МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 141 |
У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
9 майга рәсем ясадык 04.05.2023
Бөек җиңү көненә икенче кечкенәләр төркеме балалары да әзерләнә. Алар бу бөек датага багышлап рәсемнәр ясадылар, буядылар. Стендка ясаган рәсемнәрен элеп куйдылар.
-
Уңышларыбыз! 02.05.2023
Бакчабыз балалары "Ватан белән горурланабыз! Тукай белән горурланабыз!", "Җиңү тарихы шигырьләрдә" республикакүләм шигырь конкурсларында катнашып төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. Афәрин, котлыйбыз! Балаларны әзерләгән тәрбиячеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Карга боткасы 27.04.2023
Зурлар төркеме балалары музей каршында оештырылган "Карга боткасы" исемле милли бәйрәмдә күңел ачтылар. Тәмле ботка белән сыйландылар.
-
Диплом белән бүләкләнде 26.04.2023
Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчесе Риана Латыйпова үзе язган шигырь белән "Тукайлы милләт" исемле бәйрәм кичәсендә чыгыш ясап, диплом белән буләкләнде. Афәрин!!!
-
Тукай туган көн 26.04.2023
Бездә бүген кунакта Бануның әнисе-Гөлназ, Сөмбелнен әтисе-Рифат кунакта булдылар. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан үткәрелгән чарада катнаштылар.
-
Эколяталар көнен үткәрдек 25.04.2023
25 апрель - бакчабызда Эколяталар көнен үткәрдек. Шул уңайдан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары яшелләндерү үзәгенә экскурсиягә бардылар, икенче кечкенәләр төркеме Ык буена экскурсия ясадылар. Беренче кечкенәләр төркеме балалары бүлмә гөлләренең өлешләре белән таныштылар, аларны ничек тәрбияләргә кирәклеген өйрәнделәр, куакларның яшелләнүен күзәттеләр.
-
Котлыйбыз! 24.04.2023
Багауова Гузәлия Ягфаровнаны чын күңелдән зур җиңү яулавы белән котлыйбыз! Ул Корстон" күңел ачу үзәгендә узган бөтендөнья татар хатын-кызларының 3 нче корылтаенда оештырылган кургәзмәдә катнашып" Татарның мамык мендәрләре" номинациясендә 1 урынга лаек булды. Афәрин, Гузәлия апа!
-
Кояшлы Ыкка экскурсия 19.04.2023
Бакчабызда бу атна экология атналыгы дип игълан ителде. Экология атналыгы кысаларында зурлар төркеме балалары Кояшлы Ыкка экскурсиягә бардылар. Язгы табигатьтәге узгәрешләрне күзәттеләр.
-
Проект кысаларында 18.04.2023
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс" проекты кысаларында "Риана" чәчтарашханәсенә экскурсиягә бардылар. Латипова Риананың әнисе Гөлназ балаларны чәчтараш һөнәре белән таныштырды.
-
Раянаны котлыйбыз! 17.04.2023
"Юный мастер"(BabySkills) чемпионатының региональ этабында уңышлы чыгыш ясап "Дошкольное воспитание" компетенциясендә "Самый коммуникабельный" номинациясендэ жиңү яулаган Идиятуллина Раянаны һәм аны әзерләүче тәрбиячесе Мухаметова Резеда Рашитовнаны чын күңелдән котлыйбыз! Бу җиңүгә зур өлеш керткән Раянаның әти-әнисенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.