МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Спорт мәйданчыгын ачтык
25.05.2017
Бүген безнең мәктәп тарихында истәлек вакыйга булды- мәктәп территориясендә яңа спорт мәйданчыгын ачтык. Әлеге мәйданчык өчен без иң беренче чиратта Республикабыз президенты Миннеханов Рөстәм Нургали улы, авыл хуҗалыгы министры Әхмәтов Марат Гата улы һәм Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улына рәхмәтле. Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Илгизәрович, мәгариф бүлеге башлыгы Шакиров Илдар Абдуллович та катнашты.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме
25.05.2017
Бүген илебезнең барлык мәктәпләрендә уку елын тәмамлау билгесе буларак соңгы кыңгырау чыңлады. 2016-2017 нчы уку елының соңгы бәйрәмендә бездә зур кунаклар- район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы, район мәгариф бүлеге башлыгы Шакиров Илдар Абдуллович, район ветеринария бүлеге башлыгы Зиядиев Илсур Мөдәррис улы, ветеран укытучылар, лаеклы ялдагы мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре, ата-аналар катнашты. Алар барысы да укучыларны уку елын уңышлы тәмамлаулары, ә 9 нчы сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлау көне белән котладылар. Чарада ел дәвамында төрледән-төрле конкурсларда мәктәп данын, район данын яклап катнашучы укучыларны бүләкләү тантанасы да булды.
-
Баскетбол мәйданчыгы тирәсендә эш кайный
13.05.2017
Тиздән баскетбол мәйданчыгын официаль төстә ачу көтелә. Ә аңа кадәр әлеге мәйданчык тирәсендә чистарту эшләрен тәмалыйсы бар. Менә бүген өелеп торган кара туфрак өемен тараттык. Моның өчен ярдәмгә укучыларыбызның әтиләрен һәм абыйларын чакырдык. Бергә эшләгәч әлеге эш тиз тәмамланды.
-
Йомгаклау контроль эшләре башланды
12.05.2017
ТР ның мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы, Кайбыч муниципаль районы мәгариф бүлегенең эш планы һәм мәгариф бүлеге җитәкчесенең 3 нче майдан 60 нчы № лы боерыгы нигезендә, төп гомумбелем бирү программалары буенча укыту сыйфатын монитринглау максатыннан, бүгеннән 6,7,8 нче сыйныфларда рус теле, математика, химия, тарих фәннәреннән йомгаклау контроль эшләре үткәрелә башлады. Бүген 6, 7 нче сыйныфларда рус теленнән, 8 нче сыйныфта тарих фәненнән үткән контроль эшләрдә район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Зиннәтуллин Рамиль Сәлим улы күзәтүче буларак катнашты.
-
"Казан каймасы" күренешен күрсәттек
11.05.2017
" Әгәр дә сугыш елларын да окоп казыл җәфа чигүчеләргә һәйкәл куярга уйласалар, аны, һичшиксез, Иске Чәчкаб авылы янына куярлар иде. Чөнки иң элек шушы авыл кырларында башланды бу эш..." Әлеге сүзләр авылдашыбыз, журналист Әгъзам Тимершинныкы. Әлеге һәйкәлне 76 ел үткәннән соң, 2017 елның 9 май - Бөек Җиңү көнендә Олы Кайбыч авылында куйдылар. Чыннан да окоп казу буенча иң беренче эшләр безнең авыл кырларында башлана. Официаль документларда окоп казу октябрь аенда башланды дип язылса да, бүгенге көндә исән булган, бу зур газапны үзләре аша үткәргән авылдашларыбыз Әминә Габидуллина, Зиннәтулла Заһидуллин сүләре буенча, окоп казу инде 1941 нче елның август аенда ук башланган. Әлеге эшкә иң элек үзебезнең авыл кешеләрен җәлеп иткәннәр. "Казан каймасы"на һәйкәл ачу тантанасында безнең мәктәп коллективы да катнашты. Без коллективыбыз белән, бәйрәмгә килгән халыкка, окоп казу эше ничек башланганын, аның ничек дәвам иткәнен күрсәттек.
-
Укучыларның җәйге ялы җитә
11.05.2017
Ата-аналар игътибарына!
Укучыларның җәйге яллары башлануга санаулы көннәр калып бара. Балаларның җәйге ялларын файдалы һәм күңелле үткәрүне оештыру максатыннан күп санлы ял лагерьларының да эш сезоны башлана. Кайсы лагерьда ничек итеп ял итеп булуы, күп кенә ата-аналарны кызыксындыра торган сораудыр мөгаен. Мондый мәгълүматны сез безнең мәктәп сайтыннан түбәндәге сылтама буенча кереп карый аласыз: https://edu.tatar.ru/kaybitcy/s-chechkaby/page3293769.htm.
-
Бөек Җиңүгә 72 ел!
08.05.2017
Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быелгы яз безгә 72 нче тапкыр бүләк итә! Әлеге бәйрәм уңаеннан, бүген, 8 май көнне, авылыбызда Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чара булып узды. Яңгыр явып торуга карамастан, һәйкәлгә мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары "Үлемсез полк" ("Бессмертный полк") акциясенә кушылып зур колонна белән төштеләр. Быел авыл уртасындагы иске һәйкәлне ачып "Вакыт капсуласы"н ("Капсула времени") алу чарасы да булды. Бәйрәм барышында әлеге әманәтне җыелган халык алдында уку- бик зур эмоцияләр тудырды. Шунысы куанычлы, авылыбызда әлеге дәһшәтле сугышны кичкән 3 сугыш ветераны яши. Аларның безнең арада булулары, бәйрәм чарасында катнаша алулары безнең өчен зур куаныч.
-
Балаларны яклау көне
05.05.2017
Бүген бездә, район мәгариф бүлегенең 2 нче майдан 59/2 номерлы боерыгы нигезендә, укучыларның гражданлык оборонасы буенча әзерлекләрен тикшерү максатыннан "Балаларны яклау көне" дигән чара үтте. Әлеге чарада укучыларны мәктәп бинасыннан эвакуацияләү, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен саклый белүләрен тикшерү өчен теоретик һәм практик биремнәргә җавап бирүләре оештырылды. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Соңыннан әлеге ике команда арасында эстафета ярышлары һәм дусларча футбол матчы узды.
-
Социально- психологическое тестирование
04.05.2017
Во исполнение приказа МО и Н РТ от 28.04.2017 №под 741/17 «О социально-психологическом тестировании обучающихся и студентов образовательных организаций в 2017 году» , в целях проведения социально психологического тестирования обучающихся образовательных организаций, направленного на раннее выявление незаконного потребления наркотических средств и психотропных веществ, выделения вероятностных предикторов возможного вовлечения обучающихся в потребление наркотиков у нас сегодня провели тестирование для учащихся 5-6 и 7-9 классов сотрудники ППС Кайбицкого муниципального района Гайнутдинова О.Н. и Скворцова Е.Н..
-
Язгы өмә
30.04.2017
"Язның бер көне елны туйдыра" дип белми әйтмәгәндер халкыбыз. Шул мәкальне истә тотып кичә без дә, 3 дәрес укыганнан соң, эшкә чыктык. Һава шартлары да кулай булды. Бергәләп бик күп эш башкардык. Мәктәп территориясен чүп-чардан арындырдык, кишер утырттык, яңа төзелгән баскетбол мәйданчыгы тирәсендәге туфракны тараттык.