МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 140 |
У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Чыршыкай-матуркай 26.12.2023
Зурлар төркемендә “Чыршыкай-матуркай” дигән Яңа ел бәйрәме узды. Кыш бабай белән Кар кызы, төрле әкият геройлары матур тамаша кылды, бәйрәм бик күңелле, мавыктыргыч булды, тамашачы җылы алкышларга күмде. Яңа еллар бәхет-шатлык алып килсен, һәммәгез дә сау-сәламәт булыгыз.
Каршылыйк, дуслар, бергәләп: Яңа ел килә безгә!
Әнә күпме кунак килгән әйләнә-тирәбезгә.
Йолдызлар төшеп кушылган чыршыдагы утларга.
Кыш бабай белән Кар кызы килгән безне котларга.
Кыш бабай килгәч, булачак котлаулар да, бүләк тә!
Яңа елда чынга ашар безнең бөтен теләк тә!
Яңа елның бәхетле ел буласын без беләбез.
Шуңа күрә бергәләшеп Яңа елга керәбез!
Рәхмәт сиңа да, иске ел! Матур ел булдың бит син.
Синнән алган бәхет-шатлык гомер буена җитсен!
-
Яңа ел килә! 25.12.2023
Бүген безнең бакчабызда Яңа ел иртәләре башланып китте. Иң беренче булып бизәлгән чыршы бәйрэменә кечкенәләр төркеме балалары килде. Кар кызы Яңа ел кунакларын бәйрәмгә чакырды. Балалар янына барлык уеннар һәм уеннар белән көч сынашкан Куян һәм Аю килделәр. Һәм, әлбәттә, бәйрәмнең төп герое – Кыш бабай белән очрашу булды. Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Матур итеп җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр һәм дә төрле уеннар уйнадылар.
-
Яңа ел – балаларның иң көтеп алган, яраткан бәйрәме, бүләкләр вакыты 25.12.2023
Яңа ел – балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Һәр кеше Яңа елны түземсезлек белән көтә, ниндидер могҗизага өметләнә... 25 нче декабрь көнне "Кояшкай" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә Яңа ел кичәсе үткәрелде.Бакчада бәйрәм рухы хөкем сөрде.Барлык балалар да Яңа ел кичәсенә ныклап әзерләнгәннәр һәм тамашачыларны күп санлы җырлар һәм биюләр белән шаккаттырдылар. Балалар Убырлы карчык һәм Җеннең сихерчелек әкиятенә эләгәләр һәм бу гадәти булмаган атмосферага чумалар. Яңа ел бәйрәме бер сулышта үттеп китте, һәм барлык балалар һәм ата-аналар канәгать калдылар. Бу бәйрәм аеруча атмосфералы һәм кызыклы үтте.
-
Тиздән Яңа ел!!! 22.12.2023
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кичке якта Яңае ел бәйрәменэ багышлап рәсемнәр ясыйлар.
-
Иң матур чыршы уенчыгы 21.12.2023
Бөтенебезгә дә мәгълүм, Яңа ел – балаларның иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәме. Бәйрәм алды әзерләнүләр, чыршы бизәү , көтеп алган бүләкләр. Балаларның Яңа ел бәйрәменә карата күп сораулары туа: -Нәрсә өчен чыршыны бизиләр? Кыш бабай чын мы?Кайда ул яши? Бүләкләрен дә үзе хәстәрли ме? Шуңа күрә дә, балачак хыялларны бетермичә, балаларның кызыксыну һәм белемнәрен артырыр өчен, безнең балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме әти-әниләр белән берлектә “Иң матур чыршы уенчыгы” дигән конкурс игълан ителде. Бу уенчыклары белэн балалар бәйрәм чыршысын бизәячәкләр. Молодцы!!!
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белэн "Кошлар- безнең дусларыбыз" акциясен башлап жибэрдек 19.12.2023
-
Елгадагы балыклар 18.12.2023
Уртанчылар төркемендә "Елгадагы балыклар" темаасына рәсем эшчәнлеге. Эшчәнлек барышында балалар судагы балыкларны күзәтергә өйрәнделәр, алар турында белемнәрен арттырдылар.
-
Новогодний шар
18.12.2023
Новый год- праздник детства и волшебства. Мерцание огоньков и запах свежей хвои вперемешку с ароматом мандаринов- всё это удивительным образом переносит нас в то время, когда мы сами были маленькими. Пожалуй, ни один другой праздник не пронизан таким острым предчувствием Чуда. В преддверии Нового года работник центральной детской библиотеки Фарида Альбертовна вместе с воспитанниками старшей группы МБДОУ «Кояшкай» сконструировали из бумаги «Новогодний шар», заполненный рисунком внутри. Дети с большим удовольствием окунулись в атмосферу творчества и фантазии. Бесконечно радостные эмоции, замечательные работы и море позитива наполнили группу в этот день.
-
"Ел тәрбиячесе" конкурсы 14.12.2023
Бакчабыз тәрбиячелэр- Рузилә Василовна, Резеда Рашитовна һәм Гөлнара Расимовна "Ел тәрбиячесе-2023" конкурсының муниципаль этабында уңышлы гына чыгыш ясадылар!
-
Чемодандагы әкият 12.12.2023
Нәниләребез чемодандагы әкият "Теремкәй" белән таныштылар. Бу уен әсбабы ярдәмендә балаларның сөйләм теле үсә, сүзлек запасы байый, бер-берсе белән аралашу күнекмәләре формалаша.