МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
9 нчы декабрь- Ватан Геройлары көне
09.12.2016
Бүген илебездә "Ватан Геройлары көне" билгеләп үтелә. Әлеге дата безнең ата-бабаларыбызның данлы традицияләрен саклый. Ул безнең Ватаныбыз тарихының бөек битләрен үз эченә алган. Шушы уңайдан бүген безнең мәктәптә төрле чаралар үтте. Сыйныф җитәкчеләре үзләренең сыйныфларында тематик сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. 1-4 һәм 7-9 сыйныфлардагы дәресләр районыбызның горурлыгы булган Бөек Ватан сугышы һәм социалистик хезмәт геройларына багышланган иде. 5- 6 нчы сыйныф укучыларын сыйныф җитәкчеләре Герой- пионерлар, милләттәшләребез - Газинур Гафиатуллин һәм Мәгубә Сыртланованың батырлыклары белән таныштырдылар. Дәресләрдән соң укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз һәм тыныч көндә "кайнар нокта"ларда илебезнең иминлеген саклап көрәшкән авылдашларыбызны бәйрәм белән котлап, аларга үз куллары белән ясалган открыткаларны бүләк итеп кайттылар.
-
Шахмат ярышындагы уңышлар
05.12.2016
3 нче декабрь - шимбә көнне "Салават күпере" спорт - сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районы гомумбелем бирү мәктәпләренең 11 нче сыйныфка кадәрле укучылары арасында шахмат ярышлары булып узды. Безнең мәктәп командасын 6 нчы сыйныф укучысы Хәсәнов Баязит, 7 нче сыйныф укучысы Гаттаров Рамил, 9 нчы сыйныф укучысы Гаттарова Адилә тәкъдим итте. Укучыларыбыз сынатмады, әлеге ярыштан призлы III нче урын яулап кайттылар. Без аларны чын күңелдән тәбрик итәбез, киләчәктә тагын да зуррак җиңүләр көтеп калабыз! Афәрин, балалар!
-
Стоп. ВИЧ.СПИД
01.12.2016
1 нче декабрь- Дөньякүләм СПИД авыруы белән көрәш көне. Әлеге уңайдан бүген безнең мәктәптә 7 -9 сыйныф укучылары өчен, II нче Россиякүләм "#Стоп#ВИЧ#СПИД#" акциясе кысаларында "БЕЛЕМ, ҖАВАПЛЫЛЫК- СӘЛАМӘТЛЕК" ("ЗНАНИЕ, ОТВЕТСТВЕННОСТЬ - ЗДОРОВЬЕ") темасына ачык дәресләр үткәрелде. Дәрестә укучыларга әлеге авыру турында укучылар аңларлык, дөрес итеп кабул итәрлек мәгълүматлар бирелде. Сыйныф җитәкчеләре сәламәтлекне саклау һәр кешенең үзенең бурычы, һәм матур тормыш алып бару өчен сәламәтлекне саклау мөһим булуына басым ясадылар.
-
Әниләрне котладык
30.11.2016
Бүген бездә "Аналар көне" уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Әниләрне укучыларыбыз үзләренең күптөрле сәләтләре белән сөендерделәр- җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, миниатюралар куйдылар. Ә укытучылар исә, әниләребезне һәм укучыларны төрле телевизион тапшыруларда катнаштырдылар. Бәйрәмне конферанслар Ләлә Хөсәенова һәм Илназ Шәмсетдинов бик матур итеп алып бардылар. Бәйрәмгә килгән әниләр күтәренке кәеф белән таралыштылар.
-
Гран при яуладык!
29.11.2016
Бүген, 29 нчы ноябрь көнне, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында бөек драматург, артист, режиссер К.Тинчуринның тууына 129 ел һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан мәктәп укучылары арасында уздырылган республика бәйгесенең "Ул кабызган утлар балкышы" исеме астында гала концерт узды. Финалга үткән укучылар әлеге концертта чыгыш ясадылар һәм бүләкләнделәр. Безнең "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары, шул бәхетлеләр арасында иде! Драматург Кәрим Тинчуринның "Кандыр буе" спектакленнән "Без кабызган утлар" җырын татар театрының данлыклы актерлары уйнаган сәхнәдә башкарып, укучыларыбыз "Спектакльдән җыр" номинациясендә иң югары бүләк - Гран прига ия булдылар. Әлеге бүләкне укучыларыбыз Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова кулыннан алдылар. Кызларыбызны һәм аларның җитәкчеләре Габидуллина Люция Әгъзам кызын шушы ЗУР җиңүләре белән котлыйбыз, зур рәхмәтләр белдерәбез һәм киләчәктә тагын да зуррак уңышлар телибез!
-
День словаря
25.11.2016
22 ноября отмечается День словаря. С целью развития представления учащихся о словарях, их видах и выдающихся составителях словарей, Хасанова Эльмира Галимулловна, учитель русского языка и литературы, провела внеклассное мероприятие "Похвальное слово словарю". Учащиеся познакомилисьс энциклопедическими и лингвистическими словарями, получили представление о В.И.Дале, Д.Н.Ушакове, С.И.Ожегове, узнали о значении словарей в жизни современного человека.
-
Укучылар эшмәкәрлек өчен
23.11.2016
Россиякүләм "Россия потенциалы- укучылар эшмәкәрлек өчен" ("Потенциал России- школьники за предпринимательство") акциясе кысаларында бүген 8-9 нчы сыйныфларда җәмгыять белеме укытучысы Гыйләҗева Гүзәл Илшат кызы тематик чара үткәрде. Әлеге чарада укучылар нәрсә ул эшмәкәрлек, керем, капитал, капитал әйләнеше кебек сорауларга җавап эзләделәр.
-
Әбиләрне кунакка чакырдык
20.11.2016
Тиздән, төгәлрәге 27 нче ноябрь көнне илебездә "Аналар көне" үткәреләчәк. Бу көн уңаеннан без мәктәбебездә төрле чаралар планлаштырдык. Шуларның иң беренчесе - "Әбекәй-алтыным" дип аталган чара 19 нчы ноябрь көнне үтте. Бу көнне 1 - 6 нчы сыйныф укучыларының әбиләре һәм дәү әниләре мәктәпкә кунакка килделәр. Укучылар әбиләренә, дәү әниләренә аулак өй күренешен күрсәттеләр, җырлар җырладылар, шигъри бәйләмнәр бүләк иттеләр. Соңыннан барысы бергә чәй табынына җыелып, әбиләре пешереп алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр.
-
Һөнәри үзбилгеләү тестлары
17.11.2016
Бүген мәктәбебезгә Кайбыч муниципаль районының мәшгульлек үзәге аша Казанның шәһәренең өстәмә һөнәр бирү ассоциациясе- иҗтимагый-эшлекле "БИНК" клубы хезмәткәрләре килеп 7-9 нчы сыйныф укучыларына һөнәри үзбилгеләү тестлары үткәреп киттеләр. Е.А.Климов методикасы буенча "Булачак һөнәремнең тибын билгеләү" дигән әлеге тест ярдәмендә укучылар "Кеше- табигать", "Кеше- техника", "Кеше- тамгалар системасы", "Кеше-кеше" типлары буенча үзләренә киләчәк тормышларында туры килә торган һөнәрләрен ачыкладылар.
-
Салым грамоталыгы дәресе
16.11.2016
8-9 нчы сыйныф укучылары белән очрашуга бүген безнең мәктәпкә, Россия Федерациясе районара Федераль Салым Хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче № лы Дәүләт Салым инспекциясе хезмәткәре, Аллаярова Рәсимә Разыйх кызы килде. Ул укучыларга салым органнары хезмәткәрләре көненә багышланган, "Салым грамоталыгы дәресе" үткәрде. Аның чыгышы укучыларда салым һәм салым түләү системасы турында күзаллау булдыру, салым түләүне һәр гражданинның бурычы итеп кабул итергә кирәклеген аңлатуга юнәлдерелде.