МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Акыллы уеннар" беренче республикакүләм чемпионаты 01.06.2024

1 июнь көнне, Казан шәһәрендә Б.Рамеев исемендәге ИТ паркта, «Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасы тарафыннан «Акыллы Уеннар» җыентыкларына ия булган балалар бакчалары арасында өстәл уеннары буенча беренче республикакүләм чемпионаты узды. Әлеге проект «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.
Бу чемпионатта Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасыннан, остазлары Шайхутдинова Эльвира Сиренадовна җитәкчелегендә, мәктәпкә әзерлек төркеменнән Хайруллин Әмир һәм Сәйфиев Ингель катнашты. Афәрин, балалар!???? -
1 июнь - Балаларны яклау көне 01.06.2024

Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне. Балалар өчен бу көтеп алынган бәйрәм, чөнки ул үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган җәйге ялларны - каникулларны да алып килә.Һәрвакыт шулай көтеп алынган бәйрәм булып калсын да! Халыкара балаларны яклау көне - бөтен планетада балалар очрашкан проблемаларга кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен юнәлдерелгән көн. Үз чиратында, өлкәннәр өчен бу көн - балалар мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләткә, җәмгыятькә, һәрберебезгә искәртү көне дә ул. Балаларыбыз тиешле белем, тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар, һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без мөмкин булганның барын да эшләргә омтылырга тиеш. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу - һәр гаиләнең, җәмгыятьнең төп һәм олы бурычы.
-
Хуш, сөекле бакчабыз, Сау булыгыз, апалар. Кала курчакларыбыз, Безне көтә парталар. 30.05.2024

"Кояшкай" балалар бакчасында 28 һәм 30 май көннәрендә узган чыгарылыш кичәләре балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар күңелендә матур мизгелләр калдырды. Балаларның бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша геройлары белән берлектә рус, татар телендә шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп таныттылар. Сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды бәйрәмдә. Аны онытылмаслык итеп уздыруда безгә музыка җитәкчебез булышты. Матур җырлар җырлап, биюләр биеп әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Балаларыбыз балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!
-
Бакчабызда Сабантуй бәйрәме гөрләде 29.05.2024

Сабантуй бәйрәме – татар халкының йөзек кашы булган зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул – хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Без бай тарихыбызны, тирән мәгънәле милли көйнең матурлыгын, бөек шәхесләребезнең әсәрләрен, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын күз карасыдай сакларга тиеш. Кызганычка каршы, балалар буыннан-буынга күчеп килгән милли гореф – гадәтләрнең югалып бару чорында яшиләр. Татар халкының моңлы җырлары, дәртле биюләре, кызыклы уеннары балаларның күңелләрендә уелып калсын өчен "Кояшкай" балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Милли кием кигән балалар һәр төркемгә кереп сабантуй турында җырлар, шигырьләр сөйләделәр, бүләкләр җыйдылар, бәйрәмгә чакыру өләштеләр. Бәйрәм яшел үләнле мәйданчыкта үткәрелде. Бертуктаусыз милли көйләр яңгырады. Кунакка килгән Түбән Кама шәһәренең "Сөенеч" курчак театры балаларга бик күп төрле татар халык уеннары уйнатты: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, таяк тартып көч сынашу, кашыкка йомырка салып чабу, чүлмәк вату һ.б. Һәрбер балага үзенең осталыгын күрсәтергә мөмкинчелек бирелде: кемдер җырлады, кемдер биеде, кемдер шигырь сөйләде. Бәйрәмнән бер бала да бүләксез китмәде. Бакчада оештырылган әлеге чара балаларның күңеленә бик хуш килде.
-
Семью сплотить сумеет мудрость книг 16.05.2024

Международный день семьи ежегодно отмечают 15 мая. В семье начинается жизнь каждого человека. Семья — это основа общества в любую эпоху. И не случайно появился посвященный ей праздник. На книжной выставке читатели увидят книги о семье, взаимоотношениях в семье, острых углах и семейных радостях известных русских и зарубежных писателей. В честь праздника сотрудники Центральной библиотеки оформили книжную выставку «Семью сплотить сумеет мудрость книг» в сквере "Бәхет".
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Бөек Җиңү бөйрөмен каршылыйлар 08.05.2024

Боек Жину бэйрэмен каршылап без яу кырында ятып калган абый-бабаларыбызны искэ алабыз. Еллар бер-бер артлы утэ тора, доньяга яна буын килэ. Лэкин канкойгыч сугыш турында онытырга беребезнен дэ хакы юк.
Хэтердэн уела куп нэрсэ,
Онытыла ин гузэл яз, кышлар.
Онытылмый узеннен инендэ
Ил данын кутэргэн язмышлар. -
Акция «Окна Победы» 08.05.2024

В преддверии Дня Победы по всей стране с 1 по 9 мая 2024 года проходит Всероссийская патриотическая акция «Окна Победы». Младшая группа присоединилась к Всероссийской акции «Окна Победы». Украшая свои окна, мы выражаем благодарность и уважение ветеранам и всем, кто приближал Великую Победу.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Хафизова Ясминә "Мин миллэтнен килэчэге ,гороурлыгы" муниципаль бэйгесендә катнашып "Иң сөйкемле бала" номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз 02.05.2024

-
"Тукай безнең күңелләрдә!” 27.04.2024

"Тукай безнең күңелләрдә!”
Безнең балалар бакчасында, сабыйларда Габдулла Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләргә өйрәнделәр, шагырьнең әсәрләре буенча әти-әниләре белән берлектә кул эшләре ясап алып килделэр.
Бар күңеллелек бөтен дөньяда,
Бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? Мин беләм:
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.
Яр башында тыңладым мин
Бер суның дулкыннарын.
Сөйләшәләр үзара:
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.
Арттыра, күрдем, кояш, гадәттәгедән балкуын
Ул киенгәндер дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген. -
Неделя психологии в детском саду 27.04.2024

С 22по 28 апреля 2024 г. в нашем детском саду прошла тематическая *Неделя психологии*, цель которой: повышение уровня психологической и коммуникативной культуры, создание в детском саду определенного положительного настроя. Неделя психологии зарядила всех участников образовательного процесса положительными эмоциями, создала атмосферу дружбы, взаимопонимания, поддержки, вселило веру в себя и в свои силы.







