МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Практика - 2017
15.06.2017
Укучыларның җәйге яллары бушка узмый. Кайберләре төрле лагерьләрдә сәламәтлеген һәм белемен ныгыта, кемдер өйдә әти-әнисенә ярдәм итә, кемнәрдер мәктәп бакчасында җәйге практикаларын үтә. Практикада бүгенге көндә 6 нчы һәм 9 нчы сыйныф укучылары хезмәт куя. 9 нчы сыйныф егетләре мәктәп алдына рәшәткә тоталар, 6 нчы сыйныфлар һәм 9 нчы сыйныф кызлары яшелчә бакчасында эшлиләр.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән...
14.06.2017
"Чишмәкәй"дә бик күңелле. Һава торышы да план буенча оештырылырга тиешле чараларны үткәреп барырга мөмкинлек бирә. Бүген бездә "Экология көне". Шул уңайдан "Яшел аптечка" дигән акция үткәрелде. Аның кысаларында балалар табигатьтә дару үләннәре җыйдылар, бөҗәкләрдән саклану өчен, алар тешләгән очракта беренче ярдәм күрсәтә ала торган дару үләннәрен эзләп таптылар. Шулай ук гадәти булмаган чәчәкләр эзләп табу конкурсы да оештырылды.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе
13.06.2017
Бүген безнең "Чишмәкәй" лагере "Наркотикларсыз тормыш" акциясенә кушылды. Бүген бездә "Спорт һәм сәламәтлек көне". Шул уңайдан көн дәвамында балалар белән сәламәтлек минутлары, профилактик әңгәмәләр үткәрелде. "Без наркотикларга каршы!" дигән темага асфальтта рәсемнәр конкурсы да оештырылды.
-
12 нче июнь - Россия көне!
12.06.2017
12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бүген Россия көне! Әлеге көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз!
-
"Чишмәкәй"гә кунакка әниләр килде
10.06.2017
Буген җәйге лагерьның 6 нчы көне. Көндәлек план буенча "Халкыбызның йолалары һәм гореф-гадәтләре" диеп исемләнгән чара каралган иде. Балалар кызыклы концерт номерлары әзерләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Бу чарага әниләр дә чакырылды. Лагерьда йөрүчеләр әзерләгән концерт барысына да ошады һәм әниләрнең күңелендә җылы хисләр калдырды.
-
"Чишмәкәй" лагере көндәлегеннән...
09.06.2017
"Чишмәкәй" лагерендә кызу эш кайный. Балалар тәрбияче апалары ярдәмендә һәр көнне үзләре өчен яңа дөнья ачалар биредә. Алар өчен төрледән- төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар, чаралар оештырыла бит монда. 7 нче июнь - "Әйләнә- тирә мохитне саклау көне" лозунгы астында үтте, шул ук көнне укучылар "Айболит"ка кунакка бардылар. 8 нче июнь "Күңе матурлыгы көне" ("Экология души") темасы астында үтте. Укучылар әлеге темага проект ясадылар - "яхшы кеше" моделен төзеделәр. Үзалларына киләчәктә яхшы балалар булырга дигән максат куйдылар. 9 нчы июнь - "Экологияне саклау буенча иң фантастик проект" дигән темага багышланды. Укучылар авылыбыз табигатенә хозурланырга дип экскурсигә дә чыктылар.
-
6 июня- День русского языка
06.06.2017
6 июня отмечается Международный день русского языка. В нашей школе для посещающих пришкольный лагерь "Чишмэкэй", Хасанова Эльмира Галимулловна, учительница русского языка и литературы провела мероприятие "Великий могучий русский язык". Дети соревновались, разделившись на две команды, объясняли значения выражений, собирали пословицы. Мероприятие сопровождалось презентацией о детстве А.С.Пушкина.
-
Җәйге лагерь эшли башлады
05.06.2017
Бүген безнең мәктәптә "Чишмәкәй" җәйге сәламәтләндерү лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Лагерьга 1 - 5 нче сыйныф укучылары, барлыгы 15 бала йөри. Балалар ике командага бүленеп ярышалар. Көннәр яңгырлы һәм салкын тору сәбәпле әлегә мәктәп эчендә генә уйныйлар, шөгыльләнәләр. Тәрбияче апалары исә балаларның ялларын күңелле үткәрү өчен күп төрле, яңадан-яңа уеннар уйлап табалар һәм оештыралар
-
"Тынычлык" төшенчәсе балалар күзлегеннән
05.06.2017
"Чишмәкәй" лагеренең беренче көне күңелле узды. Укучыларның каникулларга таралуларына әле аз гына вакыт үтсә дә, алар инде бер-берсен, мәктәпне сагынып та өлгергәннәр. Болытлар артыннан кояш елмаеп карауга, урамга чыгып асфальтта рәсемнәр конкурсы оештырдык. "Тынычлык төшенчәсе балалар күзлегеннән" ("Мир глазами детей") темасына багышлаган әлеге конкурста балалар бик теләп катнашты.
-
Республикакүләм бәйге җиңүчеләре
29.05.2017
Ел дәвамында укучыларыбыз республика мәктәптән тыш эшләр үзәге (РЦВР) үткәргән төрледән - төрле конкурсларда катнашып тордылар. Шуларның кайберләренең нәтиҗәләре дә билгеле булды. 6 нчы сыйныф укучысы Хөсәенова Илгизә Россиякүләм яшь фото төшерегә яратучылар конкурсы -"Юность России" конкурсында катнашып Республика этабында 1 нче урынга ия булды (җитәкчесе Гыйләҗева Г.И.), III нче Республикакүләм "Яңа ел әкияте" ("Новогодняя сказка") конкурсында 3 нче сыйныф укучысы Кәлимуллина Нәргизә "Иҗади якын килү" өчен бүләкләнде ( җитәкчесе Габидуллина Л.Ә.) шул ук конкурста 8 нче сыйныф укучысы Габидуллин Илмир 2 нче урын яулады (җитәкчесе Хәйретдинова Л.Р.), V нче Республикакүләм "Ветераннарның оныклары Җиңүне ясыйлар!"("Правнуки ветеранов рисуют Победу") рәсемнәр конкурсының муниципаль этабында 7 нче сыйныф укучысы Гаттаров Рамиль - 2 нче урын яулады (җитәкчесе Гыйләҗева Г.И.) Республикакүләм балалар халык иҗаты "Без бергә" конкурс- фестивалендә "Салават күпере" вокаль ансамбле кызлары 3 нче дәрәҗә лауреат исемен яулап кайттылар (җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.). Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен чын күңелдән котлап аларга рәхмәтебезне белдерәбез, яңа зур җиңүләр теләп калабыз.