МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 141 |
У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Космонавтика көне
12.04.2023
Бүген бакчабыз балалары космонавтика көнен билгеләп үттеләр.1961 елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин "Восток-1" космик корабында "Байконур" космодромыннан старт алган һәм дөньяда беренче кеше булып Җир шарын урап очкан. Космоста очу вакыты 1 сәгать 48 минут дәвам иткән. 1962 нче елдан указ нигезендә 12 апрельдә Космонавтика көне билгеләнә башлый.
-
"Яшь бөреләр" конкурсында катнаштык
12.04.2023
Бүген бакчабыз балалары районыбызда ел саен үтә торган "Яшь бөреләр" фестиваль-конкурсының беренче сайлап алу этабында катнашты. Икенче этапка узган балаларга уңышлар телибез!
-
Космонавтика көненә эшчәнлекләр
11.04.2023
12 апрель-Космонавтика көне уңаеннан, зурлар төркеме балалары белән оештырылган эшчәнлекләр үтте. Әлеге темага карата әңгәмә, рәсем эшчәнлеге һәм бармак уеннары оештырылды. Балалар планеталар, космонавтлар турында белемнәрен арттырдылар.
-
Конкурска әэерләнәбез
10.04.2023
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Яшь бөреләр" конкурсына әзерлек вакытыннан бер күренеш.
-
Кинотеатрга бардык
07.04.2023
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бүген кинотеатрга мультфильм карарга бардылар. Аннан алар бик уңай тәъсирләр алып кайттылар.
-
Вак моториканы үстерү
05.04.2023
Вак моторика, дип физиологлар балаларның кул мускулларының хәрәкәтләндерүен атый. Вак моториканы хәрәкәткә китереп, кеше миендә сөйләм өчен җавап биргән зоналарны активлаштырабыз. Ә бу исә баланың тел сөйләме үсешенә уңай йогынты ясый. Ярмалар белән шөгыльләнү дә вак моториканы үстерүдә булыша. Моның өчен нинди ярма да ярый: карабодай, дөге, ногыт борчагы, фасоль, борчак һәм, әлбәттә, төрле савытлар кирәк булачак. Уч һәм бармакларга ясалган мондый табигый массаж сөйләм үсешенә ярдәм итә.
-
Бәйгедә катнаштык
04.04.2023
Бүген "Карлыгач" балалар бакчасында "Мин - милләтемнең киләчәге, горурлыгы!" бәйгесенең беренче көне узды. Анда бакчабыздан мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Хәсәнов Ислам катнашты. Бәйгенең өч этабында да Ислам әзерлекле, зәвыклы итеп чыгыш ясады. Афәрин! Әзерләгән тәрбиячеләренә һәм гаиләсенә рәхмәтебезне җиткерәбез. Уңышлар телибез Исламга!
-
Уртанчылар төркемендә рәсем эшчәнлеге
03.04.2023
Уртанчылар төркемендә "Песнәк" дигән темага рәсем эшчәнлеге үтте. Шөгыль барышында балалар әлеге кош белән таныштылар, аның төзелеше, үзенчәлекләре белән таныштылар, нәрсә белән туклануын ачыкладылар. Эшчәнлекнең максаты балаларны кош образын ясарга, төсләрне сайларга өйрәтү, кошларга кызыксыну уяту.
-
Фестивальдә катнаштык
24.03.2023
Бүген бакчабызның 6-7 яшьлек балалары Мөслим районы мәктәпкәчә гомуми белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында «Яшь ГТОшки " балалар фестивалендә катнаштылар. Бу чарада балалар төрле сынаулар үттеләр.
-
Бәйгедә катнаштык
23.03.2023
Бакчабыз балалары Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланган республикакүләм шигырь бәйгесендә катнашып төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. Котлыйбыз!