МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Чишмәкәй" лагере белән хушлаштык
26.06.2017
Бүген бездә "Чишмәкәй" лагере үз эшчәнлеген төгәлләде. Лагерь тәмамлану уңаеннан бәйрәм концерты һәм зуууур сабантуй бәйрәме оештырдык. Балалар халкыбызның милли уеннарын бик яратып уйнадылар. Алар белән бергә тәрбияче апалары да ярышты хәтта. Көн ахырында укучылар Россиякүләм "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә кушылып "Сәламәт бул" Бие!" дигән флешмобта катнаштылар. Ел буена җитәрлек хисләр белән, бер дә теләмичә генә таралыштылар балалар.
-
Юл буйларын чистарттык
26.06.2017
Мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары бүген бергәләп юл буйларын чистарту өмәсенә чыктык -юл кырыенда үскән чүп үләннәрен чаптык. Соңгы айда яңгыр мулдан яву сәбәпле әлеге чүп үләннәре шактый гына үсеп тә өлгергәннәр. Әмма бездән соң юл буйлары чип- чиста булып калды.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән...
24.06.2017
"Чишмәкәй"дә бүген "Баллы көн"! Ник дигәндә, бүген бездә "Баллы агач" уены узды. Балалар маршрут буенча хәрәкәт итеп баллы тәм-томнар яшерелгән агачны эзләп табарга тиешләр. Кайсы команда беренче булып таба, шул команда баллы тәм- томнар белән сыйлана. Бу конкурста "Фиксики" командасы өлгеррәк булды, алар "баллы агач" ны беренче булып эзләп таптылар.
-
Бәрәңге чүбен утадык
24.06.2017
Халкыбыз бәрәңгене яратып, хөрмәт итеп - икенче икмәк дип атый. Без дә бик яратабыз шул бәрәңгене. Шуңа аны күп итеп утыртабыз. Чүбен утарга укучыларның гына көче җитеп бетми, шуңа ярдәмгә кадерле әниләребезне чакырабыз. Менә бүген дә әниләребез көче белән бәрәңге чүбен ялт иттереп утап чыктык.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән...
23.06.2017
"Балык кап, яр буенда ялтырап ят!" - бездә бүген шул исемдәге баоыкчылар конкурсы булды. Аның өчен без кармакларыбызны алып Бәрле елгасы буена төштек. Әлеге конкурс бик күңелле булды, малайлар гына түгел. кызларыбыз да рәхәтләнде инде балык тотып. "Иң шәп балыкчы" исеменә Садыков Камил лаек булды, ул берүзенә 12 балык тотты.
-
"Хәтер уты" акциясе
22.06.2017
22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн, ягъни сугышта һәлак булганнарны искә алу көне. Шул уңайдан безнең "Чишмәкәй" лагере "Хәтер уты" ("Свеча памяти") дип аталган республикакүләм акциягә кушылды. Балалар Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм исән әйләнеп кайткан авылдашларыбыз истәлегенә куелган яңа һәйкәлгә һәм иске һәйкәлгә барып чәчәкләр салдылар, андагы чәчәк түтәлләренең чүпләрен утадылар. "Кирәкми безгә сугыш!" дигән темага рәсемнәр ясадылар. Көн ахырында сугыш китергән фаҗигаләр турында әңгәмә оештырылды, презентация каралды.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән...
21.06.2017
"Джунгли чакыра!"- исеме үк күңелле булган әлеге уен чишмәкәйлеләргә бик тә ошады. Балалар бүген үзләрен джунглида яшәүче чын индеецлар итеп хис иттеләр. Битләрен буяп, төрле тавышлар чыгарып кызыклы һәм күңелле уеннарда ярыштылар алар бүген.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән...
20.06.2017
Бүген чишмәкәйлеләр авылыбыз буенча сәяхәткә киттеләр. Берничә тукталышта булдылар. Беренчесе - авыл китапханәсе Биредә балаларны китапханәче Лилия апалары балалар өчен чыккан яңа китаплар белән таныштырды. Икенче тукталыш- мед.пункт. Фельдшер Люзия апа балаларга гигиена һәм җәйге чорда сәламәтлеккә зыян китерүче куркыныч хәлләр турында сөйләде. Үз- үзеңне төрле авырулардан саклау кагыйдәләре белән таныштырып үтте. Өченче тукталыш - мәдәният йорты. Биредә балалар рәхәтләнеп бильярд, өстәл теннисы уеннарын уйнадылар. Мәдәният йорты мөдире Наилә апалары музыка куеп рәхәтләнеп биетте балаларны.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән...
19.06.2017
"Чишмәкәй" лагере бүген район үзәге Олы Кайбычка юл тотты. Ә анда карарга кызыклы җирләр күүүп. Укучыларыбыз ял паркында рәхәтләнеп ял иттеләр- таганда атындылар, балалар мәйданчыгында уйнадылар, яңа ачылган һәйкәлләрне барып карадылар. Арып-талып лагерьга кайтып төшкәч пешекче апалары пешергән тәмле ризыклар белән сыйландылар. "Лагерь беткәнче тагын бер тапкыр Кайбычка барыйк әле" - бу балаларның ашап туйгач әйткән иң беренче сүзләре булды. Димәк ошатканнар балалар Кайбычны!
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән...
17.06.2017
Балаларга кызыклы булсын өчен әйдәүче апалар төрледән-төрле чаралар уйлап табалар. "Чишмәкәй" лагеренда көн дә кызыклы уеннар, ярышлар уза.Чираттагысы географиягә багышланган иде. Балалар материклар, океаннар турында сөйләштеләр. Глобустан аларны табып күрсәттеләр. Ә иң кызыклысы тозлы камырдан материкларны ясау иде. Иң беренче чиратта материкларның контурларын кистеләр, аннары камырдан материк формасы ясадылар. Әле бу эш төгәлләнмәгән: материкларны буярга кирәк. Көннең икенче яртысында спорт уеннары уйнадылар.