МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Конкурс родительских комитетов "Секреты дружного класса"
28.04.2017
В Казани подвели итоги республиканского конкурса лучших родительских комитетов «Секреты дружного класса». Организаторами конкурса, который был проведен впервые в Татарстане, выступило Министерство образования и науки РТ.
По словам заместителя министра образования и науки РТ Ларисы Сулимы: «Это новый инновационный проект Министерства образования, в первую очередь направленный на то, чтобы выстроить конструктивный диалог школы и родительских комитетов, чтобы мы вместе занимались воспитанием наших школьников. Без такого диалога не будет наивысшего эффекта взаимодействия. Во всех школах есть блестящие родительские комитеты, которые активно участвуют в жизни школы, принимают участие в подготовке различных мероприятий, конкурсов, фестивалей»
Конкурс состоял из нескольких этапов: школьный (в нем приняло участие 1380 команд); муниципальный (здесь выступило 460 команд); республиканский финал (50 команд). Участники, набравшие наибольшее количество баллов, были признаны победителями и призерами. Полную статью можно прочитать здесь: http://www.tatar-inform.ru/news/2017/04/30/551077
В финале конкурса участвовал и наш родительский комитет 6 класса. В составе команды Кайбицкого района наши родители стали призерами в номинации "Здоровый образ жизни". Мы их поздравляем и желаем дальнейших успехов!
-
Бөек Тукай туган көн
26.04.2017
Бүген халкыбызның сөекле улы, бөек шагыйрь - Габдулла Тукайның туган көне. 26 апрель татар җанлы һәр кешенең күңеленә - "Тукай көне" дип уелгандыр мөгаен. Без һәр елны, мәктәптә, әлеге көнне укучыларыбыз белән билгеләп үтәбез. Бүген дә әлеге датага багышланган чаралар үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова А.Г. Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын үз эченә алган интеллектуаль уен оештырды, китапханәче һәм сәнгать укытучысы Хәйретдинова Л.Р. "Тукай иҗаты балалар рәсемнәрендә" дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе оештырды. "Салават күпере" вокалҗ ансамбле кызлары (җит. Габидуллина Л.Ә.) районкүләм чарада катнашып кайттылар.
-
"Созвездие.Йолдызлык -2017" нәтиҗәләре
24.04.2017
"Созвездие.Йолдызлык 2017" ачык республикакүләм яшьләр телевизион эстрада фестивале тәмам. Быелгы ел безнең өчен бик уңышлы булды. "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары (җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.) ярымфиналда "Уникс" концертлар залында уңышлы чыгыш ясап дипломат исеменә лаек булып кайттылар. Хөсәенова Илгизә-Хәсәнов Баязит конферанслар дуэты (җитәкчеләре Гильманова Э.Р.) исә әлеге суперфиналда 3 нче урынга лаек булдылар. 22 нче апрель көнне алар "Пирамида" мәдәни - күңел ачу үзәгендә фестивальнең йомгаклау гала-концертында катнашып Республикабызның мәртәбәле шәхесләре кулыннан бүләкләр алып кайттылар. Укучыларыбызны да, аларның җитәкчеләрен дә шушы уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә яңа үрләр яулауларын теләп калабыз.
-
Кайбычыбызның туган көне
19.04.2017
Бүген кече Ватаныбыз - туган төбәгебез, яраткан районыбыз Кайбычның туган көне. Район буларак оешуына- 90, ә таркалганнан соң яңадан оешуына быел - 26 ел.Әлеге зур дата уңаеннан бүген сыйныфларда "Туган ягым - Кайбычым!" дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде. "Салават күпере" вокаль ансамбле белән Хөсәенова Илгизә- Хәсәнов Баязит конферанслар дуэты район мәдәният йортында әлеге чарага багышланган районкүләм концертта, үзләренең иң матур номерлары белән чыгыш ясадылар.
-
Баскетболда икенче!
18.04.2017
15 нче апрель көнне "Салават күпере" спорт- сәламәтләндерү комплексында, Кайбыч районы оешуга 26 ел тулу һәм Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, Кайбыч районы мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфка кадәр укучы балалар арасында баскетбол ярышы уздырылды. Безнең мәктәпнең ир-балалары командасы әлеге ярыштан 2 нче урын яулап кайтты. Укучыларны һәм аларның тренерлары физик тәрбия укытучысы Хәсәнов Илнур Рафаил улын әлеге уңышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз.
-
Финанс грамоталык көне
17.04.2017
10-16 нчы апрель көннәрендә Россиядә "Балалар һәм яшьләр өчен россиякүләм финанс грамоталыгы атнасы" узды. 2017 нче елның финанс грамоталыгы Атнасының төп темасы җыелган акчаларны сакчыл куллану һәм кулланучыларның хокукларын яклауга багышланган иде. Безнең мәктәптә дә әлеге Атналык уңаеннан һәр сыйныфта төрле формада тематик сыйныф сәгатьләре үтте. 15 нче апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен әлеге дәресне Хәсәнова Фәһимә Абдулловна үткәрде.
-
Россиякүләм экологик диктант
17.04.2017
Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән хат нигезендә Республикабыз мәктәпләрендә 2017 нче елның 15-22 апрель көннәрендә россиякүләм экологик дәресләр үткәрелә. Безнең мәктәптә әлеге дәрес бүген, ягъни 17 нче апрель көнендә үтте. Әлеге дәрес кысаларында укучыларыбыз россиякүләм экологик диктант яздылар. Әлеге чараны биология укытучысы Хәсәнов Илнур Рафаил улы оештырды.
-
"Эрудит Татарстана 2017"
15.04.2017
14 нче апрель көнне Татарстан Республикасы фәннәр Академиясендә "Эрудит Татарстана 2017" конкурсының финалы узды. Финалга укучыларны читтән торып үткән 1 нче тур нәтиҗәләре буенча чакырдылар. Инде 9 нчы тапкыр Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты белән берлектә ТР ның фәннәр Академиясе үткәргән әлеге конкурста катнашучылар арасында быел безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Хузин Ранил (җитәкчесе Хәсәнов А.А.) бар иде. Әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясап, Раниль 7-9 нчы сыйныф укучылары арасында югары күрсәткечләргә ия булуы турындагы мактау грамотасы һәм оештыру комитетының бүләкләренә ия булды.
-
Инглиз телендәге театрлар конкурсы
14.04.2017
Бүген "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә мәктәп укучылары арасында инглиз телле театр коллективлары конкурс-фестиваленең муниципаль этабы узды. "School theatre" дип аталучы әлеге конкурста безнең укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап 1 нче урын яулап кайттылар (җитәкчеләре Газимҗанова Ч.Ф.). Составында 3 нче, 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары булган коллективыбыз Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" ("Almandar from Aldermesh") пьесасының инглиз теленә тәрҗемәсеннән өзек куйдылар. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчесен әлеге җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм зона турында уңышлар телибез.
-
Открытый урок по литературе
09.04.2017
Урок по литературе в 8 классе по рассказу К.Г.Паустовского "Телеграмма" учительница русского языка и литературы Хасанова Эльмира Галимулловна традиционно проводит с приглашением мам. В этом учебном году урок прошел 8 апреля. Тема "Загляните в мамины глаза" призывает учащихся задуматься над такими понятиями, как: чуткость, совесть,сострадание, отзывчивость, долг перед родителями. Учащиеся искали ответ на проблемный вопрос: "В чем же истинная человечность?". Урок закончился словами учителя: "Ты мать не просто вспоминать, ты должен вечно помнить Мать".