МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Өмәгә чыктык
08.04.2017
Санитар - экологик икеайлык һәм "ЭКОЯЗ-2017" ("ЭКОВЕСНА-2017") конкурс-акциясе кысаларында бүген безнең мәктәп коллективы быелгы елның беренче өмәсенә чыкты. Мәктәп территориясен чүп- чардан чистарттык һәм әле эреп бетә алмаган карны тараттык.
-
"Бердәм сыйныф серләре"
07.04.2017
5 нче апрель көнне "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә республикакүләм ата-аналар комитететы "Бердәм сыйныф серләре" ("Секреты дружного класса") конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге конкурста безнең мәктәпне 6 нчы сыйныфның ата-аналар комитеты тәкъдим итте. Комитетның рәисе Хисамова Резедә Мансуровна җитәкчелегендәге әлеге команда конкурстан 1 нче урынны яулап кайтты. Афәрин! Без сезне чын күңелдән котлыйбыз, республика этабында уңышлар телибез!
-
Итоги конкурсов
06.04.2017
Газимзянова Гульчачак, ученица 8 класса, заняла 3 место в муниципальном этапе республиканского детско- юношеского конкурса сочинений "Мы патриоты России". Хасанов Баязит, ученик 6 класса, занял 2 место в муниципальном этапе республиканского конкурса в рамках Парламентского урока- 2016 в номинации: сочинение "Татарстан - 2030: мой вклад в будущее республики" (руководитель Хасанова Эльмира Галимулловна). Так же сертификаты участника получили Хисамова Ильсия, ученица 9 класса и Гаттаров Ранис, ученик 7 класса ( руководитель Гайнутдинова Алсу Газизовна).
-
Шахмат ярышындагы уңышлар
04.04.2017
1 нче апрель көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районы беренчелегенә, укучы балалар арасында шахмат ярышы уздырылды. Безнең мәктәп данын составында 6 нчы сыйныф укучысы Хәсәнов Баязит, 7 нче сыйныф укучылары Рамил һәм Ранис Гаттаровлар булган команда яклады. Шәхси беренчелектә Хәсәнов Баязит 2 нче урын алды, команда беренчелегендә шулай ук укучыларыбыз 2 нче урын яулап кайттылар. Афәрин укучылар, киләчәктә дә уңышлар телибез сезгә!
-
Мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы
03.04.2017
1 нче апрель, шимбә көнне 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышның темасы "Гаиләдә балаларны бүләкләү һәм җәза бирү" ("Поощрение и наказание в семье"). Әлеге темага методик доклад белән башлангыч сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул әти- әниләргә төрле педагогик ситуацияләр дә тәкъдим итте. Әлеге ситуацияләрне бергәләшеп тикшердек. Алсу Назымовна җыелышның темасы буенча алдан яздырып алынган укучыларның иншалары, әти- әниләр белән үткәрелгән анкеталауның нәтиҗәләренә дә анализ ясады. Көн тәртибендә торган мәсьәләләр һәм 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар алдында мәктәп директоры һәм аның урынбасарлары чыгыш ясадылар.
-
Открытый урок для родителей
01.04.2017
Сегодня учительница русского языка и литературы Хасанова Эльмира Галимулловна провела открытый урок по русскому языку для родителей 5 класса на тему "Правописание О и Е после шипящих в окончаниях существительных". Родители смогли ознакомиться с приёмами работы учителя. Урок прошел очень интересно, учащиеся добились поставленных в начале урока целей.
-
Конкурс чтецов "Живая классика"
29.03.2017
27 марта в ЦВР "ЭКО" прошел муниципальный этап конкурса чтецов прозаических произведений "Живая классика". Наши учащиеся Хусаинова Ильгиза, ученица 6 класса и Хусаинова Ляля, ученица 8 класса стали победителями и заняли 1, 2 места (руководитель Хасанова Э.Г.). Поздравляем сестер Хусаиновых и учительницу Эльмиру Галимулловну с заслуженной победой и пожелаем им новых успехов!
-
"Созвездие.Йолдызлык -2017"
28.03.2017
26, 27 нче март көннәрендә Буа шәһәрендә "Созвездие. Йолдызлык" 17 нче ачык республикакүләм телевизион эстрада фестиваленең зона туры узды. Биредә 7 район- Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан балалары төрле номинацияләрдә чыгыш ясап, үзләре районнарының данын якладылар. Шулар арасында безнең мәктәп укучылары да уңышлы чыгыш ясап кайттылар. "Вокаль ансамбль" номинациясендә "Салават күпере" ансамбле (җитәкчесе Габидуллина Л.Ә.) - 3 нче урын, "Конферанс" номинациясендә Хөсәенова Илгизә-Хәсәнов Баязит дуэты (җитәкчеләре Гильманова Э.Р.) - 2 нче урынга ия булдылар. Укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә зур рәхмәтләр әйтәбез, 9 - 14 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә узачак суперфиналда уңышлар теләп яңа җиңүләр көтеп калабыз!
-
Педагогик киңәшмә
28.03.2017
Мәктәпнең планы нигезендә бүген III чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үтте. Киңәшмә "Яңа шартларда сыйныф җитәкчесенең эшчәнлеге" темасына багышланган иде.
-
"Без бергә" ("Мы вместе")
23.03.2017
Бүген район мәдәният йортында республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының муниципаль этабы узды. Безнең мәктәп укучылары әлеге фестивальдә 2 номинациядә чыгыш ясадылар. "Нәфис сүз" номинациясендә 2 нче сыйныф укучысы Гирфанова Нәзилә (җитәкчесе Хәсәнова Ф.Г.) "Бардым базарга" исемле әкиятсыман такмаза сөйләп, "Кечкенәләр" төркемендә 1 нче урынга ия булды. "Халык ансамбле" номинациясендә "Салават күпере" вокаль ансамбле ( җитәкчесе Габидуллина Л.Ә.) "Кечкенәләр" төркемендә 1 нче урынны яулады. Афәрин балалар, афәрин укытучылар. Сез булдырасыз! Алга таба да зур уңышлар насыйп булсын сезгә!