МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Халыклар бердәмлеге Көне
04.11.2017
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Барыбызны да Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Көзге каникуллар башланды
02.11.2017
Укучыларның зарыгып көтеп алган каникуллары башланды. Әмма мәктәп балалар тавышыннан тынып тормый - түгәрәкләр расписание буенча эшли, 9 нчы сыйныф укучылары сынаулык имтиханнары тапшыралар. Алдагы көннәрдә татар теле һәм рус теленнән тапшырсалар, бүген чиратта математика булды.. Халкыбыз мәкале "Уңышны көзен саныйлар" дисә дә, мәктәпләрдә уңышны язын саныйлар шул. Шуңа көздән үк тырышып-тырмашып укырга, имтиханнарга әзерләнергә, консультацияләргә вакытында йөрергә кирәк. Әмма вакытында ял итә белергә дә кирәк, шул сәбәпле кичә 8 - 9 нчы сыйныф укучылары Казан шәһәренә мәдәни экскурсиягә - Кәрим Тинчурин исемендәге театрга спектакль карарга бардылар.
-
Шашка ярышындагы уңышыбыз
30.10.2017
28 нче октябрь көнне, Кайбыч муниципаль районы гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучы 2003-2004 нче елгы балалар арасында, район Беренчелегенә шашка ярышлары узды. Әлеге ярыштан 7 нче сыйныф укучылары Хәсәнов Баязит, Хөсәенова Илгизә, Шәмсетдинова Алия, 8 нче сыйныф укучысы Гаттаров Рамилне алган безнең мәктәп командасы 2 нче урын яулап кайтты. Укучыларны әлеге җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Афәрин балалар!
-
"Калфаклы сандугач" җиңүчеләре
28.10.2017
Кичә, 27 нче октябрь көнне, Казан шәһәре Киров районында урнашкан "4 нче № лы гимназия -интернат" базасында Сара Садыйкова исемендәге 9 нчы "Калфаклы сандугач" конкурс- фестиваленең финалы узды. Әлеге конкурста Республикабызның төрле районнарыннан һәм Казан шәһәреннән килгән 400 гә якын укучы арасында безнең укучыларыбыз уңышлы чыгы ясап кайттылар. "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "Салават күпере" ансамбле кызлары (җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә.), "кечкенәләр төркеме"ндә 1 нче урынга лаек булдылар. Алар Сара Садыйкованың И.Фазлуллин сүзләренә язылган "Белегез шуны" җырын башкардылар. Кызларыбызны һәм ансамбльнең җитәкчесе Люция Әгъзамовнаны чын күңелебездән котлыйбыз, аларга зуууур рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңадан- яңа иҗат уңышлары телибез!
-
Республикакүләм ата-аналар форумы
28.10.2017
Бүген, 28 нче октябрь көнне, Россия Федерациясенең милли ата -аналар ассоциациясе белән берлектә ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы 1 нче Республикакүләм ата-аналар форумы үткәрде. "Укучыларны социальләштерүнең нигезе буларак - нык гаилә: проблемалар һәм үсеш юллары" дип аталган әлеге форумда, Кайбыч районы делегациясе составында, безнең мәктәкүләм ата-аналар комитеты рәисе Хисамова Резедә Мансур кызы катнашты. Ул әлеге форумда "Нык гаиләнең ышанычы буларак гаилә традицияләре" дигән юнәлештәге мастер класста чыгыш ясады.
-
Ата-аналар игътибарына!!!
27.10.2017
Хөрмәтле әти-әниләребез! 28 нче октябрь көнне Россия Федерациясенең милли ата -аналар ассоциациясе белән берлектә ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы Республикакүләм ата-аналар форумы үткәрә. "Укучыларны социальләштерүнең нигезе буларак - нык гаилә: проблемалар һәм үсеш юллары" дип аталган әлеге форум кысаларында һәр теләгән ата-ана үзен кызыксындырган сорауны бирә ала. Әлеге сорауларга форумда җавап биреләчәк.
Сорау бирү өчен түбәндәге адрес буенча керергә мөмкин: http://mon.tatarstan.ru/rus/roditeli.htm
-
Парламент дәресе
25.10.2017
Бүген, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айрат Азатович Кәлимуллин 9 нчы сыйныф укучылары белән ачык чара- Парламент дәресе үткәрде. Әлеге дәрес "Татарстан Республикасының Конституциясе: 25 еллык тарих" дигән темага багышланган иде. Дәрес бик эчтәлекле һәм кызык үтте.
-
Психологик десант килде
20.10.2017
Бүген безгә Кайбыч муниципаль районының ППҮзәге (ППЦентр) хезмәткәрләре килде. Составында, психолог Скворцова Е.Н., логопед Тихонова А.А., социаль педагог Калашникова А.Ф булган әлеге команда, 1 нче һәм 5 нче сыйныф укучыларына яңа уку шартларына җайлашу (адаптация) мониторингы үткәрделәр. Әлеге мониторинг, башлангыч мәктәп, урта звенога җайлашу процессында проблемалары килеп чыккан укучыларны ачыклау максатында үткәрелде. Логопед А.А.Тихонова сөйләм телендә кимчелекләр булган укучыларны ачыклау өстендә эшләде.
-
Фельдшер килде
16.10.2017
Бүген авылыбыз фельдшеры Сафина Люзия Һади кызы янәдән мәктәпкә килде. Туберкулез авыруын килеп чыгу очракларын алдан ачыклап, аны кисәтү максатыннан укучыларга диаскинтест препараты белән проба ясады.
-
2 нче сыйныф укучылары тикшерү утә
12.10.2017
Бүген 2 нче сыйныф укучылары рус теленнән Россиякүләм тикшерү эше (ВПР) башкардылар.