дан" аллеясына экскурсиягә бардык 21.09.2022

"Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн курмәс"проекты кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Хезмәткә Дан" аллеясына экскурсиягә бардык.







