МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 140 |
У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Девочка в нарядном платье 01.11.2023
В старшей группе прошло интересное занятие по рисованию на тему " Девочка в нарядном платье". Дети учились рисовать фигуру человека более крупного размера, делить половину альбомного листа на пропорциональные части. Они очень увлеченно старались, им хотелось, чтобы их рисунок был точно сходен с образцом. Таким образом, дети знакомились с новым приемом в рисовании, развивали глазомер. У некоторых получилось очень даже не плохо.
-
Уртанчылар төркемендә "Балык" темасына әвәләү шөгыле 31.10.2023
Балаларнын балыклар һәм аларның тышкы төзелешләре белән таныштыру, пластилинны чеметеп алып, тартып жэяргэ ,ике уч арасында эйлэндеру хэрэкэтлэре ясап,озынча балыкнын гэудэсен ясарга ойрэту һәм су астының матурлыгын күрә белү, балыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларның тышкы төзелешләре белән таныштыру максатыннан уртанчылар төркемендә "Балык" темасына әвәләү эшчәнлеге
-
Кечкенәләр рәсем ясый 30.10.2023
Балаларны акварелькраскалар белән таныштыру, красканы суда дөрес бутарга өйрәтә башлау, кистачка белән дөрес кулланырга, белгән төсләрне ныгытырга, рәсем ясауга уңай мөнәсәбәтләр тәрбияләү максаты белән кечкенәләр төркемендә ирекле темага рәсем эшчәнлеге
-
Уртанчылар төркемендә дә «Алтын көз» исемле бәйрәм кичәсе 27.10.2023
Балалар бакчасында бәйрэм –ул һәрвакыт могҗизалар, тылсымлы төсләр, балаларның шат тавышы. 27 октябрьдә уртанчылар төркемендә дә «Алтын көз» исемле бәйрәм кичәсе булып узды.
Бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланды.Ата-аналар балалары белән бергә "Көзге фантазия" темасына яшелчәләрдән төрле әйберләр ясадылар. Алар бик кызыклы һәм гаҗәеп матур килеп чыкты.Урыннар билгеләнде,грамоталар тапшырылды.Кунаклар якты һәм матур, төрле төстәге яфраклар белән бизәлгән залга җыелды. Бәйрэмебез бик күңелле узды. Балалар янына кунакка урман күчтәнәчләре белән куянкай, аю белән Маша да килде. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, көз турында җырлар җырладылар, күңелле уеннар уйнадылар, биеделәр һәм түземсезлек белән "Көз кызының" килүен көттеләр. Көз кызы үзенең кәрзиненнән тылсымлы маскалар алып, балаларны төрле яшелчәләргә әверелдерде. Ә инде бөтен балаларга көз кызының - тулып пешкән алмалар тутырылган кәрзин бүләк итүе иң күркәм һәм истә калырлык мизгел булды.
Бәйрәмнең максаты балаларның кәефләрен күтәрү, аларга бу бәйрәм аша шатлык бүләк итү, аларны иптәшләре арасында үз-үзләрен тота белергә өйрәтүне дәвам иттерү, дуслык, бердәмлек хисләре, көз бәйрәменә, хезмәткә мәхәббәт хисләре тәрбияләү иде.
Балалар бакчасында үткәрелә торган бәйрәмнәр балаларның яңгыравыклы тавышлары, елмаю-көлүләре, аларның шау-шу килүләре һәм күңел ачулары белән үтә. Бу юлы да чара бик күңелле килеп чыкты. Ата-аналар да, балалар да канәгать калды. -
Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем! 26.10.2023
Юлда йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту; уен аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү; велосипкдта йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатыннан кечкенәләр төркемендә "Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!" темасына әңгәмә оештырылды. Соңыннан бергәләшеп "Аккош белән Каз бәбкәсе" исемле мультфильм карадылар.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлыйбыз 25.10.2023
Мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар һәм әти-әниләр белән Юл йөрү кагыйдәләре куркынычсызлыгын кисәтү буенча, чаралар үткәрелде. Балалар белән уеннар һәм әңгәмәләр оештырылды. Әниләргә махсус брошюра лар таратылды, юл йөрү кагыйдәләре турында китаплар тәкъдим ителде.
-
Кар атышып уйныйбыз, Бик күңелле яшибез! 24.10.2023
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары табигать үзенчәлекләрен өйрәнүне дәвам итәләр. Бүген алар беренче карны күзәттеләр. Кар бөртеге нинди төстә?, -кемнең курткасы шундый төстә?, -кыш нинди төстә?,-кар бөртеге җиңгә утырды да эреде һәм юкка чыкты- кебек сораулар җөмләләр белән әңгәмә кордылар, беренче кар белән күңелле уеннар уйнадылар.
-
Чынаяк бизәү 19.10.2023
Кечкенәләр рәсем шөгылендә чынаяк бизиләр
-
Кул моторикасы үсешен ныгыту 18.10.2023
Икенче кечкенәләр төркемендә кул моторикасы үсешен ныгыту буенча балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге
-
"Көзге байлык" 06.10.2023
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Көзге байлык" темасына оештырылган кул эшләнмәләре конкурсына узләренең әти-әниләре белән берлектә ясаган эшләрен алып килделәр.