МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Азык-төлек пленкасында рәсем ясыйбыз 20.07.2022

Азык-төлек пленкасында рәсем ясау бик мавыктыргыч техника. Балаларның фикерләү сәләтен, эстетик зәвыгын үстерергә, төрле төсләрне кушарга өйрәтүдә ярдәм итә. Бу рәсем техникасын җәй көне саф һавада урамда кулланырга мөмкин, балалар өчен әлеге ысул тагын да кызыклырак була, үз-үзеңне күрсәтү өчен тулы ирек бирә.
-
Кереш белән уен 19.07.2022

Кереш белән уйнау балаларның вак кул моторикасын үстерү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итә. Кул хәрәкәтләренең төгәллеген һәм координациясен, ритмчылыкны үстерергә, киң күзаллауларны формалаштыруга һәм камилләштерүгә, балаларның фантазиясен үстерергә ярдәм итә.
-
Яшелчә бакчасына экскурсия 18.07.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары яшелчә бакчасында даими эш башкаралар: түтәлләрне чүптән арындыралар, су сибәләр, яшелчәләрнең үсүен күзәтеп торалар. Бүген исә алар редиска утырттылар..
-
"Чәчәкле алан" 15.07.2022

Икенче кечкенәләр төркемендә "Чәчәкле алан" хәрәкәтле уенын уйнадык. Хәрәкәтле уеннар балаларның уйлау сәләтен үстерергә, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Иҗат көне 14.07.2022

Уртанчылар төркеме балалары уенчыкны сурәтләп сөйләргә өйрәнәләр. Эш барышында күзаллау ярдәмендә яраткан уенчыгыңны рәсемли белергә өйрәтү.Рәсемләү алымнарын ныныту, уенчыкларга сак караш тәрбияләү.
-
"Чума үрдәк, чума каз" 13.07.2022

Балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар - хәрәкәтле һәм музыкаль халык уеннары. Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш – көнкүреш чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатълелек, сабырлык, сәнгатьле башкару кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Музыкаль уеннар ярдәмендә бала тырыш, сәләтле, көчле нык ихтыярлы булып үсә. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәтле музыкаль уен күнекмәләре балаларга әйләнә- тирә мөхит белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Халык уенары – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул.
-
Сәламәтлек технологияләрен кулланып уеннар уйнау 12.07.2022

Балалар бакчасында сәламәтлек саклау технологияләрен куллану балаларның сәламәтлеген ныгыта, физик үсешенә югары тәэсир итә. Сәламәт бала гына барлык эшчәнлектә актив катнаша, шат, оптимист рухта, дуслары һәм тәрбиячеләр белән һәрвакыт аралашучан була.
-
Кайчы белән эшләү кунекмәләрен ныгыту 11.07.2022

Икенче кечкенәләр төркемендә төрле форма һәм үлчәмдәге кәгазь детальләрдән кечкенә фигуралар ясау күнекмәсен формалаштыру, кайчы ярдәмендә турыга кисү техникасын үзләштерүне дәвам итү. Кләй һәм кайчы белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. Балаларның иҗади фикерләүләрен, иҗади сәләтләрен үстерү.
-
"Әниләр һәм без" спорт уеннары 08.07.2022

Гаилә һәм мәхәббәт көне уңаеннан " Әниләр һәм без " исем астында уртанчылар төркемендә спорт уеннары оештырылды.
-
Рәсем ясыйбыз 07.07.2022

Рәсем ясау яшәеш башында күрү сәләтен арттыра. Бала «вертикаль» һәм «горизонталь» төшенчәләрен өйрәнә. Аннан соң форманы, материалның ниндилеген, акрынлап әйләнә-тирәне өйрәнә башлый. Өйрәнгәнен, белгәнен сүз белән әйтә алмаганны бала рәсем аша «әйтеп бирә». Рәсем ясау күрү сәләтен, хәрәкәтләнүне генә арттырып кына калмыйча яшәеш, дөнья турындагы күзаллауларын арттыра.







