МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Республикакүләм фән олимпиадалары
19.03.2017
12 нче марттан Казан шәһәренең "Дуслык" үзәгендә, "Олимпка юл" дип аталган Республикакүләм фән олимпиадаларының финалы башланып китте. Тарихта беренче тапкыр үткәрелә торган әлеге олимпиадада Республикабызның авыл һәм кечкенә шәһәрләрендә укучы 6-11 нче сыйныф балалары белем өлкәсендә "көч" сынаша. Безнең мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Гаттаров Рамил 12 -14 нче март көннәрендә математикадан, 15 - 18 нче март көннәрендә 9 нчы сыйныф укучысы Гаттарова Адилә физика фәненнән район командасы составында уңышлы гына катнашып кайттылар.
-
"Созвездие.Йолдызлык- 2017" гала концерты
18.03.2017
16 нчы март көнне район мәдәният йортында "Созвездие.Йолдызлык-2017" фестиваленең гала - концерты узды. Әлеге зур бәйрәмдә укучылар районыбыз халкы өчен үзләренең чыгышларын бүләк иттеләр, район башлыгы исә җиңүчеләргә бүләкләрен тапшырды. Безнең мәктәп укучылары җиңүчеләр исемлегендә. " Вокал- соло" номинациясендә "Кечкенәләр төркеме"ндә Ралинә Адиятуллина- 2 нче урын, "Вокаль ансамбль" номинациясендә "Кечкенәләр төркеме" һәм "Уртанчылар төркеме"ндә "Салават күпере-1" һәм "Салават күпере-2" ансамбльләре 1 нче урынны яуладылар (җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.), "Конферанс" номинациясендә "Кечкенәләр төркеме"ндә Гирфанова Нәзилә -2 нче урын, "Уртанчылар төркеме"ндә Хөсәенова Илгизә-Хәсәнов Баязит дуэты - 1 нче дәрәҗә дипломга ия булдылар (җитәкчеләре Гильманова Э.Р.). Әлеге фестивальнең 26-27 март көннәрендә Буа шәһәрендә узачак зона турында укучыларыбызга уңышлы чыгыш ясауларын һәм яңа җиңүләр алып кайтуларын теләп калабыз.
-
"Дулкыннар" дулкынында...
17.03.2017
15 март көнне Казан шәһәренең "Халыклар дуслыгы йорты"нда Республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесенең финалы узды. Быелгы фестиваль Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның тормыш һәм иҗат юлына багышланды. Бәйгедә катнашкан 1000 нән артык бала арасында безнең мәктәп укучылары да бар иде. Ләлә Хөсәенова (җит. Гильманова Э.Р.), Илназ Шәмсетдинов (җит. Гайнетдинова А.Г.) "Нәфис сүз" номинациясендә чыгыш ясасалар, Ралинә Адиятуллина һәм "Салават күпере" вокаль ансамбле (җит. Габидуллина Л.Ә.) "Вокал" һәм "Вокаль ансамбль" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Шулар арасыннан Ралинә Адиятуллина 3 нче урын, ә "Салават күпере" ансамбле кызлары махсус бүләккә ия булдылар. Бүген алар әлеге бәйгенең гала концертын да катнашып, бүләкләрен алып кайттылар. Укучыларыбызга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Авиамодель спорты ярышлары
16.03.2017
Бүген "Салават күпере" спорт- сәламәтләндерү комплексында районкүләм FM-1 модельләр классында авиамодель спорты ярышлары узды. Безнең укучыларыбыз Хәсәнов Баязит - "Авиамодельнең очу дәвамлылыгы" ("Продолжительность полета авиамодели") номинациясендә - 2 нче урын, "Авиамодельнең очу ераклыгы" ("Дальность полета авиамодели") номинациясендә - 1 нче урынны яулады. Гаттаров Ранис "Авиамодельнең очу дәвамлылыгы" ("Продолжительность полета авиамодели") номинациясендә - 1 нче урынны алды (җитәкчеләре Хәсәнов Айрат Габделхак улы). Нәтиҗәдә, 3 укучыдан торган мәктәбебез командасы "Авиамодельнең очу дәвамлылыгы" ("Продолжительность полета авиамодели") номинациясендә - 2 нче урынга ия булды. Укучыларыбызны һәм коллегабызны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Яз сулышы күңелләрдә"
12.03.2017
Мәктәбебезнең матур бер традициясе бар. Һәр елны 8 март алдыннан авыл халкы өчен мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырабыз. Быелгы концертны исә, бәйрәмнән соң, 11 март көнне куйдык. Мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары куйган концертны авылдашларыбыз сагынып көтеп ала, залны тутырып тамаша кылырга килә. Быелгы концертыбыз татар халкының фольклорына багышланган иде, авылдашларыбыз өчен "Кичке уен" күренешен сәхнәләштердек.
-
"Созвездие.Йолдызлык -2017"
04.03.2017
Районыбызда "Созвездие. Йолдызлык -2017" телевизион фестиваленең муниципаль этабы узды. Әлеге фестивальдә безнең укучыларыбыз ел саен актив катнашалар. Быел "Вокал-соло" номинациясендә 1 нче сыйныф укучысы Адиятуллина Ралинә, "Вокаль ансамбль" номинациясендә "Салават күпере 1" һәм "Салават күпере 2" ансамбльләре ( җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.), "Конферанс" номинациясендә 2 нче сыйныф укучысы Гирфанова Нәзилә, 6 нчы сыйныф укучылары Хөсәенова Илгизә- Хәсәнов Баязит дуэты (җитәкчеләре Гильманова Э.Р.) чыгыш ясадылар. Әлеге укучыларыбызның һәркайсы финалда уңышлы чыгыш ясап гала- концертка чакыру алдылар. Ничәнче урыннарга ия булулулары нәкъ менә шунда билгеле була да инде. Афәрин балалар, сез булдырасыз!
-
Конкурс чтецов "Живая классика"
28.02.2017
27 февраля прошел школьный этап Всероссийского конкурса юных чтецов "Живая классика". Учащиеся демонстрировали отрывки из произведений русской литературы. Победители школьного этапа: Шамсутдинов Ильназ, Хусаинова Ляля- ученики 8 класса и Хусаинова Ильгиза- ученица 6 класса будут готовиться к муниципальному туру конкурса.
-
Туган көнегез котлы булсын!
23.02.2017
Безнең хезмәт коллективында төгәллеге, таләпчәнлеге, тыйнаклыгы, зәвыгы һәм искиткеч талантлы булуы белән аерылып торган, 38 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хезмәттәшебез- Габидуллина Лютция Әгъзам кызының 23 февральдә 55 яшьлек юбилее. Лютция Әгъзамовна, сез изге күңелле, ярдәмчел, юмарт. Тормыш юлыгыз күпләргә үрнәк! Без сезне хөрмәт итәбез, яратабыз! Сезне шушы матур бәйрәмегез белән котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, бәхет - шатлыкларга күмелеп, кайгы - хәсрәт күрми, озын - озак яшәвегезне телибез. Сез белем биргән укучыларның хөрмәтен һәм рәхмәтен тоеп, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, тигезлектә яшәргә насыйп итсен Ходай. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын! Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсын! Хезмәтебезгә ямь өстәп, тагын озак еллар бергәләп эшләргә насыйп булсын иде.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне
22.02.2017
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә спорт бәйрәме узды. 21 нче февраль көнне әтиләребезне мәктәпкә чакырып аларның яраткан спорт төре- волейбол ярышы оештырдык. Ярыш алдыннан башлангыч сыйныф укучылары һәм "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары әтиләребезгә һәм укучы егетләребезгә музыкаль бүләк ясадылар. Ярышта әтиләр 3 командага бүленеп көч сынаштылар. Җиңгән команда укучы егетләребез белән ярышты. Өстенлек әлбәттә, укучы егетләребездә. Афәрин!
-
Россиякүләм тыюлык дәресе
22.02.2017
2017 нче ел Россия Федерациясендә аеруча саклана торган табигый территорияләре елы дип игълан ителде. Әлеге елны үткәрү кысаларында, гыйнвар аенда илебез мәктәпләрендә "Россиякүләм тыюлык дәресе" дигән проект старт алды. Без дә әлеге проектка үз өлешебезне кертергә уйладык. Бүген башлангыч сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы 1-4 нче сыйныф укучылары өчен "Россиякүләм тыюлык дәресе" үткәрде.