МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Белем бәйрәме котлы булсын!
01.09.2017
Бүген зур бәйрәм, 1 нче сентябрь - Белем бәйрәме. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә, хөрмәтле хезмәттәшләребезне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.
Сөенеп, шатланып, зур өметләр баглап быел безнең мәктәпнең 1 нче сыйныфына 6 укучы керде - чәчәк кебек матур 2 кыз һәм алтын бөртеге кебек 4 егет. Илсинә, Ильвина, Ильяс, Булат, Рәзил, Булатларны беренче укытучылары Хәсәнова Фәһимә Габдулла кызы каршы алды. Нәниләребезне котларга "Бердәм Россия" партиясенең Кайбыч җирлеге бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Лотфуллина Рушания Галимҗановна, район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты Гарифуллина Энҗе Тәүфиковна, ветеран укытучыларыбыз килделәр. "Дубрава" ачык акционерлык җәмгыяте исә балаларны котлап үз бүләкләрен җибәргәннәр иде.
-
30 август- Татарстан Ресспубликасы көне
30.08.2017
30 август көнне Татарстанда зур бәйрәм - Республика көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан яраткан Республикабыздагы һәр кешене әлеге зур бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә чын күңелдән игелек, тынычлык, иминлек телибез. Киләсе көннәргә ышаныч белән карап, газиз Татарстаныбыз хакына үзебезгә хас тырышлык белән, җаваплылык тоеп эшлик.
-
Россия флагы (әләме) көне
22.08.2017
Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы” Указы нигезендә гамәлгә куелган.
1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде. Флагның һәр төсенең мәгънәсе бар. Ак төс – ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл төс – бөеклек һәм көч-куәт.
-
Педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе
22.08.2017
Педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе дәвам итә. Бүген предмет секцияләренең утырышлары узды. Әлеге утырышларда хезмәттәшләребез: физика укытучысы Хәсәнов Айдар Габделхак улы, математика укытучылары Галиуллина Алия Сәлихҗан кызы һәм Гильманова Энҗе Ринат кызы үзләренең эш тәҗрибәләрен уртаклашып доклад белән чыгыш ясадылар.
-
Педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе
21.08.2017
Бүген педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе кысаларында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре һәм педагог оештыручылар район методик берләшмәсе утырышы узды. Әлеге утырышта катнашучылар алдында, безнең мәктәпнең өстәмә белем бирү педагогы Габидуллина Лютция Әгъзамовна үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. 4 ел дәвамында "Җырлыйк әле" дигән берләшмәне, 7 ел дәвамында "Салават күпере" вокаль ансамблен җитәкләүче хезмәттәшебез "Музыкаль конкурсларга әзерләнү аша балаларны мәдәни мираска җәлеп итү" дигән темага доклад белән чыгыш ясады.
-
Помоги своей школе!
06.08.2017
В Татарстане набирает обороты благотворительная акция «Помоги своей школе!». Акция, инициатором которой четыре года назад выступил Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов, была объявлена Министерством образования и науки РТ. У каждой школы есть успешные и состоятельные выпускники, которые могут оказать помощь в развитии своего образовательного учреждения, в улучшении условий для воспитания и образования подрастающего поколения, в подготовке к новому учебному году. Мы так же приглашаем всех своих выпускников и односельчан участвовать в этой акции!
-
Укучыларыбыз ялда
03.08.2017
Укучыларыбыз җәйге каникулларын бик күңелле үткәрәләр, инде төрле лагерьләрдә ял итеп кайтучылары да булды. Ә бүгенге көндә 7 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Илгизә "Созвездие.Йолдызлык" командасы белән берлектә Кырымда ял итә. Әмма биредә балалар ял итеп кенә калмыйлар Кырым ярымутравында яшәүче ватандашларыбыз алдында концерт номерлары белән чыгышлар да ясыйлар.
-
Мәктәп укучыларны каршы алырга әзер
01.08.2017
Мәктәбебез укучыларны каршы алырга әзер! Ниһаять планлаштырылган косметик ремонтны тәмамладык. 2 катның да диварлары буялды, сыйныфларда идәннәр һәм тәрәзәләр, парталар һәм урындыклар да буялып тәртипкә китерелде. Яңа белемнзр артыннан килүче укучыларыбызны көтеп калабыз.
-
Яфраказык әзерләү
28.06.2017
Бүген без зур эш башкардык. Кыш өчен малларга витаминлы азык - яфраказык әзерләп үзебезнең авыл җирлегендәге "Ак барс. Филиал №3" җәмгыятенә тапшырдык. Әлеге эшне мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары күмәкләшеп эшләдек.
-
Аттестатлар тапшырдык
27.06.2017
Уку елын чынлап торып тәмамланды дип әйтеп була. Чөнки 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 3 кыз һәм 4 егетебез, барлык имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулларына төп мәктәпне тәмамлау аттестатларын алдылар. Аларны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлау өчен район вәкиле - Кайбыч районы үзәк хастаханәсенең баш врачы Сафиуллина Гөлнара Илдүс кызы, әти-әниләре, беренче укытучылары һәм фән укытучылары килгән иде. Алар барысы да укучыларны әлеге вакыйга уңаеннан котлап, киләчәк тормышларында зур уңышлар теләделәр. "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары исә, бәйрәмне ямьләп үзләренең чыгышларын бүләк иттеләр.