МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Иртәнге гимнастика 19.08.2022

Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәләтен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай ук шук булган балаларны дисциплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.
-
Электр кайда яши? 18.08.2022

Икенче кечкенәләр төркеме балалары электрның кайда яшәве һәм ничек ярдәм итүе турында белделәр, һәр йортта ничек барлыкка килүе турында күзаллауларын киңәйттеләр. Электр лампочкасы һәм аның төзелеше белән таныштылар.
-
Сюжетлы-рольле уен "Шофёр" 17.08.2022

Мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар "Шофер" сюжетлы-рольле уенын уйнадылар. Уенның максаты: балаларны машина йөртүче һөнәре белән таныштыру,аның эшенең кирәклеген, әһәмиятен аңлату. Аңа кирәкле эш кораллары: машина һәм аның идарә итә торган өлешләре белән дөрөс эш итә белүне үстерү.
-
Бер-берсенә елмаю бүләк иттеләр 16.08.2022

Икенче кечкенәләр төркемдә тематик көн кысаларында «Дустыңа елмаю бүләк ит» акциясе оештырылды. Елмаю - ул бүләк, аны сатып алып булмый, аның каравы бүләк итәргә була. Елмаюлардан бар дөнья ямьлерәк һәм җылыракка әйләнә. Балалар үз куллары белән ясаган елмаюларны бер-берсенә бүләк иттеләр.
-
Комда уйныйбыз 15.08.2022

Саф хавада балалар комда уйнарга яраталар. Комлыктагы уеннар логик фикерләүне үстерә, үҗәтлек һәм нәтиҗәгә ирешү омтылышына нигез сала. Комлыкта уйнаган вакытта сабый казынып кына калмый, ул бөтен игътибарын шуңа юнәлтә, мавыгып, ул хәтта үз-үзе белән сөйләшә. Комлыкта уеннар фантазияне дә үстерә.
-
Ирекле уеннар 11.08.2022

Җәйге ял һәм сәламәтләндерү чорында балалар күбрәк ирекле уеннар уйныйлар. "Әлли-бәлли" җыры астында бала йоклату.
-
Мел белән рәсемнәр ясау 10.08.2022

Асфальтта рәсем ясау- мавыктыргыч шөгыль генә түгел, ә әйләнә-тирә дөньяны танып белү, иҗат, фантазия, игътибар, вак моторика күнегүләре, иҗади сәләтләрне үстерү, ә иң мөһиме, яхшы кәеф тә. Асфальтта рәсем ясап, балалар карандаш һәм пумала белән кәгазьдә ясаганга караганда бөтенләй башка хисләр кичерәләр. Ахыр чиктә, асфальтта нинди рәсем ясау мөһим түгел, рәсем ясау процессы үзе мөһим, ул балаларга зур ләззәт бирә.
-
"Чума үрдәк, чума каз" 09.08.2022

Балаларның халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәрен киңәйтү, милли уеннарга карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре уяту максатыннан зурлар төркемендә "Чума үрдәк, чума каз" уенын уйнадык.
-
Попугай белән танышу 08.08.2022

Икенче кечкенәләр төркеме балалары бүген попугай белән таныштылар. Балалар әлеге экзотик кошның туган ягы белән таныштылар, попугайларның туклануы, тормыш рәвеше турында мәгълүматлар алдылар.
Попугайлар –тутый кошлар,
Матур һәм күңелле кош,
Салават күперендә күк
Бар бит анда барлык төс. -
Көнбагыш чәчәге ясыйбыз 04.08.2022

Икенче кечкенәләр төркемендә көнбагыш чәчәге турында әңгәмә үткәрдек, аның турында шигырь ятладык һәм дөрес итеп буярга өйрәндек.







