МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
21 нче февраль- Халыкара туган тел көне
21.02.2017
21 нче февраль- Халыкара туган телләр көне. Әлеге дата ЮНЕСКО инициативасы белән оештырыла. "Туган телебезне саклау- безнең алда торган иң зур бурычларның берсе. Чөнки тел бетсә милләт тә бетәчәк. Безнең татар теле - яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, аралашырга тиешбез." Бүген мәктәптә шушы девиз астында "Туган тел көне" үтте, әлеге чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызы оештырды. Чарага укучылар да сыйныф җитәкчеләре дә ныклап әзерләнгәннәр иде. Һәр сыйныф төрле темага чыгыш ясады, туган телебез турында шигырьләр дә сөйләнде, җырлар да җырланды, милли көйләребезне баянда уйнадылар, халкыбызның биюләрен дә биеделәр, милли ризыкларыбыз белән дә таныштырдылар.
-
"Ел хатын-кызы"- 2017
18.02.2017
Кичә, 17 нче февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге мәдәният йортында "Ел хатын кызы-2017" конкурсының зона туры узды. Безнең мәктәпнең җыр укытучысы Габидуллина Люция Әгъзамовна әлеге конкурсның "Мәдәният һәм рухият" ("Культура и духовность") номинациясендә уңышлы чыгыш ясап кайтты. Люция Әгъзамовнаны республикакүләм конкурста уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз, киләчәктә яңа җиңүләр һәм зур уңышлар теләп калабыз!
-
Анкета уздырдык
17.02.2017
Бүген мәктәптән тыш эшләр үзәге ЦВР "ЭКО" тарафыннан оештырылган түгәрәкләргә йөрүче укучылар һәм аларның әти-әниләре, өстәмә белем бирү өлкәсендә белем бирү сыйфаты турында катнашучыларның фикерләрен белү максатында үткәрелгән, анкеталаштыруда катнаштылар.
-
15 февраль - сугышчы интернационалистларны искә алу көне
16.02.2017
15 нче февраль - Әфган сугышында катнашкан сугышчы- интернационалистларны искә алу көне. Әлеге дата уңаеннан мәктәптә сыйныф сәгатьләре үтте. Безнең Иске Чәчкаб авылыннан әлеге сугышта 4 кеше катнашкан. Шуларның берсе Төхвәтуллин Фирзун Рәхимулла улы бүгенге көндә авылыбызда яши. Авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Фирзун абыйны балалар белән очрашуга чакырды. Әлеге очрашуда 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Фирзун абый укучылар белән сугыш хатирәләрен барлады, аларның батыр, илебезнең чын гражданнары һәм патриотлары булып үсергә өндәде.
-
Муса Җәлилнең тууына -111 ел
15.02.2017
15 февраль - татар халкының бөек улы, Герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Быел аның тууына -111 ел. Милләтебезнең әдәбияты үсешенә үзенең үлмәс шигырьләре белән зур өлеш керткән, соңгы сулышына кадәр Ватан алдында тугрылыклы булып калган, фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык күрсәткән бөек шәхесебезне онытырга безнең хакыбыз юк. Шул уңайдан, бүген бездә Советлар союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, Герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чаралар үтте. Башлангыч сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы "Муса Җәлил һәм балалар" дигән темага 1- 4 сыйныф укучылары белән, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина үткәрде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызы 5 - 9 нчы сыйныф укучыларына оештырган чарада исә, шагыйрьнең аяныч язмышын тагын бер кат сөйләп үтте, укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, чара ахырында "Война непрощенных" дип аталган документаль фильм карауны оештырды.
-
Волейбол ярышы нәтиҗәләре
13.02.2017
11 февраль, шимбә көнне "Салават күпере" спорт - сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районының белем бирү учрежденияләрендә белем алучы 7 -9 нчы сыйныфта укучы ир балалар арасында волейбол ярышы узды. Әлеге ярыштан безнең мәктәп укучылары 2 нче урын яулап кайттылар. Укучыларны һәм аларның тренерлары Хәсәнов Илнур Рафаил улын әлеге уңышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр көтеп калабыз.
-
Россия чаңгы юллары - 2017
11.02.2017
"Россия чаңгы юллары" ("Лыжня России") 1982 елдан бирле уздырылып килә торган зур кышкы бәйрәм. Чаңгыда йөрү - сәламәтлек өчен бик әһәмиятле спорт төре, чөнки чаңгыда йөргәндә бөтен төр мускуллар хәрәкәтләнә.Сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау максатыннан уздырыла торган "Россия чаңгы юллары" - Россиякүләм акциясенә безнең мәктәп тә ел саен кушыла. Бүген дә дәресләрдән соң мәктәп белән чаңгыга бастык. Берничә подходта уздырылган әлеге ярышта җиңүче булып 9 нчы сыйныф укучысы Габитов Идрис танылды.
-
Әлифба бәйрәме узды
11.02.2017
Бүген бездә "Әлифба бәйрәме" узды. Нихаять 1 нче сыйныф укучылары сабыйлык чорыннан чыгып, чын мәгънәсендә "УКУЧЫ" статусына күчтеләр. Әлеге чарада 1 нчеләр үзләренең һөнәрләрен дә күрсәттеләр- җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, хәрефләрдән сүләр төзеделәр, беренче укытучыларына рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Алсу Назымовнага бүген укучыларның әниләре дә бик зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр, аңа киләчәктә уңышлар һәм сабырлык теләделәр. Мәктәп җитәкчелеге исә, әлеге 4 укучы - Камил, Ралинә, Ясминә, Рамазанга киләчәктә мәктәп рейтингын югары урыннарда тотырлык сәләтле һәм белемле булып үсүләрен теләде.
-
Кошларга җимлекләр ясадык
10.02.2017
Мәктәбебездә кошларга җимлекләр ясау буенча конкурс оештырдык. Әлеге конкурста 1 - 7 нче сыйныф укучылары актив катнаштылар. Мәктәп этабында 7 нче сыйныф укучыларының коллектив эше (җитәкчеләре технология укытучысы Хәсәнов Айрат Габделхак улы) җиңеп чыкты, әлеге җимлек районкүләм конкурста катнашу өчен мәктәптән тыш эшләр үзәгенә озатылды. Ә калган укучыларның җимлекләре мәктәп территориясендәге агачларга элеп куелды.
-
Парламент дәресе
08.02.2017
Бүген укучылар өчен "Татарстан - 2030: республика киләчәгенә минем кертәсе өлешем" темасына Мөхетдинова Алсу Назымовна дәрес үткәрде. Ул балаларны "2030 нчы елга кадәр Татарстан Республикасының социаль - икътисад үсеше стратегиясе" дип аталган документ белән таныштырды. Аның асылын аңлатты. Укучылар актив катнашып, туган ягыбыз киләчәгенә битараф булмауларын тагын бер кат расладылар. Соңыннан парламент дәресе кысаларында уздырылган конкурска әзерләнгән материаллар белән укучылар чыгыш ясады.